Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Татар телен яклау комитеты төзелде


Татар телен яклау комитеты әгъзасы, Чаллыдагы "Азатлык" яшьләр оешмасы җитәкчесе Илмир Салих мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында татарча укытуны таләп итеп ялгыз пикетта тора. 4 ноябрь, 2014
Татар телен яклау комитеты әгъзасы, Чаллыдагы "Азатлык" яшьләр оешмасы җитәкчесе Илмир Салих мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында татарча укытуны таләп итеп ялгыз пикетта тора. 4 ноябрь, 2014

"Татар телен беркем дә якламагач, бу эш энтузиастлар кулына калды. Без татар теле кулланышын бар өлкәләрдә тәэмин итү өчен эшләячәкбез", диләр комитетта. Алар Татарстан Конституциясенең телләр турындагы маддәсенең, икетеллелек канунының үтәлешен таләп итәчәк.

Татар телен яклау комитеты булдырырга Чаллы активистларын узган җәйдә шәһәрдә татар теленең урыс теле белән бер дәрәҗәдә кулланылуын таләп иткән мөрәҗәгатьләренең кире кагылуы этәргән. Август аенда Мөнир Ситдыйков Чаллы оешмаларындагы алтакталарда, диварларда, биналарның өске өлешләрендә урысча гына язулар булуга ризасызлык белдереп, янәшәдә татарча язулар элүне таләп итеп мәхкәмәгә шикаять иткән иде.

Мәхкәмә аша икетеллелек канунының үтәлешенә юл салган карар чыгарылмагач, бу мәхкәмә эшләренә йөргән активистлар Чаллыда татар телен яклаучы оешма, комитет булдыру турында килештеләр. Комитет төзү эшенең ничек баруы турында сөйләшү өчен бу эштә әйдәп йөрүче, комитет рәисе Мөнир Ситдыйков һәм әгъза булып торган Фаик Таҗиев белән очраштык.

Мөнир Ситдыйков
Мөнир Ситдыйков

“Без Татар телен яклау комитетын төзергә мәҗбүр булдык. Чөнки татар телен яклап хакимиятне, кайбер оешмаларны, телләр турындагы канунны үтәмәгән өчен, мәхкәмәгә бирдек. Ләкин Чаллы мәхкәмәсе “...алтаткталарда, башка урыннарда урыс телле язулар белән татарча язулар да булсын, дигән таләпкә каршы килде. Әлеге карар үзе үк Татарстан Конституциясенә, 1992 елда кабул ителгән "Телләр турындагы" канунга каршы килә. Ялгыз гына туган телне яклап көрәшү мөмкин түгеллеген аңлагач, нәтиҗәләр бирмәгәч, комитет төзү турында да фикерләр туды. Татар телен яклау комитеты инде төзелде, низамнамәсе кабул ителде, якын арада теркәтербез дә дигән уйларыбыз бар. Низамнамәгә, бүгенге вазгыятькә нигезләнеп, туган телне яклау юнәлешендә зур эшләр башкарырбыз”, ди Мөнир Ситдыйков.

Шулай ук, аның әйтүенчә, әлеге комитетта милли хәрәкәт активисты Фаик Таҗиев, Рифкать Сәгыйдуллин, 90нчы еллар башында “Азатлык” татар яшьләре берлеген оештыручыларның берсе Тәлгат Әхмәдишин, Чаллы “Азатлык” яшьләре берлегенең хәзерге рәисе Илмир Салих та бар.

Комитет әгъзасы Фаик әфәнде Таҗиев шушы көннәрдә 75 яшен тутырды. Гомер бәйрәме белән без аны котладык һәм инде яңа төзелгән комитетның татар телен якларга, сакларга көче булырмы, моңа ышанычыгыз вә өметегез бармы, дигән сорауны да юлладык.

Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев

“Өмет беркайчан да сүнәргә тиеш түгел. Чөнки милләтнең яшәве өчен көрәш тукталырга тиеш түгел. Бүген Русиядә генә түгел, Татарстанның үзендә дә татар теле яклаучысыз калды, телнең киләчәген хәзер хакимиятләр кайгыртмый. Татар мәктәпләрен бетерергә, бетерәбез дип ачыктан-ачык әйтүчеләр юк. Чынбарлыкта җирле хакимиятләр дә, республика хакимиятләре дә татарча белем бирү системын оештырмый. Җитәкчелек бик күп эшләр башкара, ләкин татар мәктәпләре торган саен азая барып инде бетте дияргә була. Кайберләрендә миллилекнең чалымнары гына калды”, дип борчылу белдерде Фаик Таҗиев.

Татар теленең фән буларак кына укытылуы ана телендә белем бирү, тәрбияләү булып тормый, бала татарча укый-яза белә дигәнне аңлатмый әле. Бала татарча аңларга, берничә йөз татар сүзе белергә мөмкин. Бу-татар мөхите була алмый, дип саный Таҗиев. Шушыларны белдергәч, Фаик әфәнде Татар телен яклау комитеты эшенә якынрак килеп, “без татар теленең яшәешебезнең бар өлкәләрендә дә кулланышын тәэмин итү өчен эшләячәкбез. Безнең балалар ана телендә белем алырга, иҗат итәргә хокуклы һәм тиешләр. Бу РФ Конституциясенең 26нчы маддәсендә дә каралган”, дип искәртте.

Фаик Таҗиев фикеренчә, ана телен саклау өчен бернинди дә яңа кануннар чыгаруның, консепцияләр, планнар төзеп торуның хаҗәте, кирәге юк, алар инде бар икән. “Татар телен беркем дә якламагач, бу эш энтузиастлар кулына калды, аны яклау комитеты төзергә туры килде”, диде Фаик әфәнде.

Татарстан Конституциясенә кулыгызны куеп “Мин бу Конституциянең төгәл үтәлешенә гарант булачакмын” дип ант иткән идегез

Татар телен яклау комитеты исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә беренче мөрәҗәгать тә әзерләнде. Анда сүз башы болайрак: ”Хөрмәтле президентыбыз, Сез бу вазифага керешкәндә Татарстан Конституциясенә кулыгызны куеп “Мин бу Конституциянең төгәл үтәлешенә гарант булачакмын” дип ант иткән идегез. Бүгенге көндә Конституциядә язылган төп хокукларыбыз тупас рәвештә бозыла. Шуңа күрә без Сездән ярдәм сорарга мәҗбүр булдык”.

Биредә Русия Конституциясендәге 68нче маддәнең 2нче бүлегендә республикаларның үз дәүләт телләрен булдыру хокукы, ул телнең Русия дәүләт теле белән рәттән кулланышта булуы, 3нче бүлектә “РФ барлык халыкларга да туган телне саклау, аны өйрәнү һәм үстерү өчен гарант булып" торуы турындагы юллар да бар.

XS
SM
MD
LG