Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:05

Зәйдә Таҗетдин Ялчыголга һәйкәл ачтылар


Һәйкәл ачу тантанасында тарихчы Рафаил Хәкимов чыгыш ясый

Һәйкәл ачу тантанасында тарихчы Рафаил Хәкимов чыгыш ясый

Татарстанның Зәй каласында танылган галим Таҗетдин Ялчыголга һәйкәл ачтылар. Һәйкәлдә авыл һәм шәһәр атамалары урысча гына язылган.

Бу көннәрдә Татарстанның Зәй районында истәлекле вакыйга булды – татар халкы тарихында якты эз калдырган шәхес – галим, тарихчы, мәгърифәтче, дин әһеле, педагог Таҗетдин Ялчыголга (1768-1838) багышлап истәлек билгесе ачылды.

Зәй шәһәрендә моңа кадәр Таҗетдин Ялчыгол исемен йөрткән урам бар иде, шәһәрнең Җәмигъ мәчете дә галим хөрмәтенә аталган. Истәлек билгесе нәкъ менә мәчет янында, Таҗетдин Ялчыгол урамына куелган.

Таҗетдин Ялчыгол һәйкәле

Таҗетдин Ялчыгол һәйкәле

Ачылыш тантанасында чыгыш ясап, Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов бу вакыйганың зур символик мәгънәгә ия булуын ассызыклады. Беренчедән, һәйкәлнең урыны символик – бер якта мәчет, икенче якта "Яшьләр үзәге". Бу – үткән, бүгенге һәм киләчәк очрашкан җир", диде Кәримов.

Чара Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды һәм Зәй районы хакимияте ярдәме белән, "Парк һәм скверлар елы" програмы кысаларында оештырылган.

Истәлек тактасы "Ялчыгол бакчасы" диеп аталган паркта урнашкан. Район башлыгы әйткәнчә, "Ялчыгол бакчасы" Зәй районында "Парк һәм скверлар елы" кысаларында төзекләндерелгән беренче урын. "Быел без шәһәрдә алты паркны торгызачакбыз", дип вәгъдә бирде Кәримов.

Таҗетдин Ялчыгол исемен мәңгеләштерү Татар дин галимнәре елында, Рамазан ае башланыр алдыннан ачылуы да зур мәгънәгә ия, дип билгеләп үттеләр бәйрәмдә.

"Галимнең бөтен тормыш юлы чагылыш тапкан"

Истәлек билгесенең үзенә килгәндә, ул шәрыкъ сәнгате традицияләрендә, бөгелеп килгән капка-арка рәвешендә эшләнгән. Ислам дине буенча кеше сынын яисә сурәтен ясау тыелганга күрә, һәйкәл галимнең сыны рәвешендә эшләнмәгән. Чынлыкта, стелла өслегендә галимнең бөтен тормыш юлы чагылыш тапкан – ул булган шәһәрләр, илләр, яшәгән һәм иҗат иткән җирләр күрсәтелгән.

Асия Миңнуллина

Асия Миңнуллина

Истәлек ташының авторы – танылган сынчы, Тукай бүләге иясе Асия Миңнуллина әйткәнчә, ул монда борынгы гравюраларны өйрәнеп, Ялчыгол заманындагы күренешләрне төшерергә омтылган. Асия ханым Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Бу һәйкәлгә нинди мәгънә салдыгыз?

– Идеясе – Ялчыголның тормыш юлы. XVIII гасыр әле күптән түгел узса да, без аны оныта барабыз. Мин бу эшемне тарихи дөреслеккә, чынбарлыкка таянып эшләргә тырыштым. Шул чорның фотоларын, гравюраларын кулландым. Караган кеше шул вакытның мохитенә кереп чумарлык булсын, дидем.

Бу композицияне "Әйләнеп кайту" ("Возвращение") дип атар идем. Күпләр безнең укырга, акча эшләргә шәһәрдән китә һәм әйләнеп кайтмыйлар. Ә бит туган ягыннан чыгып киткән һәр кеше кире әйләнеп кайтса, безнең Татарстаныбызның һәр төбәге, һәр почмагы чәчәк атар иде. Һәркем кайтып, белемен һәм туплаган тәҗрибәсен үзен тудырган җиргә кайтарып тапшырса иде...

–​ Мәгълүмат өч телдә – татарча, гарәпчә һәм русча бирелсә дә, стеладагы шәһәр исемнәре русча гына язылган, ни өчен?

– Атамалар да өч телдә бирелсә, рәсемнең үзенә урын калмас иде.

– Ә татарча гына булса?

– Без бит Русия. Минем аерыласым килми, хәтта моның белән дә. Кунаклар килсә, татарча аңламаслар бит, ә Русия халкының күпчелеге русча белә – аңларлар.

– Русларга бу кирәкме соң?

– Ничек кирәкмәсен! Үз тарихын яраткан һәм күрсәтә белгән халыкны башкалар да хөрмәт итә башлый. Үз тарихыңны тиешенчә күрсәтә белергә кирәк, моңа көчне дә, вакытны да кызганмаска. Бу бакча – үзе үк мәдәният. Текст анда татарча да, гарәпчә дә, русча да китерелгән – сезгә бу аз тоеламы?

– Күпмегә төште бу һәйкәл?

– Кыйммәткә төшмәде. Дөрестән дә, акча бик аз китте, чөнки күпчелеге матди ярдәм рәвешендә башкарылды – стелланы коючылар да очсызга эшләде, калганнар да күп алмады. Бу бит шундый эш – акча белән бәяләнми. Моның өчен үзең үк акча түләрлек.

"Кайда үлсәм, шунда җирләрсез"

Мәгълүм булганча, Таҗетдин Ялчыголне сигез яшендә әтисе үзе белән ияртеп хаҗга чыгып китә. Алар Урта Азиянең мөһим сәүдә, мәгърифәт үзәкләренең берсе булган Диярбәкер шәһәрендә тукталалар. Ялчыгол мулла улын бер танышында калдырып, үзе Гарәбстанга, хаҗга юнәлә.

Таҗетдин бер мәдрәсәдә төрле фәннәрдән белем ала, мөстәкыйль яшәү рәвешен үзләштерә. Остазы вафат булгач, әтисенең кайтуын ишетеп, Истанбулга юл ала. Бу вакытта аңа инде 16 яшь була. Алдагы вакытта Таҗетдин Ялчыгол ике ел әтисе белән шунда яши. Аннан аларның юллары Әстерханга төшә. Анда бер ел торгач, Мәскәүгә китәләр. Казанда яшәүләре дә мәгълүм. Юллары Мамадыш өязенә китә. Әтисе васыятенә тугры калып, Таҗетдин Ялчыгол Зәй елгасы буйларына күчеп килә, дәрес әйтә.

Монументның үзәгендә – ачылган китап. Аны мәгърифәтче үз гомерендә язып калдырган бөтен хезмәтләренең берләштерелгән символы дияргә була. Таҗетдин хәзрәт – дин, тарих, медицина, педагогикага кагылышлы дистәдән артык гыйльми хезмәтләр авторы. Ташка Ялчыголның иң зур эшләреннән берсе – "Рисаләи газизә" дән өзек тә язылган. Стелланың иң югары ноктасы, Ялчыголның тормыш максаты кебек үк, илаһи җир – Мәккә белән тәмамлана.

Гомеренең соңгы 14 елын галим Зәй районының Югары Налим авылында яшәгән. Вафаты да шушы төбәктә – Имәнлебаш авылында. "Кайда үлсәм – шунда җирләрсез", диеп, галим үзе васыять әйтеп калдырган.

Зәй якларына Таҗетдин Ялчыгол әтисе васыяте белән, күп илләр гизгәннән соң кайтып урнаша. Аңынчы Әстерхан, Дагыстан, Төркиядә укый, төрле телләр өйрәнә, Мәккәгә барып, хаҗ да кыла. Бөтен белемен, тормыш тәҗрибәсен ул кешеләргә, халыкка хезмәт күрсәтүгә багышлый. Галим тарихны тирәннән өйрәнгән. Китаплар язган, балаларга белем биргән, халыкны дәвалаган. Алай гына да түгел, Таҗетдин хәзрәтнең "Рисаләи Газизә", "Тәварихы Болгария", "Сидрәтел-мөнтәһа" кебек хезмәтләре мәдрәсәләрдә дәреслек буларак та йөргән. Бу китапларда мөселман тәрбиясе, дин белеме, ислам хокукы, тарих һәм медицина буенча белемнәр тупланган һәм бүгенге көн өчен дә актуаль.

Зәй халкы галимне үзенең якташы дип саный, аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итә. Бу эшне Сәгыйть хәзрәт Камалов җитәкчелегендәге Зәй мөхтәсибәте алып бара.

Ялчыголның җиденче буын оныгы да килгән иде

Бәйрәмдә Казаннан мәртәбәле кунаклар да катнашты: Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, дин әһеле, галим-теолог Фәрит хәзрәт Сәлман, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, районның имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов һәм башкалар.

Бәйрәмдә галимнең җиденче буын оныгы, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның әнисе, 92 яшен тутыручы Нәкыя апа Сәфәрова да бар иде.

"Мин үзем әллә кайдан төшкән фәрештә, герой түгел. Мин бу бәйрәмне бик озак көтеп алдым. Мин алай үк зурларлар дип уйламаган идем. Бик зур рәхмәт", дип дулкынланды Нәкыя апа.

Хатыйп Миңнегулов ассызыклаганча, "Сәйф Сараи, Габдерәхим Утыз-Имәни, Мәүлә Колый, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Аяз Гыйләҗев, Сибгат Хәким кебек бөек әдипләр татар милләтенең рухи дөньясын тәшкил итә һәм Таҗетдин Ялчыгол да шуның бер вәкиле.

"Ялчыгол халыкны мәгърифәтле, әхлаклы итү өчен көч куйган. Хәтта совет чорында да аның иҗатына, шәхесенә хөрмәт югалмаган. Имәнлебаш авылы, күрше-тирәдәге бүтән авыллар гомер-гомергә Таҗетдин хәзрәтне зурлап яшәде. Хәзерге көндә дә каберенә таш куеп, шәһәр урамына, мәчеткә аның исемен биреп, истәлек ташы ачып, саваплы эшләр башкаралар. Галимнәргә, әдәбиятчы, тарихчы, дин әһелләренә әле киләчәктә дә Таҗетдин Ялчыголның мирасын өйрәнергә җирлек җитәрлек, аның иҗаты, кабатланмас хезмәтләре игътибар таләп итә", ди Хатыйп Миңнегулов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG