Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Миңнеханов "Дети" сүзенең татарча "Балалар" булуын беләме?


Рөстәм Миңнеханов (ак күлмәктә) Лаеш районы Усад авылында районнарга мәктәп автобусларын тарату чарасында. tatarstan.ru фотосы
Рөстәм Миңнеханов (ак күлмәктә) Лаеш районы Усад авылында районнарга мәктәп автобусларын тарату чарасында. tatarstan.ru фотосы

Татарстандагы мәктәпләр өчен булган автобусларда да татар теле санга сугылмады. Президент Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына ачкычларын тапшырган автобусларга "ДЕТИ" дип урысча гына язылган.

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең Лаештагы август киңәшмәсе алдыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына мәктәп автобуслары ачкычларын таратты. Маңгаена бары тик урысча гына "ДЕТИ" дип язылган сары төстәге 78 автобус та әлеге районның Усад авылына китерелгән иде.

Миңнеханов Лаешта урысча гына язулы мәктәп автобуслары таратты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:36 0:00

Җәмәгатьчелек, татар яшьләре форумы, активистлар республикада дәүләт телләренең – урыс һәм татар телләренең тигез дәрәҗәдә кулланылмавына, татар теленең һәрвакыт кыерсытылуына чаң сугып килә. Лаешта автобуслар тарату да татар теленең санда түгеллегенә тагын бер мисал булды.

Лаештагы август киңәшмәсендә президент алдында урыс телле балалар өчен яңа чыккан татар теле дәреслеге дә тәкъдим ителде. "Сәлам" дәреслеге ул. Әмма мәктәпкә барырга чыккан балаларны башта маңгаена урысча гына язылган автобуслар сәламләячәк.

Мәктәп баласы һәр язуга игътибар итә, аны күңеленә салырга тырыша. Көн саен мәктәпкә йртә торган автобуста татарча "БАЛАЛАР" дигән язу булмау баланы татар теленең тормышта әһәмияте юк дигән нәтиҗә ясарга этәрә.

Автобус тарату чарасы Татарстанда җитәкчеләрнең икеттеллелек мәсьәләсен, татар телен һәм урыс телен тигез куллануны хөкүмәт дәрәҗәсендә зур мөнбәрләргә чыгаруның күз буяу гына булып калуын күрсәтә.

9 августта хөкүмәттә Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү програмын тормышка ашыруга багышланган киңәшмә үтте. Анда татар теленнән халыкара олимпиада, "Илһам" бәйгесе һәм башка чаралар саналды. Элмә такталарның ике телдә булмавы да тәнкыйтьләнде. 2015-2020 елга кадәр телләрне үстерү өчен 1,1 миллиард сум тотылачагы дә әйтелде.

XS
SM
MD
LG