Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:34

Элмә, күрсәткеч такталарны татарча язуларга акча юк


Татарстанда, Чаллыда икетеллелек турындагы канун үтәлми. Мөнир Ситдыйков шушы вазгыятькә дәгъва белдереп шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Канун үтәлмәүдә ул Чаллы башкарма комитетын гаепли.

Моңарчы Чаллыда икетеллек турында кануннар үтәлмәве хакында нинди дә булса мәхкәмә эшләре булуы мәгълум түгел. Мөнир Ситдыйков инде күптән шәһәрләрдә, район үзәкләрендәге элмә, аңлатмалы язуларның урыс телендә генә булуына игътибар иткән.

Чаллының төп музеендагы баш язуларның урысча гына булуына борчылып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүен белдерде ул Азатлыкка. Беренче мәхкәмә утырышы 18 июльдә башланды да 22 июльгә кичектерелде. Чөнки шәһәр музее мөдирәсе Рәисә Булатованың үзе белән аның әлеге вазифасын раслаучы документы юк иде.

22 июльдәге утырышта милли хәрәкәт активисты Фаик Таҗиев шаһит буларак, Чаллыдага “Азатлык” татар яшьләре берлегенең элекке җитәкчесе Тәлгат Әхмәдишин шикаять итүче Мөнир Ситдыйков вәкиле буларак катнашты.

Мөнир Ситдыйков мәхкәмәдә белдерүенчә, шәһәр музеендагы иң өстә “Историко-краеведческий музей” дигән урысча сүзләр янына аның татарчасын да язуны таләп итеп ул Булатовага, хакимияткә мөрәҗәгать иткән. Аның татарча язган мөрәҗәгатләренә җаваплар урысча килгән.

Татар илендәге шушы күренешләргә җаным әрнегәч, музей җитәкчелеген дә, башкарма комитетны да мәхкәмәгә җәлеп иттем, ди Мөнир Ситдыйков. Аның әйтүенчә, 1992 елда кабул ителгән “Татарстандагы икетеллелек турындагы канун” үтәлеше өчен беренче чиратта Татарстан юстиция министрлыгы, мәгариф министрлыгы һәм җирле башкарма комитетлар җаваплы. Шуңа да ул җавап бирүчеләр рәтенә Чаллы башкарма комитетын да керткән.

Мәхкәмәдә сөйләшү менә бу юнәлештәрәк барды. Әхмәдишин үз чыгышында “Шәһәрдә татарча язмалар юк дәрәҗәсендә. Бу - төп халыкны кимсетә торган күренеш. Теләсә кайчан киеренкелек тудырып, шартлау да тудыра ала. Тел кулланышта булса гына яши. Шуңадыр, ике теллелелек турында канун кабул ителде. Ләкин язуларда бары урыс теле өстенлек итә. Тигезлек турында сүз дә юк, була да алмый. Ашыгыч ярдәм күрсәтү бинасында ремонттан соң татарча язулар алып ташланды, урысча-инглизчәсе генә калдырылды”, дип искәртте.

Музей мөдирәсе Рәйсә Булатова 2014 елда бинаның түбә кырындагы урысча язуларга 250 мең сум чамасы акча тотылуын әйтте. “Без башкарма комитетка, мәдәният идарәсенә карыйбыз. Акчаны алар бүлеп бирә. Ике ел инде музей түбәсеннән су ага. Шуны рәтләүгә ике ел чират көтәбез. Чөнки шәһәр казнасы үлчәмсез түгел. Ә бинаның ике ягындагы урысча язуларны экономия ясалган 250 000 сумга ясаттык”.

Музей турында урысча хәбәр бирүче язулар алтын йөгертелгән тимер хәрефләр белән язылган. Мөнир Ситдыйков “Татарча язуны гадирәк итеп тә буладыр, алтын кирәк түгел”, дигәч, язуларның урысчасы да, татарчасы да бертөсле булырга тиеш, дигән җавап алынды. Шушында ук Ситдыйковка “Бәлки иганәче булырсың, татарча язу эләргә ярдәм итәрсең”, дип мөрәҗәгать итте. Мөнир әфәнде үз чиратында андый акчалары булмавын белдерде. Шул сүзләргә өстәп, музейга сәяхәт өчен билет сатуларын, ләкин билетларда да мәгълүматларның бары урыс телендә генә булуын, шуның белән татар теле тагын кимсетелүен искәртте.

Шикаять биргән Мөнир Ситдыйков музейдан кала Чаллыда тагын башка бик күп оешмаларда ике теллелек турындагы канунның бозылуы, бары урысча язылган элмә такталар гына торуын да шикаять иткән.

Казый, мондый оешмаларның исемлеген, адресларын күрсәткән мәгълүматләр булуын шарт итеп куйды. “Бары шуннан соң гына нинди дә булса билгеләмә чыгарырга мөмкин”, диде ул.

Алдагы мәхкәмә утырышы 29 июльгә билгеләнде. Мәхкәмәдән соң әңгәмәләр дә булды. Шикаять бирүчеләр дә, җавап тотучылар да якынча мәхкәмәдә әйтелгән сүзләрне әйттеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG