Accessibility links

Татар телен санга сукмаган министрлыклар ачыкланды


Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бинасы
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бинасы

Татарстанның "Дәүләт телләре турында" канунын бар дип белмәүчеләр – Яшьләр һәм спорт, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары. Эшчәнлектә ике телне дә бертигез карарга тырышучылар да бар, әмма алар аз.

Татарстан министрлыклары эшләрендә татар теленең ничек куллануларын ачыклаган рейтинг пәйда булды. bez.tatar дип исемләнгән сайт ике телдә эшләнгән, .tatar доменында теркәлгән. Сүз башында да ук “Без икетеллелекне яратабыз һәм Татарстанның “Дәүләт телләре турында” канунның гамәлдә булуын телибез. Ике телгә дә бертигез карашта булучыларны барлыйбыз һәм республика канунын бар дип белмәүчеләрне ачыклыйбыз”, дип язылган. Социаль челтәрләрдә аны татарча Forbes дип тә атарга өлгерделәр. Аутсайдерлар арасында:

  • Яшьләр һәм спорт министрлыгы,
  • Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы,
  • Икътисад министрлыгы,
  • Мәдәният министрлыгы,
  • Урман хуҗалыгы министрлыгы,
  • Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Башкалар белән чагыштырганда эшчәнлекләрендә дәүләт телләренә бертигез карашта булучылар Татарстанның Юстиция һәм Финанс министрлыклары булып чыккан.

"Дәүләт хезмәте ике телдә булырга тиеш"

Татарстанның унҗиде министрлыгының эшчәнлегенең дүрт юнәлеше тикшерелгән. Беренче критерий булып элмә такталарның ике телдә бертигез һәм хатасыз язылуы анализланган. “Барысының да диярлек ике телдә элмә такталары бар, алар дәүләт телләрен исәпкә алып эшләнгән, әмма без бертигезлекне дә тикшердек. Аерым дәүләт оешмалары урнашкан биналарның алгы ягына зур итеп урысча министрлык исеме язылган, ә татарга кечкәнә алтакта да җитәр дип эш итәләр. Бармы - бар. Ләкин берсе эшләнгән икән, аның икенчесенә дә бертигез караш булырга тиеш дип саныйбыз. Урысча зур итеп элмә такталарын язып, татарчасына шундый ук урын таба алмаучылар – Татарстанның Икътисад, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Экология һәм табигый байлыклар, Яшьләр һәм спорт, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Урман хуҗалыгы министрлыклары.

Икенче критерий – ул халыкка ике телдә хезмәт күрсәтү. Сәркатипләр татарча белергә тиеш дигән канун юк, әмма алар кеше татарча мөрәҗәгать итә икән, ул мәсьәләне хәл итә торган белгечне табарга тиеш. Бу – дәүләт хезмәте, ә ул ике телдә дә алып барылырга тиеш. Күпчелек очракта кабул итү бүлмәләрендә татарча матур итеп сөйләшәләр, татар телен белмәүчеләр исә мәсьәләне хәл итүдә кем булыша алганына төшеренергә тырыша. Кимендә сәркатипләр унга кадәр саный белә, алар телефон номерларын әйтеп бирә ала. Әмма, кызганычка, татарча мөрәҗәгатькә тискәре җаваплар да яңгырады”, дип аңлата Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы Айрат Фәйзрахманов.

Урысчасы да җиткән дип эш итәләр

Өченче критерий итеп рәсми сайтлар, аккаунтларның эшчәнлеге тикшерелгән. Яшьләр һәрбер министрлыкларның рәсми сайтларын айкап чыккан. Татарча версиядә яңалыкларда урысныкыннан артта калу бар дип билгели алар. Аерым министрлыкларның бүлекләре татарча бар, әмма күпчелеге буш, булганнарында мәгълүмат урысча. Татарча мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Кайбер министрлыклар социаль челтәрләрне дә эшендә куллана, әмма булганнарында да мәгълүматны җиткерүдә урыс телен эшкә җигә.

Дүртенче критерий итеп сайтта урнашкан канун, фәрман, боерык, эш планнарының нинди телдә булуы тикшерелгән. Татарстан президенты, министрлар кабинеты тарафыннан имзалаган барлык рәсми документлар ике телдә эшләнсә дә, бик сирәк министрлык документларның татарчасын элә. Урысча булганы да җиткән дип фикер йөртәләр. Кемдер хәйләгә дә бара, документны татарча атый, әмма кереп карасаң – эчтәлеге урысча. Бары тик Татарстанның Финанс һәм Юстиция министрлыклары гына бу өлкәдә җаваплы карыйлар булып чыккан.

Критерийларның балларын санап чыгаргач, кемнең татар телен инкарь итүе, кемнең ипи-тозлык белүе, кемнең эшчәнлектә ике телгә дә бертигез караш булдыруы күренә. Әмма республиканың “Дәүләт телләре турында”гы канунны 100% үтәүчеләр юк.

Министрлык дәгъвалар белән килешми

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында рейтинг нәтиҗәләре белән килешмиләр. “Барлык элмә такталар ике телдә дә ясалган. Әйе, бинаның өстендә министрлыкның исеме зур итеп урысча язылган, әмма аңа кем игътибар итә?! Кечкенәрәк язылган элмә такта бар бит татарча, аны белгечләр тәрҗемә итте. Менә язылмаган булса, анысы оят булыр иде. Министрлык эченә кереп карагыз – барлык бүлмәләрдәге мәгълүмат такталары ике телдә ясалган. Безнең министр да аңа игътибар итә, татарча булсын дип таләп итә.

Сайтның яңалыклар тасмасын мөмкин кадәр яңартабыз. Мин язам, аннары тәрҗемә ителә. Көненә 5-6 хәбәр чыга. Норматив документларга килгәндә, әйе, проблем бар, аны тәрҗемә итәргә безнең белгеч юк. Әмма Юстиция министрлыгыннан кала кем тагын аны эшли? Кабул итү бүлмәсендә дә ике телне дә камил белүче белгеч эшли. Бәлки, ялгышлык киткәндер, әмма рейтингтагы ул балл да дөрес куелмаган”, дип аңлатма бирде Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы матбугат үзәге башлыгы Наилә Клевлеева.

Икетеллелек Татарстан Конституциясендә язылган

“Документларны тикшергәндә без аларны ике категориягә бүлдек, берсе – министрлык эшчәнлеге өлкәсенә кагылышлы республика, Русия һәм халыкара кануннары, икенчесе – министрлык програмнары, планнары, эчке документлары. Кайсыдыр министрлык татар телен эшчәнлегендә күбрәк куллана, башкасы азрак, өченчесендә юк дәрәҗәсендә. Кызганычка, рәсми документлар нинди телдә булырга тиеш, аларның кайсысы тәрҗемә ителергә тиеш, кайсысы юк, кайда татар теле кулланыла, кайда ансыз да ярый икәнен төп-төгәл реглементы юк дигән хис кала. Федераль, халыкара дәрәҗәсендәге документлар урыс телендә булсын ди, әмма республика күләмендәге боерыклар, министрлыкларның эчке документлары, эш планнары татарча булуын оештыру бездән тора. Аннары Татарстан президенты, Татарстан министрлар кабинетының боерыклары ике телдә эшләнә. Әмма аларның татарчасын эләргә кирәк дип тапмыйлар.

Икетеллелек – Татарстанда төп конституцион нормаларның берсе булып тора. Аны эшчәнлектә ничек куллануы менә шушы рейтингта күренә. Без юристлар да, прокуратура да түгел, без – дәүләт телләрендә мәгълүмат алырга теләүчеләр, хезмәтне ике телдә дә бертигез оештырганны яратучы гап-гади гражданнар”, диде Айрат Фәйзрахманов.

Яшьләр һәр өч айга бер рейтинг булдырырга телиләр. Чиратта дәүләт комитетлары, агентлыклар, идарә һәм идарәчелекләр, муниципаль оешмалар. Шулай ук Татарстанда эшчәнлек алып баручы федераль структураларның да республикадагы икетеллелек канунына мөнәсәбәтне тикшермәкчеләр.

XS
SM
MD
LG