Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:02

Чаллы мәхкәмәсе алтактакта, элмә такталар һәм мәгълүмат бирүче дивар язуларын урысча белән рәттән татарча да язуны таләп иткән активист Мөнир Ситдыйковның яңа мөрәҗәгатен карап тагын кире какты.

Чаллыда яшәүче Мөнир Ситдыйков шәһәр музее түбәсендә язмаларның урыс телендә генә булуын узган җәйдә мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Мәхкәмә барышында эш зуррак колач алды. Чаллыдагы урам, елга, башка биналардагы язуларның да татар телендә булмавы күтәрелде. Ситдыйков хөкемдар Роберт Камаловтан Татарстанның телләр турындагы канунын бозган шушы кимчелекләрне бетерүне күрсәткән карар чыгаруны сорады. Ләкин мәхкәмә бу үтенечкә, урысча язулар белән янәшә татарчаларын да язуга каршы килүче хөкем карары чыгарды.

Шикаять ителгән Чаллы музее
Шикаять ителгән Чаллы музее

Шикаять иткән Ситдыйков "Чаллы хакимияте вәкилләре мәхкәмәдә башкарма комитет тарафыннан расланмаган документлар белән мине җиңделәр", дип саный. Шушы фикеренә нигезләп ул кабат мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Кабат мөрәҗәгать итүнең сәбәбе һәм 19 декабрьдә узган мәхкәмә утырышындагы хәлләр турында Азатлык анда катнашучылар фикерләрен сорашты.

– Мөнир әфәнде, август аенда Чаллы мәхкәмәсе, октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе сезнең шикаятьне хупламады. Татар телен урыс теле белән тигезләштерергә базмады. Менә шикаятьне яңартасыз, яңа дәгъвалар белдердегез. Моңа нинди җирлек бар иде?

– Август аенда булган мәхкәмәдә алтактакта, элмә такталар һәм мәгълүмат бирүче дивар язуларын татарча да язуга мәхкәмә каршы килде. Хөкемдар Чаллы башкарма комитеты вәкилләренең әлеге эш барышында кулланган рәсми документлар нигезендә "Урысча мәгълумати элмә язулар белән тигез дәрәҗәдә татарча язулар да булдыру турындагы шикаятьне кире кагарга" дигән карар чыгарды бит. Шуннан соң мин Чаллы башкарма комитеты рәисе Ринат Габдуллин исеменә мөрәҗәгать юлладым. Анда хакимиятләр тарафыннан татар телен гамәлгә куюның татар телен күрсәткечләрдә, диварларда, элмә такталарда куллануда нинди карарлар һәм кануннар аша барышы белән кызыксыну белдердем. Әлеге карарлар һәм документларның урысчасын да, татарчаларын да соратып алырга булдым. "Татарча язулар турында кабул ителгән документлар әлегә расланмаган. Шунлыктан, бирә алмыйбыз", дигән җавап алдым. Ә бит август аендагы мәхкәмәдә алтакта һәм дивар язуларының урысча гына язылуын хакимият карарлары белән дә бәйләп күрсәтергә тырыштылар. Мәхкәмә барышында башкарма комитет карарларына зур игътибар бирелде. Чынбарлыкта, ул документлар әле расланмаган булып чыкты. Шуның белән, хакимият кешеләре мәхкәмәне ялгыш юлга кертеп җибәргән. Менә шушыларны белгәч, мәхкәмә эшен яңартырга булдым. Әмма мәхкәмә карары тагын гамәлдә калдырылды.

Мәхкәмә карары
Мәхкәмә карары

– Менә тагын бер үзенчәлек, сез мәхкәмә башында ук хөкемдарга ышанычыгыз булмавын, эшне башка хөкемдар алып барырга тиешлеген җиткердегез. Шулай ук мәхкәмәнең алга таба татар телендә генә, тәрҗемәчесез генә баруын таләп итеп мөрәҗәгать иттегез. Ләкин бу үтенеч-таләпләр кабул ителмәде. Хөкемдар, берни булмагандай, эшне дәвам итте. Әлбәттә, урыс телендә. Менә бу күренеш нинди тойгылар калдырды?

– Монысы инде Русия мәхкәмәләрендә дә татарны урыслаштыру, ассимиляцияләү сәясәте алып барылуы белән бәйледер. Халыкара документларда да, Русиянең үз Конституциясендә дә милли республикаларда мәхкәмә эшләренең шул милләт телендә алып барыла алуы язылган. Дәүләт оешмалары да, без татар телендә мөрәҗәгать иткәндә, татар телендә җавап бирергә тиешләр. Бу хакта кануннар бар. Мин шушы хокуктан файдаланып, мәхкәмәне татар телендә алып баруны сорап мөрәҗәгать язып алып килдем. Ул эшкә теркәлде. Ләкин хөкемдар белдерүенчә, мондый гаризалар ике-өч көн алдан теркәлергә тиеш. Шуңа да, мәхкәмә тәрҗемәче катнашында урысча дәвам итте. Алга таба бу эш Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралыр дип уйлыйм.

Мөнир Ситдыйков мөрәҗәгатен караган мәхкәмә бинасы
Мөнир Ситдыйков мөрәҗәгатен караган мәхкәмә бинасы

Мөнир Ситдыйковның мәхкәмәне татарча алып баруда БМО, Русия һәм Татарстан кануннарына, билгеләмәләренә таянуы, аларны дәлил итеп китерүе күрсәтелә. Мәхкәмәгә тапшырылган мөрәҗәгатьтә мондый юллар да бар: "Чаллы мәхкәмәсенең ТР дәүләт телендә – татар телендә узмавын мин Русиянең төп халык вәкилен көчләп урыслаштырырга теләве дип бәяләячәкмен. Моңа юл куймавыгызны сорыйм".

Ситдыйков белән әңгәмәдән соң без Чаллыдагы "Азатлык" татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Илмир Салих белән дә сөйләштек. Илмир мәхкәмәдә ирекле күзәтүче буларак катнашты. Аның фикеренчә, шушындый мәхкәмәләр Русиядә гаделлекнең булмавын күрсәтә.

Илмир Салих
Илмир Салих

"Биредә татар теленә, татар халкы язмышына кагылышлы эш каралды. Бик мөһим мәхкәмә булгач, катнашуны кирәк санадым. Мәхкәмә утырышы, чыннан да, гыйбрәтле булды. Беренчедән, Мөнир абый мәхкәмә эшен татарча гына алып бару турында мөрәҗәгатен тапшырды. Шушы мөрәҗәгатьтән соң һәр кеше татарча гына сораулар бирергә, икенчеләре татарча гына җаваплар әйтергә һәм төгәллекләр кертергә тиеш иде. Һичьюгы бу утырыш эшен туктатып, алдагы мәхкәмә утырышларында шулай була ала иде. Ләкин хөкемдар үтенечне кире какты. Икенчедән, Мөнир абый утырыш башлангач та хөккемдарга ышаныч белдермәвен җиткерде. Монысы да кире кагылды. Кире кагылып кына калмады, барлык гаризаларны санга сукмыйча, хөкемдар мәхкәмә эшен урыс телендә алып баруны дәвам итте. Нәтиҗәдә безгә күп нәрсәләр аңлашылмый да калды. Тәрҗемәче дә юридик терминнарны тәрҗемә иткәндә гел югалып калды. Аңа да ышанычыбыз булмады. Менә шушындый мәхкәмәләрдә хөкемдарларның танк кебек бәреп барып, эшләрне үзләренчә хәл иткәннәрен күреп, гомумән, Русиядә һәм Татарстанда мәхкәмәләрнең гадел булмавына инана барасың", ди Илмир Салих.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG