Accessibility links

Балык Бистәсе җитәкчелеге һәм Фишман һәйкәл куйганда татар телен санга сукмады


Балык Бистәсендә Чулман яры буена куелган һәйкәл
Балык Бистәсендә Чулман яры буена куелган һәйкәл

Балык Бистәсендә Чулман яры буена һәйкәл куючылар татар телен санга сукмады. Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендә парклар һәм скверлар төзекләндерелгәндә республикада ике дәүләт теле булу исәпкә алынмый.

Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Instagram-га фотоларны еш кына #миняратамсинетатарстан хэштегы белән чыгара. Татарстанны яратуын ярата, әмма Мәскәүдән килүче түрә татар телен генә өнәми. Республикага мәхәббәт белдерү күз буяу өчен генә. Бу аның эшчәнлегендә ачык чагыла.

Балык Бистәсе районы җитәкчелеге дә, Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман да татар телен санга сукмауның яңа очрагын күрсәтте. Алар тырышлыгы белән Чулман яры буена Балык Бистәсе районы гербындагы чөгә (стерлядь) балыгы сурәтләнгән һәйкәл куелды. Республикада Конституция нигезендә ике дәүләт теле булуга кармастан, әлеге һәйкәлгә "Рыбная Слобода" дип кенә язылган.

Тарихчы Нурулла Гариф бу хәлне әлеге төбәктәге күпчелек булган татар халыкының теләк-омтылышлары җиргә салып тапталган һәм Татарстан кануннары да санга сугылмаган дип бәяләде.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

"Татарстан президентының парклар, скверларны тәртипкә салуда ярдәмчесе булган Наталия Фишман Балык Бистәсендә аның туграсын (гербын), әлеге җирлектә яшәгән күпчелек татар халкының теләк-омтылышларын бозып, Чулман буена бер телле генә һәйкәл эшләткән. Аны кем тәрбияләгән дә һәм кемнәр аларны халык һәм аның яшәешен тәэмин итәргә тиешле кануннар белән санлашырга өйрәтмәгән икән? Фишман бу һәйкәлгә үз акчасына татар телендә туградагыча "Балык Бистәсе" дип язып куйсын!", ди Нурулла Гариф.

Балык Бистәсе туграсы
Балык Бистәсе туграсы

Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин Азатлыкка Чулман яр буен төзекләндерү өчен тулысынча Татарстан хөкүмәте акчасы тотылганны әйтте.

Проектны да Фишман командасы эшләгән, алар Балык Бистәсенә берничә тапкыр килеп киткән. Эскизларны да алар әзерләгән. 5 майда команданың бу районда булулары турында park.tatar сәхифәсенә дә язып куйганнар. Бу сәхифәдә республикада төзекләндерелгән һәм төзекләндереләчәк парклар, скверлар һәм яр буйлары турында мәгълүмат биреп баралар.

Наталия Фишман
Наталия Фишман

Азатлык Балык Бистәсендәге һәйкәлдә Татарстан Конституциясе бозылу, татар теленең санга сугылмавы турында Фишманга шалтыраткач, ул: "Бөтен сораулар да район җитәкчелегенә", дип җавап бирде һәм бу мәсьәләдә алга таба сөйләшеп торырга теләмәде.

Сез паркларда, скверларда һәйкәлләр куелганда, элмә такталар эшләнгәндә, андагы кафеларның һәм башка оешмаларның исемнәре барсы да ике телдә язылырга тиеш дип исәплисезме? Балык Бистәсендә куелган һәйкәлдәге хатаны төзәтү кирәк дип саныйсызмы? Бу эшне башкаруны контрольгә алырсызмы? Азатлык әлеге сорауларны Фишманның Фейсбуктагы һәм ВКонтакте сәхифәләрендәге битенә, электрон адресына һәм президентның матбугат хезмәте аша да рәсми хат итеп җибәрде. Әлегә җавап булмады.

Башкарма комитет җитәкчесе Рашат Хәбибуллин Азатлыкка Балык Бистәсе районы түрәләренең әлеге һәйкәл эскизы белән танышканнарын, әмма икетеллелекнең санга сугылмавына игътибар итмәүләрен белдерде.

Рашат Хәбибуллин
Рашат Хәбибуллин

"Ул һәйкәл Чулман яр буе төзекләндерелгәндә президентның сулыкларны саклау програмы нигезендә куелды. Эскизлары Фишман командасы белән бергә килештерелде. Анда "Балык Бистәсе" дигән татарча язуны сыйдырып булмады. Яр буен төзекләндерүне киләсе елга дәвам итәбез. Бу тәнкыйтьне исәпкә алып, киләсе елга кайда да булса "Балык Бистәсе" дигән язуны да куярга тырышырбыз. Яр буена сәхнә ясата башлыйбыз. Аның өстенә "Балык Бистәсе" дип тә язарга һичшиксез тәкъдим итәчәкбез", ди Хәбибуллин.

Аның сүзләренчә, куелган һәйкәлне инде берничек тә үзгәртеп булмаячак. Шулай итеп, әлеге һәйкәл татар телен санга сукмауның мисалы булып утырып торачак. Бу хәл Татарстанда куелган һәйкәлләр арасында беренче очрак кына түгел. Республикада Фишман командасы белән төзекләндерелгән һәм төзекләндереләчәк проектларда да татар теленең дөньяда барлыгы бөтенләй исәпкә алынмый. Барлык язулар һәм элмә такталар да урысча гына языла.

2015 елның июнь аенда Зәйдә Таҗетдин Ялчыголга һәйкәл ачылды. Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров Ялчыгол нәселеннән булганга бу һәйкәлне булдыруны бакты. Әлеге һәйкәлдә дә Ялчыгол белән бәйле урыннарның атамалары урысча гына язылды. АзатлыкТатарстанда ике дәүләт теле булуны искәртеп Сәфәровка бу хатаны төзәтү мөмкинлеге бармы дигән сорау белән хат юллаган иде, әмма ул сорау җавапсыз калды.

XS
SM
MD
LG