Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:33

19 август мәгариф киңәшмәсендә Рөстәм Миңнехановка урыс телле балалар өчен яңа чыккан татар теле дәреслекләрен тәкъдим иттеләр. Дәреслек авыр тел материалларыннан азат ителде, төп максат – сөйләшергә өйрәтү, ди китап авторлары.

Татар телен уку авыр, аны үзләштерү катлаулы, 11 ел дәвамында дәүләт теле укытылса да татарча сөйләшүчеләр юк. Мондый дәгъвалар соңгы елларда күп яңгырады. Урынлы тәнкыйте дә, урынсызы да күп булды. Әлегәчә урыс милли хәрәкәте дә ата-аналарның татар теле дәресләренә моң-зарларын нигез итеп алып мәктәпләрдәге татар теленең укытылуын камчылап тора. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы татар телен укыту методикасын тәнкыйтьләүчеләргә җавап итеп яңа дәреслек әзерләгән. Урыс телле балалар өчен чыккан дәреслек чит илләрдә нәшер ителгән әсбаплардан ким түгел, ди түрәләр.

Дәреслекләр сыйфаты, чыннан да, күп бәхәс уята. XXI гасыр баласын иске карашлы, советчыл рухлы дәреслекләр белән кызыксындырып булмый. Моны мәгариф министры Энгель Фәттахов үзе дә таный. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та методиканы үзгәртү кирәклеген, замана таләпләренә туры килгән яңа дәреслекләр чыгару турында күп тапкырлар әйтте. Урыс телле укучылар өчен беренче сыйныф дәреслеге әзер. Ул "Сәлам" дип атала.

Урыс телле балалар өчен яңа дәреслек

Урыс телле балалар өчен яңа дәреслек

Илдар Мөхәммәтов: "Китап сынау узачак"

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов Азатлыкка 1 сентябрьдән Казан, Чалладагы 150ләп бала яңа дәреслектән укый башлаячак дип белдерде.

"Балалар бакчаларында заманча татар теленә укыту-тәрбия методикасы булдырылды. Аның нигезендә эш нәтиҗәле бара. Татар теленә өйрәтүне башлангыч сыйныфларда да көчәйтәсе иде. Быелга беренче һәм икенче сыйныфлар өчен яңа дәреслекләрне эшләү максаты куелды. Беренче сыйныфныкы төгәлләнде. Уку елы әйләнәсенә аны сынап карыйбыз. Шунда көчле, йомшак яклары ачыкланырга тиеш. Камилләштергәч укыту процессына кертә алачакбыз. Апробация шәһәр балаларында узачак. Сигнал экземплярлар чыгарылды. Арытабан мондый дәреслекләр һәр сыйныф өчен эшләнәчәк.

Илдар Мөхәммәтов

Илдар Мөхәммәтов



Кызганычка, хәзерге дәреслекләрдә грамматикага күп урын бирелде. Коммуникатив нигез турында күп сөйләдек, әмма укытучыларыбыз татар төркемнәрендә ничек укыттылар, шул технологияне урыс телле төркемнәргә күчерде. Бу – ялгышлык. Югары сыйныфтагы татар теленә укыту метоликасын башлангычларга күчерделәр. Бу да уңышсыз булды. Безнең максат – чит тел дәреслекләре үрнәгендә сөйләм күнекмәсен булдыра торган дәреслек ясау. Бу эшне тәҗрибәле практик укытучылар, яңа карашлы белгечләр, галимнәр башкарды. Эшебездә КФУ галимнәренең ярдәмен тойдык.

Миңа эшнең башлангычы ошый. Чагыштырырга мөмкинлек бар. Үзем дә чит ил нәшриятлары чыгарган китапларны күрдем, анализладым, эшнең ничек оештырылганын өйрәндем. Бу дәреслек дизайн, комплектация ягыннан чит ил дәреслекләреннән калышмый. Шуны әйтергә кирәк: моңа кадәр чыккан дәреслекләр инкарь ителми. Алар үз функцияләрен үти. Әмма дәреслек авторлары белән аларны көчәйтергә дип килештек. Заман үзгәрә, яңа таләпләр барлыкка килә, без дә алардан калышмаска тиеш", дип сөйләде Азатлыкка Илдар әфәнде.

"Сәлам" дип аталган татар теле дәреслеге Татарстанның дәүләт телләре үсеше програмы кысалырында башкарылган. Финанслау күләме хакында мәгълүмат юк.

Татар теле укытучыларының эше җиңеләячәк

Яңа дәреслекнең өстенлекле яклары нинди? Ул элеккеләрдән нәрсәсе белән аерыла? Азатлыкка бу хакта тәфсилләбрәк яңа дәреслек авторларның берсе, филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рөстәм Бәхтиев сөйләде.

Рөстәм Бәхтиев

Рөстәм Бәхтиев

– Рөстәм әфәнде, татар теле дәреслегенең үзенчәлеге нидә?

– Яңа дәреслектә тел үзләштерү материалы бик җиңел тәкъдим ителә. Беренче сыйныфта урыс телле балалар 160 сүзне һәм 30 сөйләм калыбын үзләштерергә тиеш. Грамматик кагыйдәләрне ятлату юк. Иң мөһиме – сөйләшергә өйрәнсеннәр.

Дәрес уен аша бара. Яңа гына мәктәп бусагасын атлап узган бала күбрәк уйнарга тели. Бу табигый. Шуңа күрә без лексиканы өйрәткән күпсанлы дәрес уеннарын әзерләдек. 15 темалы дәреслекнең һәр модулендә яңа өйрәнгән сүзләр белән кызыклы җырлар бирелә, балалар аны яратып җырлаячак, телне тиз үзләштерәчәк дип өметләнәбез.

Яңа татар теле дәреслеге

Яңа татар теле дәреслеге

Дәреслекнең бизәлеш ягы да әһәмиятле. Чит ил, бигрәк тә инглиз дәреслекләрендә гел матур рәсемнәр һәм алар күп, игътибарны җәлеп итә. Моңа кадәр татар дәреслекләрендә дизайн ягы аксый иде. Укучыларга татар теленең визуаль образы да әһәмиятле, алар аннан ләззәт табарга тиеш. Шуңа күрә безнең дәреслекне бизәлешенә игътибар иттек. Аны үз эшенең осталары башкарды. Дәреслекнең һәр бит җете рәсемле килеп чыкты, бик матур.

– Мәктәптә татар телен укыткан таныш укытучылардан гел зарлану ишетергә туры килә: һәрбер дәрескә әзерләнү күп көч ала, кулланырлык әсбаплар юк, кайда татарча кино, кайда мультфильм эзләп табып күрсәтәбез, алары да аз, гел бер әйберне күрсәтү ялыктыра. Яңа дәреслек белән бу проблем ничек хәл ителәчәк?

– Үзем татар телен укыткач, никадәр материал җыярга кирәклеген яхшы беләм. Инглиз теле укытучысы эше белән чагыштырам, аларга бик җиңел. Аның кул астында дәресне азмы-күпме нәтиҗәле уздырыр өчен барысы бар, алар әзер материал белән эш итә. Ә татар теле укытучысы нишли? Аның бер дәрес уздыру өчен тегеннән-моннан өстәмә материал эзләп җаны чыга. Татар теле укытучысы да әзер материаллар белән эшләп, төрле эш дәфтәрләрен кулланып дәресне җиңел генә укытырга тиеш. Шуңа да без бер түгел, ә өч китап ясадык: беренчесе – дәреслек үзе, икенчесе – иҗади мөмкинлекләр биргән эш дәфтәре һәм өченчесе – укытучы китабы. Укытучыга дигән методик китапта дәрескә тәкъдимнәр, уйнарга мөмкин булган уеннар, күнегүләр тупланды. 45 минутлык дәрескә 60 минутлык материал тупланган әсбап булсын дигән максат куеп эш иттек. Әлбәттә, бу укытучыга нигез-тәкъдим булып кына тора, әмма мондый әсбап булганда болай да вакыты тыгыз булган укытучыга дәрескә әзерләнү күпкә җиңелрәк булачак.

Моннан тыш, дәреслектә рәсемле сүз өйрәтү карточкалары, эш дәфтәре өчен стикерлар да бар. Замана таләпләреннән чыгып, интерактив дәреслек тә ясала, укучылар телне заманча шартларда өйрәнә алачак.

Татар телен заманча җиһазлар белән өйрәнеп булачак

Татар телен заманча җиһазлар белән өйрәнеп булачак

Дәреслекнең аерым сайты да ясалган. Укучылар, укытучылар логин-серсүзләре белән кереп, булган материалны кабатларга мөмкинлек тудырылды, аудиоларны тыңлый алалар, интерактив уеннар да уйнап була. Бу бик мөһим, чөнки баланың беренче чиратта уен уйныйсы килә, бу процесста ул телне дә тизрәк үзләштерәчәк.

Яңа дәреслектәге эш дәфтәре

Яңа дәреслектәге эш дәфтәре

Боларның күпчелеге – татар теле өчен яңалык, моңа кадәр мондый дәреслекләрнең булганы юк. Ул уңышлы гына кулланылышка кереп китәр, дип өметләнәбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG