Accessibility links

чәршәмбе, 28 июнь 2017, Казан вакыты 01:48

Халыкара олимпиадада катнашучылар Азатлыкка телне саклау турында фикерләрен белдерде


Олимпиада ачылышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов чыгыш ясый

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада тәмамланып килә. Катнашучылар, Азатлык соравына җавап биреп, ана телен өйрәнү һәм саклау турында үз фикерләрен белдерде.

Татарстанның 43 районыннан, Русиянең 25 төбәгеннән, 13 чит илдән килүчеләр Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада сынавын үтә. Олимпидада 500гә якын укучы, егетләр-кызлар катнаша дип белдерелде. 21 апрель җиңүчеләр билгеле булачак.

Азатлык олимпидада катнашучыларга "Татар телен тагын да яхшырак өйрәнү һәм саклау өчен ниләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?" дигән сорау юллады.

Балтач районы Борбаш авылыннан 10 сыйныф укучысы Алсу Латыйпова: "Министрлыкларда татар телен күбрәк куллану кирәк. Социаль челтәрләрне дә татарчалаштыру кирәк", кирәк дип белдерде.

Шул ук районның Норма авылыннан Алисә Рәхмәтуллина фикеренчә, яшьләрнең татарча аралашмавы модага әйләнеп бара һәм ана теленә куркыныч ясый. Алисә 10нчы сыйныфны тәмамлап килә.

"Татар телен өйрәнүдә безнең якта проблемнар барлыкка килә башлады. Яшьләр интернетта утыра башлады. Мода дип башка телләрдә сөйләшүне хуплыйлар. Саф татар телен бозып башка телләрдәге сүзләрне кертәләр. Бу зур проблем дип саныйм. Моны бетерү өчен тырышырга кирәк. Кечкенәдән үк балаларга татар халкы, татар мәдәнияте турында сөйләү кирәк", ди Рәхмәтуллина.

Эдуард Насыйбуллин – Казакъстанның Актүбә шәһәреннән, көллият студенты. "Мин күбрәк татар мәктәпләре ачар идем. Чит илләрдә (татар телен өйрәнү - ред) үзәкләр оештыру кирәк", ди.

Балтач районы Норма мәктәбе укучысы Адилия Ризванова сүзләренчә, мәктәпләрдә татар телен укытуга аеруча игътибар булырга тиеш. "Хәзер әти-әниләр балаларына татар телен өйрәтүгә әһәмият бирми", ди Адилия.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов та татар телен саклауның иң җитди проблем булып калуын таный. Бу хакта министр халыкара олимпиада ачылышында катнашучылар алдында белдерде.

"Туган телебезне, татар телебезне саклау иң мөһим, иң проблемлы мәсьәләләрнең берсе булып кала килә, чөнки дөньяда глобальләшү чорында күп телләрнең югалуына без битараф булырга тиеш түгел. Бигрәк тә үзебезнең туган телебезне", диде Энгел әфәнде.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада бишенче тапкыр уза. Бу чара Мәскәү БДИ системын кертеп, милли республикаларда да чыгарылыш имтиханнарын урысча гына бирдергәндә татар теленең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә.

Татарстан хөкүмәте олимпиада өчен акчалар бүлсә дә, министрлар татар теленең абруен күтәрү, куллану даирәсен арттыру өчен ашкынып тормый. Татарстан Конституциясенә "дәүләт хезмәтендәгеләр ике телне дә – татарча һәм русча яхшы белергә тиеш" дип язуны да 17 министр арасыннан икәү генә хуплады.

XS
SM
MD
LG