Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга телләр омбудсмены кирәкме?


Казан метросында хаталы элмә такталарның берсе
Казан метросында хаталы элмә такталарның берсе

Дөнья татар яшьләре форумында икетеллелекне гамәлгә ашыручы, "Дәүләт телләре турында"гы канунны контрольдә тотучы омбудсмен кирәк дип белдерелде. Азатлык сораштырган белгечләр чит илдәге тәҗрибәгә таянып, мондый институт кирәк дип әйтә. Ә Казан мэриясе ихтыяҗ юк дип җавап кайтара.

Татарстанның авырткан сөялләренең берсе – икетеллелек мәсьәләсе. Татар, урыс телләре бертигез хокукка ия булган дәүләт телләре булып саналса да, бу матур сүзләр булып кына кала бирә. Телләр Татарстан Конституциясе, кануннар нигезендә якланган, тик чынбарлыкта без татар теленең кулланылышка, яшәешкә үтеп керә алмавын күрәбез. Татар теле сәясәт, бизнес теле булып үсеп китмәде, ул һаман кечкенә төркем өчен даими аралашу теле булып кына кала. Галимнәр телнең кулланылышын тикшереп, татар теле Казандагы визуаль мәгълүматның бары тик 5%ын гына тәшкил итүен санап чыгарды. Татарстанның "Дәүләт телләре турында"гы канунны эшләтеп җибәрү механизмы әле дә юк.

Дөнья татар яшьләре форумы икетеллелекне контроль иткән махсус оешма булырга тиеш, аны президент каршындагы омбудсмен яки хөкүмәт каршындагы комиссия итеп тә оештырып була дип белдерә. Азатлык телләр мәсьәләсен өйрәнеп, тел сәясәтен алып баручы омбудсмен институтын ничек оештырырга мөмкинлеге, бу вазифада нинди кеше булырга тиешлеге хакында белгечләрдән сораштырды.

"Эшне системга салмыйча алга китеш булмаячак"

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин икетеллелепк проблемы даими калкып чыга, комиссияләр, оешмалар күп, әмма җаваплы кеше генә юк дип әйтә.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

"Татар теленең урыстан калышуы – факт. Шушы җәмгыятьтә яшибез бит, үз күзләребез белән күрәбез, ишетәбез. Татар теленә карата мөнәсәбәтне дә беләбез. Без нидер хәл итәргә тырышабыз, татар теле дә дәүләт теле дип исләренә төшереп, мөрәҗәгать итәбез. Каядыр нәтиҗәле хәл ителә, каядыр юк. Ярар, дәүләт органнарына төртеп күрсәтсәң, алар элмә такталардагы хаталарын төзәтә. Тик меңләгән хаталарны төзәтер өчен һәрберсенә хат язып, бәхәсләшеп утыру да дөрес түгел. Системлы рәвештә мәсьәләне хәл итү күзәтелми.

Менә Казанны алыйк. Татар теленә биредә үзгә мөнәсәбәт. Элмә такталары йә татарча язылмый, йә язылган очракта хаталы була. Мэриянең башкарма комитетында архитектура, шәһәр төзелеше идарәсе бар. Алар яңа куеласы, төзеләсе һәр корылманы тикшерә, бөтен документация аларда. Казанны төзекләндерү кагыйдәләре бар. Ике телдә мәгълүмат бирелергә тиеш дигәне дә бар. Идарәгә бөтен документлар тапшырыла, тик килешү узганда икетеллекне тикшерелми кала.

Әлеге идарәгә ике телне дә камил белгән хезмәткәр алып булмыймы? Бер белгеч мәсьләсе генә бит бу. Әйе, Татарстанда да, Казанда да бетмәс-төкәнмәс комиссияләр, идарәләр бар. Алар җыела, телләр хакында сөйләшә, ниндидер саннар яңгырый, хисаплар белән чыгыш ясыйлар. Әмма нәтиҗәсе юк бит. Казан мэриясенә тел мәсьәләсен хәл итү турында әйтәсең, ә алар: "Бездә андый белгеч юк, мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек тә юк”, дип җавап кайтарырга мөмкин.

Шушы ук элмә такталарының автоматик рәвештә ике телдә хатасыз язылышының да механизмын булдыру кирәк. Моның өчен конкрет җаваплы кешеләр булуы мөһим. Муниципалитет, Татарстан президенты яки хөкүмәт каршында буламы ул – белмим. Әмма бу – көн кадагындагы мәсьәлә. Омбудсмен вазифасын яшьләр башкарырга тиеш, чөнки алар берничә телне белә, мобиль, яңа форматта эшләргә сәләтле.

"Түрәләр майлап-җайлап хисап ясый"

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова мондый вазифаны гамәлгә ашыру авыр булачак, диде Азатлыкка.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

"Икетеллеклне гамәлгә ашыру, бу өлкәдәге хилафлыкларны юкка чыгару, аны контрольдә тоту хокук саклау органнары башкарырга тиештер дип саныйм. Алар канунны гамәлдә булганын тикшереп торырга тиеш. Омбудсмен нишләячәк? Нәрсә өчен җавап тотачак? Контрольдә тоту – аның вәкаләте түгел, ул моны тормышка да ашыра алмый, мөмкинлекләре дә чикле.

Минемчә, омбудсмен – тел сәясәтендәге барлык мәгълүматны туплаучы, телләрнең торышы турында тулы картинаны Татарстан президентына тасвирлаучы, җиткерүче. Мәсьәләне ничек чишеп була, чыгу юлларын күрсәтә торган кеше булырга тиеш. Телгә кагылышлы проблемнарны югары җитәкчелек белми дә каладыр дип уйлыйм. Түрәләр майлап-җайлап барысы да ал да гөл дип хисап ясый. Татарстан министрлар кабинеты каршындагы идарәнең дә көче җитми булса кирәк. Татарстан телләргә кагылышлы проектларны саллы финанслый, әмма яшьләр теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмый. Бу өлкәдә алга китеш күзәтелми.

Бу функцияләрне үз өстенә ала торган кеше кем булыр – әйтә алмыйм. Әмма Олеся Балтусова, Наталия Фишманга иптәшкә дәүләт телләренең үсешен тәэмин итүчеләр дә кирәк", диде Гөлнара Габдрахманова.

Европа тәҗрибәсе Татарстанга килешерме?

Чуашстан башкаласында яшәп, чуаш теленең кулланышын өйрәнүче каталон лингвисты Эктор Алос-и-Фонт Татарстанда икетеллелекне багучы омбудсмен институтын булдыруга бернинди дә каршылык юк. Бу – Европа тәҗрибәсе дип белдерде.

Эктор Алос-и-Фонт
Эктор Алос-и-Фонт

"Русиядә нинди генә вәкаләтле вәкилләр юк. Нигә Татарстанда телләрне яклаучы, контрольлек итүче дә булмаска тиеш әле? Дөнья буйлап та телләр мәсьәләсен тикшереп торучы омбудсеннары бар. Мәсәлән, Уэлста андый институт эшли. Каталониядә ул юк. Бездә хөкүмәт каршында телләр сәясәтен алып баручы зур бүлек бар. Алар телләргә кагылышлы бөтен өлкәне күзәтә. Элмә такталары бик каты тикшерелә, ел саен мониторинг уздырыла, анализ ясала.

Каталониядә яшәүчеләрнең ватандашлык позициясе дә көчле. Иҗтимагый оешмалар да тел мәсьәләсен ныклап контрльдә тота, алар да мониторинг да ясый. Дәүләт тә эшли, иҗтимагый оешмалар да аларга булыша. Татарстанда омбудсмен институты эшне җанландырырга мөмкин", дип әйтте Эктор әфәнде.

"Түрәләрне дә контрольдә тотарга кирәк"

Моңа кадәр дә телләрне багучы омбудсмен вазифасы кирәклеге хакында фикерләр яңгырады. Бу вазифаны булдыру, аны Татарстанның дәүләт телләре үсеше програмына кертү омтылышы да булган. Әмма Татарстанда телләр белән шөгыльләнүче дәүләт комиссияләре, идарәләре күп булу сылтавы белән бу идеядән баш тартканнар.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев тә яшьләрнең тәкъдимен хуплый. Ул дәүләтнең тел мәсьәләсендә эш итүе контрольдә булырга тиеш дип белдерде Азатлыкка.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Татарстанда кануннар да, дәүләт телләре үсеше програмы да бар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы програм өчен җаваплы, авыр йөк аларга төште. Әмма телләрдән тыш мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләр дә бик күп. Алар бу эшне тулаем күз уңыда тотып өлгерми дип саныйм.

Яшьләр форумының бу тәкъдимен тулысынча хуплыйм. Ул кирәк. Омбудсмен буламы ул, башка оешмамы, президент яки хөкүмәт каршындамы – уйлашырга, киңәшергә кирәк. Әмма мин бөтен эшне бер кешегә йөкләүне күз алдыма китерә алмыйм. Бу өлкәнең эше бик күп. Телләр проблемы бөтен җирдә бар. Урамга чыксаң, элмә такталар, урам бизәлеше. Юлга чыксаң, географик атамалар, кибеткә керсәң, ризык атамалары. Һаман да элмә такталарда урысча язма кайда: уңдамы, сулдамы, өстәме, астамы, дип аптырап йөриләр. Язмаларның ничек урнашуының стандартларын белмиләр. Бу – элементар әйберләр. Әле глобаль масштабта хәл ителәсе эшләр дә тау кадәр. Бер кеше генә бу күләмдәге эшне башкарып чыга алмаячак. Берничә кешедән, белгечләрдән торган оешма, комиссия итеп күз алдына килә бу.

Дөрес, Татарстан Министрлар кабинеты каршында идарә бар, Казан мэриясендә бүлек бар. Алар барысы да үз урынында. Әмма аларны да контрольдә тотарга кирәк. Мәгълүмат туплап, юнәлеш биреп, хаталарын төзәтеп, булыша торган өстән идарә итә торган бер оешма эшләсә, дөрес булачак.

Намзәтләргә килгәндә, соңгы елларда яшьләр арасында тел өчен җанын фида кылырга әзер булучылар күбәйде. Алар аек акыл белән, Конституциягә, кануннарга таянып эш итә. Аерым исемнәрне атыйсы килми, әмма бу оешмада эшләүчеләр дә, оешма башында торучы кеше дә принципиаль булырга, бу мәсьәләне эченнән, кануннарның нечкәлекләрен белергә тиеш. Фанатик кеше башкарса гына инде моны", диде Разил Вәлиев.

Казан мэриясендә татар теле гаме юк

Тел мәсьәләсен даими тикшергән, өйрәнгән, бу юнәлештә конкрет гамәлләр кылган яшьләр, белгечләр алга китеш өчен нидер үзгәртергә кирәк, телләрне багучы омбудсмен институты кирәк, ди. Бары тик Казанның гына моңа исе китми.

Форум вакытында Казан мэриясенең Телләр үсеше, иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге вәкилләре дә бар иде. Казанда татар теленең аксавы, аңа икенчел караш яшәвен хакында шелтәләүне алар да тыңлады. Азатлык Казан мэриясеннән нинди нәтиҗәләр ясалачагы, икетеллелек мәсьәләсендә ниләр башкарачагы хакында кызыксынды.

Казан мэры үзенә икетеллелек, милли мәсьәләрне тиз һәм нәтиҗәле хәл итәр өчен ярдәмче, киңәшче алырга телиме дигәнгә, мэриянең рәсми җавабы болайрак яңгырый: "Андый белгечкә ихтыяҗ туган очракта, ул кабул ителәчәк". Ягъни ихтыяҗ юк, татар теле белән Казанда проблем юк булып чыга.

Мэриянең җавабы
Мэриянең җавабы

Тәҗрибә һәм мөрәҗәгатьләр күрсәткәнчә, Казанның Башкарма комитетының Телләр үсеше, иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге чын бюрократик оешма буларак эшли, алар сорауларга бары тик язма рәвештә генә бирә, телләр халәте турында интервью бирергә дә баш тарта. Алар әлегәчә кадәр "миннән киткәнче, иясенә җиткәнче" дигән принцип белән коры "отписка"лар белән эшләүне дәвам итәләр.

XS
SM
MD
LG