Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Суверенлык декларациясе безгә юл ачты”


Татарстанның элекке премьер-министры Мөхәммәт Сабиров суверенлык турындагы декларация ярдәмендә республика күп кенә икътисади өстенлекләргә ирешә алды дип саный. Ләкин Русия белән Татарстан арасында килешүләр имзалау алай җиңел генә булмаган. Монда шәхси танышлыклар да, юридик документлар да файдаланылган.

1989-1995 елларда премьер-министр булган Мөхәммәт Сабиров 1990 елларда республика икътисади өлкәдә шактый уңышка ирешә алуын әйтә. Суверенитет турындагы декларация булмаса, моның килеп чыгуы икеле, дип саный Мөхәммәт Сабиров.

“Декларация байрак кебек иде. Шуңа нигезләнеп без Русия белән Татарстан арасындагы килешүләрне төзи алдык. Аларның республика халкына файда китерүендә мин шикләнмим”, ди ул.

Шартнамәне беренче Татарстан имзалый

Суверенитет турында декларация кабул ителгәч үк, Татарстан җитәкчелеге беренче чиратта икътисади өлкәдәге өстенлекләргә ирешүне кайгырта башлаган. Һәм моның өчен Русия белән хөкүмәтара килешүләр төзәргә булалар.

Сабиров әйтүенчә, әлегә кадәр Русиядә мондый тәҗрибә булмый. Татарстан беренчеләрдән булып шундый адымга бара.

“Авырлыгы - билгесезлектә булды”, ди ул.

Нефтьне Татарстан үзе сата


1992 елның 22 гыйнварында “Русия һәм Татарстан арасындагы икътисади хезмәттәшлек” турында документ имзалана. Моңа Русия премьеры-министры Егор Гайдарның ярдәме зур була.

“Әлеге килешү нигезендә Татарстан чит илгә 11 миллион, ягъни табылган нефтьнең 10% ка якынын үзенә сату мөмкинлеге бирелде. Ул вакытта аның бер тоннасы 25 доллар торса да, заманы өчен бу долларның файдасы хәзергегә караганда зуррак иде”, ди ул.

Калган нефтьне исә Татарстан нефть эшкәртү корылмаларына җибәрә торган булган, ә бер өлешен Казан Мәскәүгә саткан.

Казан Мәскәүгә үз таләпләрен куйган


1994 елның 15 февралендә вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамә төзелгән.

“Бу иң кирәкле шартнамәне Русиядә беренче булып нәкъ Татарстан имзалады. Шул шартнамәгә без берничә килешү керттек. Бу бюджет турында, тышкы икътисади элемтә, җинаять һәм хокук бозуларга каршы уртак килешү һәм шулай ук хәрби өлкәдәге килешү”, ди Сабиров.

Ягъни Татарстанга Мәскәүне урап узып кына чит илләр белән мөнәсәбәтләр булдырырга рөхсәт ителгән. Шулай ук Татарстанда хәрби частьләр күп булу сәбәпле, республика Русиягә үз таләпләрен куйган.

“Алар безнең җирне алалар, суны эчәләр дип хәрби өлкәдә килешү эшләдек. Ул хәрби корылмаларның безгә бернигә дә кирәге юк һәм Мәскәү моны аңлый иде”, ди ул.

Сабиров сүзләренчә, башта күбесе бу килешүләргә каршы торган. “Сез нәрсә шулай итеп Русиядән китәсез мени инде”, дип әйтүчеләр дә булган. Бары аңлату эшләре алып барып, юридик дәлилләр китереп кенә уңышка ирешелгән.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Ельцин белән сөйләшсә, Сабиров электән үк премьер-министр Виктор Черномырдин белән таныш булу сәбәпле, аның аркылы эш йөрткән.

“Мин Әлмәттә, Черномырдин “Газпром”да эшләгәндә дә очрашып тордык. Гаиләсе белән дә танышып кунакка йөрештек. Ельцин белән Шәймиев дус иде. Шулай ике яклап нык тырыштык. Әгәр алар ярдәме булмаса, бу уңышларга ирешә алмаган булыр идек”, ди ул.

Татарстан нефть сатып бәяләрне саклап калды

Сабиров әлеге документларның барлыгын бәлкем күбесе белеп тә бетермидер, әмма аның халыкка әһәмияте зур булды дип саный.

“Дефолт башлангач нефтьне читкә сатып, әйберләрнең бәяләрен күтәрмәдек. Әмма күрше төбәкләр генә безгә килеп азык-төлекне җыеп китәләр иде. Ул вакытта безнең халыкка җиңелрәк булды. Соңрак та халык суверенитет турындагы декларациядән күп файда күрде”, ди ул.
XS
SM
MD
LG