Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:33

9 мартта Татарстанның элекке премьер-министры Мөхәммәт Сабиров вафат булды. Галим Рафаэль Хәкимов Сабировның җитәкчелек иткән чоры республиканың иң кыен вакытларына туры килде дип белдерә.

9 март иртәсендә 82 яшендә Татарстан хөкүмәтенең элекке башлыгы Мөхәммәт Сабиров вафат булды. Гомеренең соңгы елларында ул "Туган җир – Родная земля" тарихи-мәдәни мирас иҗтимагый фондына җитәкчелек иткән иде.

Мөхәммәт Сабировның Татарстан хөкүмәте җитәкчесе булып эшләгән еллары (1989-1995) республиканың икътисади яктан да, сәяси яктан иң авыр вакытына туры килә. Ул вакытта Татарстан дәүләт киңәшчесе булып эшләгән, хәзер Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов Азатлыкка мөстәкыйльлеккә ирешкән республиканың киләчәк язмышы кыл очында диярлек торган вакытта шәхесләрнең, шул исәптән Мөхәммәт әфәнденең дә зур роль уйнавын әйтә.

"Төрле яклап авыр заманалар иде ул. Мөстәкыйльлекне ныгыту кирәк иде, моның өчен Мәскәү белән ике арадагы сөйләшүләр катлаулы һәм авыр булды. Икенчедән, 90 елларда кризиска кереп киттек һәм республика бик авыр хәлдә калды. Әлеге чорлар Сабировның җитәкче булып эшләгән вакытына туры килде һәм ул республиканы яклап Мәскәүгә күп йөрде. Ул икътисади яктан, мин сәяси яктан булсам да, без күбрәк бергә булдык, чөнки уртак фикер кирәк иде", ди Хәкимов.

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

Галим фикеренчә, республиканың киләчәге шәхесләрнең рухи ихтыярыннан, аларның кыюлыгыннан да торган. "Ул вакытларда курку дигән нәрсә була да алмый иде. Кыюлык кына түгел, әле баш белән дә эшләгән акыллы кыюлык кирәк иде. Икътисадны гына алсак, республиканың икътисады күз алдында җимерелеп бара иде, кешеләргә хезмәт хакы бирергә, сәнәгатьне яшәтергә кирәк иде", ди Хәкимов.

Мөхәммәт Сабиров үзе әлеге икътисади авыр чакларны искә алып: "Дефолт башлангач нефтьне читкә сатып, әйберләрнең бәяләрен күтәрмәдек. Әмма күрше төбәкләр генә безгә килеп азык-төлекне җыеп китәләр иде. Ул вакытта безнең халыкка җиңелрәк булды. Соңрак та халык суверенитет турындагы декларациядән күп файда күрде", дигән иде.

Сабиров ул елларның никадәр катлаулы икәнлеген искә алып, иң зур авырлыкның билгесезлектә булуын атады. 1994 елның 15 февралендә Татарстан һәм Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамә төзелә. Әлеге документ берничә килешүне дә үз эченә ала.

Мәскәү белән вәкаләтләрне бүлешү килеше имзаланып 12 ел үткәч Мөхәммәт әфәнде алдагыларны искә алган иде. "Бу килешү өстендә безгә озак – ике ел дәвамында эшләргә туры килде. Русия тарихында беркайчан да мондый документның булганы юк иде әле. Безнең төркемдә йөзләп белгеч эшләде. Горурланып әйтә алам, сөйләшүләр вакытында безнең Татарстан төркеме Русиянекеннән бер дә ким булып күренмәде. Без яхшы әзерләндек, кулыбызда күп дәлилләр иде, ышандыра алдык. Һәм нәтиҗәдә килешүдә Татарстанның җирләре, байлыклары, су һәм урманнары, федераль милектән кала дәүләт милке дә республика халкыныкы икәнлеге язылды.

Мөхәммәт Сабиров (с) һәм Виктор Черномырдин килешү имзалый

Мөхәммәт Сабиров (с) һәм Виктор Черномырдин килешү имзалый

Советлар берлеге вакытында республиканың бары тик ике процент милке генә үзенә караган, 18%ы Русия федерациясенә, 80%ы Советлар берлегенеке булган. Әлеге килешү бу гаделсезлекне төзәтте. Ассызыклыйсым килә, әлеге килешү төзү генә әһәмияткә ия түгел иде. Ул этәргеч бирә торган әләм шикелле булды. Бу килешүгә өстәмәләр – хөкүмәт арасындагы килешүләр нәтиҗәсендә күп нәрсә хәл ителде. Ул вакытта без 12не имзаладык. Миңа менә кайчан хәл беткәнче эшләргә туры килгән иде. Без нефть, саклану, бюджет һәм салымнарны җайга салдык".

Әлеге килешүләрне имзалауга шәхси танышлык та уңай йогынты ясаган. Русиянең ул вакыттагы хөкүмәт башлыгы Виктор Черномырдин һәм Сабиров, газ тармагында эшләгән җитәкчеләр буларак, үзара дус та булган.

"Мин Әлмәттә, Черномырдин “Газпром”да эшләгәндә дә очрашып тордык, гаиләсе белән дә танышып кунакка йөрештек. Ельцин белән Шәймиев дус иде. Шулай ике яклап нык тырыштык. Әгәр алар ярдәме булмаса, бу уңышларга ирешә алмаган булыр идек", дип искә алган иде мәрхүм катлаулы чорларны.

Хәкимов та ул вакытлар өчен бу килешүләрнең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклый. "Беренче килешү икътисад өлкәсендә иде. Беренче миллион тонна нефтьне үзебезгә алгач, аны үзебез сата башлап икътисадны тернәкләндереп җибәргәч тә Сабиров бик шатланган иде", ди Хәкимов.

Галим сүзләренчә, Татарстанның беренче премьер-министры белән аралашу бик җиңел булган. "Аңлашып та, килешеп тә була торан кеше иде. Ул тыныч, уңайлы иде", ди Хәкимов.

1995 елда хөкүмәт рәисе вазифасыннан киткәндә Сабиров: "Мин кешеләр фәкыйрьләнмәсен өчен барсын да эшләдем", дип белдерде.

* * * *

Мөхәммәт Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкортстанның Кушнарен районы Яңа Кормаш авылында туа. 1955 елда Уфа нефть институтын, соңрак СССР авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый. 1955 елда "Әлмәтбораулау" идарәсендә эшли башлый. Партком секретаре дәрәҗәсенә күтәрелә. 1968-81 елларда "Востокмонтажгаз", аннан соң 84 елга кадәр "Татнефтестрой" берләшмәсе җитәкчесе була. Сабиров 1984 елда ТАССР министрлар советы рәисе урынбасары, 1989 елдан аның рәисе итеп билгеләнә. 1991-95 елларда Татарстан премьер-министры булып эшли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG