Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:19

Татарстан суверенитеты өчен көрәшүче, милләтпәрвәр, хәрбилектән сәясәткә килгән Фәндәс Сафиуллин 20 елдан Татарстан территориясе киңәер, дип уйлый. Быел Фәндәс ага 80 яшен тутырды. Азатлык хәбәрчесе аның белән милләт, сәясәт, тормыш турында әңгәмә корды.

Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларацияне кабул итү – күп шәхесләрнең көрәш нәтиҗәсе. Шул шәхесләрнең берсе – Фәндәс Сафиуллин. Татарстанның бәйсезлеге, кешеләрнең хокуклары, милли университет, латин имласы өчен көрәшкән депутат бүген дә җәмәгать эшләре белән мәшгуль.

Артык актив түгелмен, ди үзе хакында, әмма чынында сәяси мәйданда барган вакыйгаларны барысын да күзәтә. Фәндәс ага интернетта бик актив, татар мәнфәгатенә кагылышлы мәсьәләләрдә тел яшереп калмый. Даими Азатлык радиосын күзәтеп бара. Бакчасында мәш килә, йөзү белән шөгыльләнә, табигатьнең матур мизгелләрен фотога төшереп, рәсемнәр туплый. Татар сәнгатенә гашыйк кеше ул.

Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларацияне мөнбәрдән уку, бу мөһим документ текстын зарыгып көткән халыкка ирештерү дә Фәндәс Сафиуллинга насыйп була.

– Фәндәс ага, компьютерыгызның эш өстәлендә – туган авылыгыз күренеше. Сезнең туган нигезегез исәнме? Азнакай районың Мәлбагыш авылына кайтып йөрисезме?

– Туган нигез инде юк. Без өч бала туганбыз. Әмма бертуганнарым яшьли үлгән. Бер бала булып үстем. Кадерле бала булдым дип әйтә алмыйм. Ул вакытта берсе дә үчтикиләнеп, иркәләнеп үсә алмады. Алты яшемдә сугыш башланды. Әти сугышка китте, без әнинең авылына яшәргә кайттык.

Әтинең хатлары миндә саклана. Минем өчен алар – кадерле ядкарь

Әтинең сугышка китүен сәгате-минутына кадәр хәтерлим. Бу – Сабан туе көне. Бәйрәменең кызган чагы. Ерактан берәү атта чаба. Ул: "Сугыш! Сугыш башланды!” дип кычкырып килде. Авыл халкы бу хәбәргә кычкырып еламады, кайгылы хәлне ишетү белән барысы да шым гына таралашты. Әтинең сугышка китүе – үзе бер вакыйга. Ике тапкыр китте ул. Беренчесеннән ике-өч көннән әйләнеп кайтты. Икенче китүендә без аны Әлмәткә кадәр сигез чакрым озата бардык. Әни белән яугирләр колоннасы яныннан атлап бардык. Бер ел дәвамында хатлар алдык. Әтинең хатлары барысы да миндә саклана. Минем өчен алар – бик кадерле ядкарь. 1942 елда әти һәлак була. Ул Ленинград янында канлы сугышта юк була. Кабере юк, алар барысы да туганнар каберендә җирләнгән.

–​ Фәндәс абый, ә хәрбилеккә ник киттегез? Балачак хыялы идеме әллә?

– Анысы уйламаганда килеп чыкты. Язмыш, күрәсең. Мин мәктәпне Бөгелмәдә тәмамладым. Яхшы укыдым, әмма кайда барырмын, кем булырмын дип әллә ни уйланмаганмын, күрәсең. Һәрхәлдә үземне ниндидер бер һөнәр иясе булырмын дип хыял белән җенләнгәнемне хәтерләмим. Унынчы сыйныфны тәмамлаганда урамдагы бер коймада белдерү күрдем. Анда "Продолжается набор в военное училище" дип язылган иде. Белдерү адресы белән кердем дә шунда 5 минут эчендә минем киләчәгемне хәл иттеләр дә куйдылар. Уйлануга бер минут та булмады, шул рәвешле совет армиясендә 34 ел буе буталып йөрдем.

Хезмәтем тәмамланганчы безнең юлыбыз дөрес дип уйладым, әмма бу имансызлар аркасында сазлыкка батып киләбез, дигәнне аңлый идем. Еллар узып дәүләт системы никадәр черегәнен күрдем. Барысы да ачык иде, уйлый белгән кешегә барысы да аңлашыла. Дәүләт системы үзгәрергә тиеш иде. Кешеләрне дә күмәк хуҗалыклар дип алдадылар, колбиләүчелек системы авыл кешесен фәкыйрьләндерде. Бездә һәрвакыт феодолизм булды. Моңа түзәрлек хәл юк иде. Армиядән соң мин Казанга кайттым, мине бер белмәгән килеш халык депутат итеп сайлады. Миңа һәм башка халык депутатларына тормышны яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирелде.

Парламентка миллионер булмаган, әмма халык мәнфәгатен өстен куючылар сайланды

Әле дә хәтердә: "Вечерняя Казань" газетасында 15 дүрткел сантиметрлы белдерү бастырыр өчен бер айлык хезмәт хакы кирәк иде. Телевидениедә ике минут чыгыш ясаган өчен зур сумнарны чыгарып салуны сорадылар. Ул чакта парламентка миллионер булмаган, әмма халык мәнфәгатен өстен куйган кешеләр депутат итеп сайланды. Шуңа күрә парламентта ирек иде.

Сайлангач, һәркайсы йөкләмәләреннән алынган тәкъдимнәрен кертә башлады. Беркемнең дә тәкъдиме үтмәде. Ә минеке узды. Мин барлык сессияләр, утырышлар радио-телевидение аша тапшырылып барырга тиеш дидем. Элеккеге номенклатура кешеләре каршы төште. Аларга бу ят нәрсә, чөнки барысын да халыктан яшереп эшләделәр. Яңа заманда яңача эшләү рәвеше дип без аны гамәлгә ашырдык. Кешеләр депутатларның эшчәнлеген күзәтеп торырга тиеш. Парламентта беренче башкарган эшем шул булды.

Фәндәс Сафиуллин Татарстан Югары советы сессиясендә. 1990 ел

Фәндәс Сафиуллин Татарстан Югары советы сессиясендә. 1990 ел

– Тормышыгызда иң истәлекле вакыйга дип сорасак та, җавабыгызны беләбез. Ул – Татарстаның мөстәкыйльлеге турында Декларация текстын мөнбәрдән уку. Шулай да ник шобага сезгә төште? Башкалар да теләгәндер бит?

– Кызык булды ул хәл. Декларация тексты озак әзерләнде, бик күп бәхәсләр булды. Барысы да ошатырлык текст булырга тиеш иде. Килештерү комиссиясе төзелде. Шул утырышларның берсендә ТАССР урынына Татарстан республикасы дип язарга тәкъдим иттем, әмма исемне үзгәртүгә Миңтимер Шәймиев: “Әле бит социализм вакыты, заманасы шул, ашыкмыйк”, дип басыйм ясап үзгәрттермәде. Проект караламасында ТАССР дип калды. Танылган мәрхүм режиссер Дамир Сираҗиев тапкырлыгы белән тарихи документка "ТССР – Татарстан республикасы" дип, ягъни А (автономияле) хәрефсез генә кереп китте. Машинисткалар янына мине ияртеп килде дә хәйләләде: "Кызлар, ике урында ялгышлык киткән бит", дип каләм белән шушы ике сүзне өстәп куйды.

Декларация текстын татар кешесе укырга тиеш диелде

Декларация текстын Шәймиев урынбасары Нефедов укырга тиеш иде. Әмма Дамир монда да өлгер булып чыкты. Ул Декларация текстын татар кешесе укырга тиеш дип, комиссия әгъзалары белән аерым сөйләшеп, күндерде. Аннары ул депутатлар текстны Фәндәс Сафиуллин укуны сорый дип белдерде. Шәймиев: "Ә Нефедов?" дип аптырап сорады. Аңа барыбер булуын аңлагач, Шәймиев кулын селтәп миңа карап: "Ярар, син укырсың", диде. Менә шулай хәл ителде бу вакыйга. Декларацияне уку минем өчен, чыннан да, тормышымның иң кадерле вакыйгасы.

–​ Фәндәс абый, Сез гел мөнбәрдә идегез. Һәрвакыт нидер тәкъдим яңгыратасыз, ризасызлык белдерә идегез. Гаделлек өскә калкып чыксын өчен көрәш барды. Көрәшнең уңай яклары да бик күп, без аны күрәбез, бәялибез. Татарстан башкалардан аерылып тора, ныклы аякта басып тора. Тик шулай да хокукларның бертигез булуы өчен көрәштә халык оттырды бит. Кемдер Forbes исемлегендә балкыганда күпчелек тормышын очын очка бәйли. Табышлар гадел бүленсен өчен, халык мәнфәгатьләре өстенлек итсен өчен буын алмашынырга тиешме?

– Суверенитет өчен көрәшкәндә, Татарстанны оҗмах оясы итеп күрмәдек. Максат – гаделлек урнаштыру. Татар халкы бер халыктан да ким түгел, әмма үзебезне дөньяга күрсәтер өчен мөмкинлекләр булмады. Совет берлеге матрешка кебек иде. Кайбер халыклар, берләшеп, союздаш республика төзи ала иде, ә кемдер бары тик автоном дәрәҗәсендә генә калды. Дәрәҗәгә карап, хокуклар да төрле. Дөрес, табигатьтә дә тигезлек юк, әмма гаиләдә тигез хокуклык бар. Ил дәрәҗәсендә фикер йөрткәндә дә, аерым халыкның санына карамастан, барысы да тигез хокуклы булырга тиеш. Мин шушы хокук өчен көрәштем.

Татарстан Югары cоветы депутатлары Фәүзия Бәйрәмова (с), Фәндәс Сафиуллин, Мөдәррис Шәйхиев, Евгений Кабыш

Татарстан Югары cоветы депутатлары Фәүзия Бәйрәмова (с), Фәндәс Сафиуллин, Мөдәррис Шәйхиев, Евгений Кабыш

– Фәндәс абый, Русиядә, федератив мөнәсәбәтләрне саклап, Татарстанның бәйсезлеген алга сөрүче, сезнең кебек шәхесләрнең эшен дәвам итүчеләр булырмы? Милли кадрларны әзерләргә кирәкме?

Берәр очрак килеп чыкса, яшьләр ялт итеп калкып чыгачак

– Андый кадрларны беркем дә әзерләми. Яшьләр арасында бар андый шәхесләр, бәлки, барысын да күреп, белеп бетермибездер дә. Әмма иманым камил, берәр очрак килеп чыкса, яшьләр ялт итеп калкып чыгачак. Кеше тарихыбызны, уңыш яки ялгышларыбызны күреп, чынбарлыкны аңлап үсә икән, көрәшче булып өлгерә ул. Мәсәлән, ул ни сәбәпле безнең татар мәгариф системасы бетерелә, кем безне упкынга этәрә, кайсы депутатлар халык мәнфәгатен уйлап эш итә, кемнең дәшми-тынмый татарга, кешеләргә каршы эшләүче кануннар өчен тавыш биргәнен күрә икән, артабан нишләргә икәнлеген үзе аңлаячак кеше. Монда матбугатның тәэсире бик зур. Алар да аңлату эшен алып барырга тиеш. Кайда кара, кайда ак икәнен аңлату да мөһим. Күпләр: "Мин сәясәт белән кызыксынмыйм, кирәге юк", дип әйтә. Син берничек тә сәясәткә катнашмый кала алмыйсың. Мин сәясәт белән кызыксынмыйм дигән сүз – үзе бер сәясәт. Тик бу – бик куркыныч сәясәт.

– ​ Сез һәм татар зыялылары хыялланган Милли университет милләтпәрвәр элитаны тәрбияли аламы? Милли университет турында мәгълүматны, бәлки, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белмидер дә. Гадәттә, бездә мәсьәләне бер кеше хәл итә бит.

– Әлбәттә! Милли университет студенты безнең тарихны, сәясәтне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятны өйрәнәчәк. Милли элита университетта тәрбияләнә. Чит илләрдә бит шулай. Фикерле, татар карашлы, Татарстан яклы кешеләр кирәк.

Милли университет идеясын тормышка ашырмау – иң зур үкенеч

Милли университет идеясын оныттыру, аны тормышка ашырмау – иң зур үкенечләрнең берсе. Ел саен укытучыларның август киңәшмәләре уза. Ник шунда бер укытучы Милли университет хакында басып сүз кузгатсын? Юк, кирәкле җирдә кул чабалар да, таралышалар. Әгәр дә без бер кешегә – президентка гына өметләнәбез икән, бер әйбер дә килеп чыкмаячак. Әгәр халык үзе борчылмаса, хакимият тә селкенмәячәк. Башлап җибәрүче кирәк. Шунда инде иярүчесе дә табылыр. Мин инде хәзер башлап җибәрүче дә, иярүче дә, күзәтүче дә түгел. Мин үземне татар ватандашы дип саныйм.

–​ Шундый күренеш бар: әдипләр, сәнгатькарьләр, тел өчен көрәшүчеләрнең гадәттә балалары ана телен белми, урысча сөйләшә. Сездә бу мәсьәлә ничегрәк?

– Армиядә хезмәт иткәндә төрле шәһәрләрдә яшәргә туры килде, анда мохит урыс телле булды. Үзем дә Казанга урыслашып кайткан идем. Балалар, коммунналь фатирларда торып, татар яшьтәшләрен күрмичә урыс балалар бакчасында тәрбияләнеп үсте. Кызганычка, тел мәсьәләсе авыр. Ә оныгыбыз Ильяс, шөкер, татарча матур гына сөйләшә! Соңга калдык без Казанга кайту белән, шуңа күрә балаларның телләре татарча ачылмады, милли мохит кирәк.

–​ Бүген татарның хәле нинди? 20 елдан Татарстанны ничегрәк күрәсез?

Татар халкы бетмәячәк

– Нинди генә шартлар булмасын, татар киләчәктә дә үзенең сыйфатын югалтмас дип ышанам. Татар халкы бетмәячәк. Дөнья бетсә дә, без бетүчеләрнең соңгыларыннан булырбыз. Бетерә алмаслар безне.

2036 елны күзаллау авыр, чөнки хәзер дөнья бик зур тизлектә үзгәрә. Фаразлау авыр. Шулай да, бәлки, ул вакытка Татарстанның чиге киңәер, исеме дә башка төрле булыр. Татар-башкорт, яки Идел республикасы исеме астында көчле республика барлыкка килергә мөмкин. Әмма мин ул вакытка безнең халкыбыз аңы, белеме, мәдәнияты бермә-бер үсәр дип өметләнәм. Киләчәгебез өметле булсын өчен татарлар Русия халыклары арасында әхлак ягыннан да, белем ягыннан да беренчелеккә омтылырга тиеш. Киләчәк өметне без бүген әзерләргә тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG