Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашаповтан хат: "Унбер ай ипи урынына дару ашаттылар"


Рәфис Кашапов хаты
Рәфис Кашапов хаты

Өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән милләтпәрвәр Рәфис Кашапов төрмәдәге хәлләр турында хат юллады. Ул хәтта хастаханәдә дә аны кешеләр белән очраштырмауга зарлана.

Коми республикасында төрмәдә утыручы татар милләтпәрвәре Рәфис Кашапов февраль башларында төрмә хастаханәсенә салынган иде. Аңа кадәр Коми республикасының Микунь төрмәсендә утырганда аның янына адвокат Руслан Гарифуллин булып кайтты. "Адвокат буларак Кашапов миңа, әгәр үлә калса, бу үлемендә ФСБ хезмәткәрләрен, Коми республикасының Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе (УФСИН), Коминың кануннар үтәлешен тикшерү прокуратурасын гаепләргә дип рәсми белдерү ясады", диде ул вакытта Гарифуллин.

Ул Кашаповның мондый белдерү ясавын аның хәле бик начарлануы, медицина ярдәме күрсәтелмәү белән аңлатты. Бу көннәрдә Рәфис Кашаповның шул турыда хаты килеп иреште. Хатның эчтәлеген китерәбез.

Рәфис Кашапов Чаллы мәхкәмәсендә (архив фотосы)
Рәфис Кашапов Чаллы мәхкәмәсендә (архив фотосы)

Хатымны элек утырган төрмәдәге тормышыннан башлыйм. Коми республикасының Җәзаларны үтәтү идарәсе хезмәткәрләре минем Конституцион хокукларымны тупас бозып, мине аларның репрессив системасы өчен "тыңлаучан" малай итү өчен миңа карата бик рәхимсез кыланды, әмма алар кешене физик һәм рухи яктан сындырып була дип ялгышты. Мондый авыр хәлләрдә бары тик үз-үзеңне табу гына ярдәм итә ала һәм сезгә дә шуны телим...

Беркем белән дә очраштырмас өчен һава суларга да төнлә генә алып чыгалар, "шайтан" кебек

2017 елның 6 февралендә мине Микунь шәһәре ЕПКТсыннан (единое помещение камерного типа ) Ухта шәһәрендәге 18нче төрмә хастаханәсенә озаттылар. Монда мине гадәттәгечә барысыннан да аердылар, бу юлы авыру тоткыннардан. Ялгыз камерада утырам, беркем белән дә очраштырмас өчен һава суларга да төнлә генә алып чыгалар, "шайтан" кебек. Кыскасы, тынлык, әйтерсең мин Җир шарыннан аерылган бер галәм корабында. Моның өчен XXI гасырның төрмә "жандармериясе" вәкилләренә бик рәхмәтлемен!

Әле узган елларда төрмә камераларында күпкә "күңеллерәк" иде дип истә калган. Ул вакытта тараканнар, кыргаяклар, тычканнар, күселәр йөгереп йөри иде, ә үрмәкүчләр ашыкмый гына үзенә оя ясады (төрмә гадәте белән тоткыннар үрмәкүчләрне үтерми). Хәзер алар бөтенләй күренми. Мескеннәргә Русиядәге кризис хәле тәэсир иттеме икән, әллә алар чит илдә бай клиентлар таптымы икән, ә бәлкем төрле сәбәпләрдән үлеп беткәндер - ни генә әйтмә, камерада үле тынлык.

Хастаханә хезмәткәрләреннән Русия һәм дөнья хәлләре яңалыкларын сорасаң, берсе дә дәшми

Бу тынлыкка иректән бернинди хәбәр булмау да өстәлә. Хастаханә хезмәткәрләреннән Русия һәм дөнья хәлләре яңалыкларын сорасаң, берсе дә дәшми. Төрмә режимы аларга тоткыннар белән аралашуны тыя. Әлеге хәл кешеләр арасында сазлык тынлыгы булдырылуга дәлил. Шул ук вакытта табигать тарафыннан булдырылган сазлык бөтенләй башка - тынлыкны кошлар сайравы һәм кыргый хайваннар тавышлары боза.

Ухта шәһәре колониясендә һәм Микунь ЕПКТсында булганда төрмә табиблары мине бик тырышып баш мие селкенүе һәм кан басымы чиреннән "дәвалады". Ипи урынына 11 ай дәвамында бер төрле дарулар белән "тукланырга" туры килде. Нәтиҗәдә ашказаны җәрәхәте (язва) һәм түбән гемоглобин барлыкка килде.

Күптән түгел мин корчаңгы йоктырдым дип бик борчылдым, ун көн җәфаландым, ул даруларга аллергия булып чыкты

18нче хастаханәгә килгәч, табибларга беренче эш итеп әлеге авыруларны дәвалау өчен җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм халык медицинасы кирәклеген әйттем. Алар төрмә режимы моны тыя дигән җавап кайтарды. Күптән түгел мин корчаңгы (чесотка) йоктырдым дип бик борчылдым, ун көн җәфаландым. Ә ул даруларга аллергия булып чыкты. Соңрак табиблар моның эзенә төште.

Туклану белән хәлләр шулайрак тора, иртәнге, төшке һәм кичке ашны тоткыннарга актан киенән озын буйлы, җитди, зыялы кыяфәтле егет таратып йөри. Ул ашны "кормушка" аша биргәндә кайвакыт елмаеп "тәмле булсын" дип тә өсти. Шул вакытта сиңа рәхәт булып китә, әйтерсең син төрмәдә түгел, ә ниндидер затлы ресторанда утырасың, әмма ризыкның сыйфаты һәм тәме турында ачыктан-ачык язып тормыйм, алайса ач калуым да бар...

Көлкеле тарихи вакыйга: икенче көнне үк хастаханә хезмәткәрләре миңа таушалып беткән "фронт телогрейкасы" (фуфайка) бирде. Әгәр аны фотога төшереп, "Что? Где? Когда?" тапшыруына җибәрсәң, аның "яшен" беркем дә әйтә алмас.

Күңеле белән ирекле кеше кайда гына булмасын, һәрвакыт үзен ни өчен гаделсез җәзага тартуларын белергә һәм истә тотарга тиеш

Иректән мәхрүм итү урыннарында нинди генә вазгыять булмасын, дөреслекне төрмә диварларын тишеп, төрле юл белән чагылдырып була, әмма күңеле белән ирекле кеше кайда гына булмасын, һәрвакыт үзен ни өчен гаделсез җәзага тартуларын һәм ни өчен бүләкләүләрен белергә һәм истә тотарга тиеш.

Горур "ак барс" ауга һәрвакыт берүзе генә чыга, ә мескен сарыклар һәрвакыт көтү белән йөри. Бәхеткә, без, ирекле һәм горур кешеләр аз түгел, үзләрен куркыныч астына куеп мине һәм иректән мәхрүм ителгән башкаларны рухи яклап, гаделлек өчен көрәшүчеләргә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сез булганда әле хакыйкать һәм гаделлек булачак.

Рәфис Кашапов сепаратизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде.

XS
SM
MD
LG