Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәхкәмәсе татар-урыс телләре тигезлеген кире какты


Мөнир Ситдыйков
Мөнир Ситдыйков

Мөнир Ситдыйков һәм аны яклаучылар якын арада эшне Татарстан Югары мәхкәмәсенә юлларга җыенулары хакында белдерде.

Мөнир Ситдыйков шәһәр музее диварындагы һәм музей түбәсе корылмасына зур итеп урысча гына язуларга каршылык белдереп, мәхкәмәгә шикаят белдергән иде. Җомга көнне Чаллы хөкемдары Роберт Камалов әлеге эш турында карар чыгарды. Мөнир Ситдыйков шикаяте һәм дәгъвалары кире кагылды.

Мөнир Ситдыйков һәм аны яклаучылар әлеге карар белән килешмичә, якын арада эшне Татарстан Югары мәхкәмәсенә юлларга җыенулары хакында белдерде.

Әйтергә кирәк, мәхкәмә бинасына шушы мәсьәлә каралган вакытта беренче утырышларга бары ике-өч кенә милли хәрәкәт вәкиле килде. Соңгы утырышта аларның саны нибары дүрт кешегә генә артты.

XS
SM
MD
LG