Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:50

Татарстан суверенитеты. Нәрсә дөрес, нәрсә ялган?


Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул иткән Дәүләт шурасы

Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул иткән Дәүләт шурасы

1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт суверенитеты турында декларациясен кабул итте. Бу хакта бүген Татарстанда шыпырт кына сөйләшергә күңегелгән. Күпләр аны сепаратистик гамәл дип күз алдына китерә һәм Татарстанны бу адымга барган бердәнбер республика дип уйлый. Чынлыкта исә бу алай түгел.

Бүген – Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул иткән көн. 1990 елның 30 августында Татарстан өчен тарихи вакыйга булды. Республика халкы моңа мәйданнар торып иреште. 26 ел элек кабул ителгән мөһим документ әле дә гамәлдә.

1. Татарстаннан кала Дәүләт суверенитеты турында Декларацияне элекке РСФРСРга кергән барлык диярлек автоном республикалар кабул итте. Беренче булып бу документны Карелия, аннан соң гына аны Татарстан кабул итте. Бу вакыйгалардан соң бик тиз арада, шундый ук документ Удмуртия, Саха-Якутия, Коми, Бурятия, Мари иле, Чуашстан һәм башка төбәкләр барлыкка килде.

2. Декларациянең текстын җентекләп укыганнан соң, анда сепаратистлыкның "с" хәрефе дә юк икәне аңлашыла. Ул вакытта Совет берлегеннән чыгу мәсьәләсе куелмый. Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне алга таба шартнамәләр нигезендә алып барү күз алдында тотыла. Декларацияне кабул итүдә катнашкан сәясәтче Фәндәс Сафиуллин: "Безнең юл – зур Русия дәүләтен саклап калу ысулы" дип әйтүе билгеле. СССРның таркалуы Татарстан һәм башка автоном республикалар файдасына булмады. Моны ул чорда яхшы аңлыйлар иде.

3. Декларация кабул итеп, автоном республикалар илдә яшәүче халыкларның чын мәгънәсендә тигезлеген тәэмин итү өчен шартлар тудырырга тырышты. Икътисади яктан хокуксызлык һәм милли мәсьәләнең чишелмәве республикаларны бу адымга этәрә. Татарстан, Башкортстан һәм Саха-Якутия әле 1920нче еллар башында ук союздаш республика төзүгә дәгъва иткән иде. Декларацияне кабул итү –республикаларның бу юнәлештә эзлекле эш итүе.

4. Бүгенге көндә ышанмаслык булып күренә, әмма заманында Татарстан халкының күпчелеге суверенитет идеясен яклады. Хуплаучылар – 66%. Шунысы мөһим, ул вакытта күпләр суверенитет төшенчәсен союздаш дәүләт кысаларында Татарстанның икътисадта, милли-мәдәни өлкәдә зур хокукларга ия булуны аңлый иде.

5. Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларациясен кабул иткәндә яңа проект – Берлек килешүе турында да фикер алышына. Горбачев белән Ельцин да үзара тарткалаша, һәркайсысы вакыйгаларны үз файдасына кулланмакчы.

6. Борис Ельцин 1990 елның 6 августында "Суверенитетны күпме телисез, шулкадәр алыгыз" дигән сүзләр ычкындырды. Ике көннән шул ук сүзләр Уфада да яңгырады. Татарстанда декларация кабул итү тарихы Борис Ельцинның бу сүзләреннән соң башланды дип уйлау – ялгышлык. Борис Ельцин бары тик булган фактны раслады. Татарстан инде моңа кадәр ике ел дәвамында аерым статус таләп итеп, республиканың мөстәкыйльлеге өчен көрәш алы бара иде.

7. Декларацияне тәнкыйть итүчеләр документ текстында республиканың нинди дәүләт эченә керүе хакында язылмаган иде дип бара. Әмма документның кереш өлешендә СССРны атау, дәүләтнең исеме "Татарстан совет социалистик республикасы" дип язу да бердәм дәүләтне саклап калуны, Совет берлеген чын мәгънәсендә федератив дәүләт рәвешендә төзү теләген раслый.

8. Дәүләт суверенитеты турындагы Декларация яңартылган Cовет берлегендә яңа статуска ирешү өчен зур мөмкинлек. Әмма СССРның таркалуы автоном төбәкләрне бөтенләй башка сәяси һәм социаль-икътисади шартларга этәреп кертте. Бу шартларда Декларацияләрдә әйтелгән мәддәләр өлешчә генә тормышка ашырылды.

9. Татарстанның суверенитеты турындагы Декларация – өстән төшерелгән фәрман түгел. Бу – халыкның кануннарга нигезләнеп көрәш нәтиҗәсе.

10. 1992 елда рефендум уздыру, республиканың Конституциясен кабул итү, федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул итү "Татарстан моделе"н барлыкка китерде. Бу – башка төбәкләр, халыкара җәмәгатьчелек өчен үрнәк.

Бүгенге көндә әлеге модельдән тайпылу – тарихның чираттагы борылышы, "Русия Федерациясе" сүзтезмәсендәге икенче сүз дәүләтнең асылына туры килә башлар һәм кирәксез сүз булудан туктар дип өметләнәсе килә.

Айрат Фәйзрахманов, "Аурупалы Татарстан"

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG