Accessibility links

якшәмбе, 30 апрель 2017, Казан вакыты 21:56

Коми республикасында төрмәдә утыручы татар милләтпәрвәре Рәфис Кашапов хастаханәгә салынган. Декабрьдә ул аңын югалтып егылган булган. Бу хакта Азатлыкка аның адвокаты Руслан Гарифуллин хәбәр итте.

21 гыйнвар Рәфис Кашапов утырган Коми республикасының Микунь төрмәсендә адвокат Руслан Гарифуллин булып кайткан. Аның сүзләренчә, ул барганда әле Кашапов хастаханәдә булмаган, ә хәзер төрмә хастаханәсенә салынган.

"Адвокат буларак Кашапов миңа рәсми белдерү ясады: әгәр үлә калса бу үлемендә ФСБ хезмәткәрләрен, Коми республикасының Җәзалараны үтәтү федераль хезмәте идарәсе (УФСИН), Коминың кануннар үтәлешен тикшерү прокуратурасын гаепләргә дип", ди Гарифуллин.

Ул Кашаповның мондый белдерү ясавын аның кичке аштан соң хәле бик начарлануы белән аңлата.

“2016 елның 12 декабрендә кичке аштан соң кан басымы кинәт төшеп Кашапов аңын югалткан. Медицина ярдәме күрсәтелмәгән. Бары тик аның белән камерада утыручы тоткыннар ишеккә тибә-тибә тавыш куптаргач һәм медицина ярдәме күрсәтелми торып бу гамәлләрен туктатмаячагын әйткәч, төрмә хезмәткәрләре Кашаповка укол ясаган. Шуннан соң ул аңына килгән. Камерада булучылар аның гомерен саклап калган дип әйтергә була.

Кашаповка гына түгел, ә башкаларга карата да шундый мөнәсәбәт икән. Аерым алганда, 19 гыйнварда тоткыннарның берсе - Корбан Сәитов үз-үзенә кул салмакчы булган. Бу төрмәдә җәзалау буларак тоткыннарны түзеп булмаслык салкын камераларга ябалар икән. Сәитов та шундый камерада тотылган.

Күпләр мондый салкын камерада тотылуга протест йөзеннән кан тамырларын кисә. Шул ук вакытта үз-үзләренә кул салырга тырышулары турында тоткыннарның туганнарына хәбәр ителми”, ди Гарифуллин.

Аның сүзләренчә, Кашапов кан басымы чиреннән җәфа чиксә дә, аңа медицина ярдәме күрсәтелмәгән.

“Кан басымын ике атнага бер тапкыр гына, ягъни бик сирәк үлчиләр. Бары мин барганнан соң гына аңа йоклар алдыннан дару бирә башлаганнар”, ди адвокат Гарифуллин.

Руслан Гарифуллин (уртада)

Руслан Гарифуллин (уртада)

Хәзер Рәфис Кашапов Ухта шәһәренең төрмә хастаханәсендә аерым камерада ята. Аның хатыны Нурзия ханым әйтүенчә, Кашаповта ашказаны җәрәхәте тапканнар.

Билгеле булганча, Рәфис Кашапов башта Комидагы Бельгоп төрмәсендә утырды. Аны өч тапкыр рәттән штраф изоляторына ябалар. Ул шушында төрмәдәге хәлләр турында хокук яклаучыларга, журналистларга мөрәҗәгатьләр юллаудан туктамый.

Ике ай чамасы узгач, Рәфис Кашапов Микунь шәһәрендәге төрмәгә, ЕПКТ (единое помещение камерного типа ) дип аталган кырыс шартлы урынга ябыла. Элегрәк Кашапов хокук яклаучыларга җибәргән хатында үзенең бик начар шартларла тотылуын язган иде. Ул анда тоткыннарның ярым җимерек биналарда яшәвен, кышын салкын булу сәбәпле кышкы киемнән йоклауларын, җәен һава җитмәү һәм су булмау сәбәпле гел сасы ис торуын бәян итә. Шулай ук ул сәламәт кешеләрнең ВИЧ һәм туберкулез белән авыручыларның бер бүлмәдә тотылуын әйтә.

Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде. Азатлык әлеге оешмага шалтыратып Рәфис Кашаповның бүгенге хәленнән хәбәрдармы дип кызыксынды.

Сергей Давидис

Сергей Давидис

“Безгә бу мәгълүмат килеп җитмәде, әйтүегез өчен рәхмәт. Димәк без моны карап җиткермәгәнбез. Без Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенә (ФСИН) мөрәҗәгать итепме моны игътибарсыз калдырмабыз.

Кызганычка, ФСИН системасы нык торган, үзләренең гаепсез булуын белгән, канунсыз эзәрлекләнгән кешеләргә карата аеруча да рәхимсез. Аларны "сындырырга" тырыша. Бөтен колонияләр дә әлбәттә бер төсле түгел, әмма күбесенең эш алымы шуңа нигезләнгән. Бары җәмгыять алдында яңгырату һәм ниндидер рәсми вә кеше хокуклары оешмалары басымы гына кайсыдыр очракта ничектер ярдәм итәргә мөмкин, әмма тулаем системны үзгәртеп булмый", диде "Мемориал" үзәге шурасы әгъзасы Сергей Давидис.

Моннан ике ел элек кеше хокукларын яклаучы халыкара Amnesty International оешмасының Русия бүлеге Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итеп белдерү тараткан иде. Хат Русия тикшерү идарәсенең Татарстан тикшерү комитеты рәисе Павел Николаев исеменә язылды.

Хатта татар активисты Рәфис Кашаповның үз мәкаләләрен сүз иреге хокукыннан файдаланып язуы сәбәпле, аның үз фикерен белдергәне өчен кулга алынуы һәм изоляторда тотылуы “канунсыз” диелгән. Сүз иреге хокукы бозылган Кашаповка халыкара кануннар нигезендә кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтү таләп ителгән һәм Русиядә барлык ватандашларның да сүз иреге хокукының бозылмавын тәэмин итү соралган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG