Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:36

Чаллыдагы Тарихны һәм төбәкне өйрәнү музее түбәсендә аның исемен бары урысча гына язуга ризасызлыктан башланган мәхкәмә эшендә башка оешма һәм ширкәтләрнең дә икетеллелек канунына мөнәсәбәте тикшерелә.

Мөнир Ситдыйков Чаллы музее өскормаларында бары урысча гына язулар булу белән килешмичә шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәннән соң башланган хөкем эшенең өченче утырышы 29 июльдә узды, әлегә карар чыгарылмады. Киресенчә, башка оешма-ширкәтләрдәге дивар, өскорма язуларының урысча гына булуын барлау, күрсәтү соралды.

Ситдыйковның төп таләбе – шәһәр музее түбәсенә язып куелган урысча язулар янына татарчасын да куйдыру булган. Ләкин ул шушы хактагы шикаятендә "шәһәрнең башка оешмаларында, биналарында да аңлатмалы, күрсәткеч язуларның бик күбесе урыс телендә генә", дип белдергән. Казый шушы дәгъвага да игътибар итәргә тиеш булгандыр.

Мәхкәмә барышы. Уртада Тәлгать Әхмәдишин

Мәхкәмә барышы. Уртада Тәлгать Әхмәдишин

22 июльдә узган утырышта ул Ситдыйковка һәм аның вәкиле, милли хәрәкәт активисты Тәлгать Әхмәдишинга урысча гына язылган дивар, өскорма язуларының нинди оешмаларда булуын, аларны фотолар белән дәлилләүне, адресларын күрсәтүне сораган иде. Гаепләү белдергән як бер атна эчендә 53 оешма, ширкәт биналары диварларында, өскормаларында урысча гына аңлатмалы язулар күреп, аларны фотога төшереп, адресларын ачыклап, исемлекне мәхкәмәгә тапшырды. Мондый язуларны балалар-яшьләр үзәкләрендә, иҗат йортларында, югары уку йортларында, кибетләрдә, шифаханәләрдә, урам исемнәрендә ачыклаганнар. Алар туплаган фотоларның кайберләрен түбәндә Азатлык фотогалереясендә карый аласыз.

Мәхкәмәдә урысча гына язулы оешмаларның шәһәр башкарма комитеты, ягъни, дәүләт карамагында булуы, телләр турындагы кануннарның дәүләт тарафыннан бозылуы әйтелде. Ситдыйков кайбер элмә такталардагы татарча язуларның хата белән язылуына, мондый күренешнең торган саен арта баруына да борчылу белдерде.

Мәхкәмәгә тапшырылган шушы дәлилләргә Чаллы башкарма комитеты вәкиле җавап бирергә тиеш. Хөкемдар җавапны әзерләү өчен бер атна вакыт бирде. Алдагы утырыш 5 августка билгеләнде.

Мәхкәмәчеләрнең әлеге эшкә тиз генә нокта куярга теләмәүләре дә сизелә кебек. Чөнки шәһәр музеендагы урысча гына язуларга булган шикаять зуррак колач җәя. Чаллы хөкемдарының икетеллелекнең үтәлеше турында чыгарачак карар бар Татарстан өчен зур резонанс тудыруы да шәйләнә.

"Татарстан Конституциясендә ике телнең бертигезлеге хакында, берсенең дә бернинди дә өстенлеккә ия түгеллеге хакында әйтелә. Шуңа, элмә такталарда, дивар, өскорма язуларында икетеллелек тигез булырга тиеш" дигән карар чыгарылса, моңа каршылык күрсәтүчеләр шундук табылачак. Чөнки Татарстанда инде күптән татар теле санга сугылмый, моның өчен җаваплылыкка тартылучы да юк шикелле.

Фаик Таҗиев

Фаик Таҗиев

Инде ике телнең тигезлеген хупламаучы карар чыгарыла икән, монысы Татарстанда татарча язулар күрергә теләүчеләрдә ризасызлык тудырачак. Җәмәгать эшлеклесе Фаик Таҗиев әйтүенчә, мәхкәмә нинди дә булса карар чыгарганчы, Чаллыда гына түгел, Казанда да бу эшне җентекләп күзәтәләр, карар чыгаруда үз сүзләрен әйтәчәкләр. "Чөнки, әлеге мәхкәмә карарында Татарстан җитәкчелегенең икетеллелек турындагы канун үтәлешенә булган мөнәсәбәте күренәчәк. Бу әлегә зур сәясәт булып кала", ди Фаик Таҗиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG