Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ике министр гына Конституциягә дәүләт хезмәтендәгеләрнең татарча белергә тиешлеген язарга кирәк ди


Татарстан әләме һәм Конституциясе
Татарстан әләме һәм Конституциясе

Азатлык Татарстандагы министрларга Татарстан Конституциясенә "дәүләт хезмәтендәгеләр ике телне дә – татарча һәм русча яхшы белергә тиеш" дип язуны кирәк дип саныйсызмы дигән сорау юллады. Ике министр гына хуплый.

Татарстан Дәүләт шурасының 21 март булган утырышында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев республикада дәүләт теле булган татар теленең аянычлы язмышы турында чыгыш ясаган иде. Разил әфәнде үз чыгышында: "Президент белгәч, ә ни өчен премьер-ми­нистрга, Дәүләт шурасы рәисенә, депутатларга, министрларга, хакимият башлыкларына, гомумән, дәүләт һәм муниципаль хезмәт­кәрләргә андый та­ләп куелмый?" дигән сорауны күтәрде.

Разил Вәлиев: Нигә дәүләт хезмәтендәгеләргә татарча белү таләбе куелмый?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

Разил әфәнденең бу сүзләрен Дәүләт шурасының әлеге утырышында хуплаучылар да, каршылар да булмады.

Азатлык Татарстандагы барлык министрларга, алар барлыгы – 17, "Сез Вәлиев фикерен хуплыйсызмы? Татарстан Конституциясенә "дәүләт хезмәтендәгеләр ике телне дә – татарча һәм русча яхшы белергә тиеш" дип язуны кирәк дип саныйсызмы?" дигән сораулар юллады.

Хуплаучылар икәү

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Азатлыкка дәүләт хезмәтендәгеләрнең барсының да татар телен белергә тиеш дигән тәкъдимне дә һәм бу хакта Конституциягә язу кирәклеген дә хуплавын белдерде.

Мин татар телен өйрәнәм

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та дәүләт хезмәтендәгеләрнең ике телне дә татарча һәм русча белү таләбен республика Конституциясенә язу кирәк дип саный. "Хәзер мин татар телен өйрәнәм, бу өлкәдә әле зур юл үтәсе бар, вакыт тарлыгы да үзен сиздерә", дип белдерде Азатлыкка Шәйхетдинов.

Роман әфәнде сүзләренчә, Татарстанда дәүләт теле булган татар теле тиешенчә дәрәҗәдә кулланылышта түгел. "Милли мәгарифне, мәдәниятне һәм телне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү өчен күп эшләү кирәк. Син үзең яшәгән республика телен элементар дәрәҗәдә генә булса да белергә тиеш", ди Шәйхетдинов.

Министр урынына – матубгат хезмәте

Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев урынына сүзчеләре Тәнзилә Әскәрова җавап бирде. "Министр Азат Хамаев ике телне дә бик яхшы белә. Шуңа күрә аның ярдәмчеләренә дә, һәм мин – матбугат сәркатибенә ике телне белергә тиеш дигән таләбе бар. Ләкин бу турыда (Азатлык сорауларына – ред) аның фикерен әйтә алмыйм", дип язды Әскәрова.

Азатлык сорауларны министрларның хөкүмәт порталында күрсәтелгән электрон адресларына да, шулай ук матбугат хезмәтенә дә җибәргән иде.

Финанс министры Радик Гайзатуллин үзе түгел, ә аның сүзчесе Гөлүзә Гыймадиева: "Сезнең хатта күтәрелгән сораулар безнең компетенциягә керми" дигән җаваптан уза алмады.

Балта урынына шөшле тоттыручылар

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сорауларны әйләнеп узып, үз фикерен генә белдерде. "Телләр белгән кеше – бай кеше, дип саныйм мин. Һәркем туган теленнән кала тагын ничә тел белергә кирәген үзе хәл итәргә тиештер", дип язды Сибагатуллин Азатлыкка җавапта.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җавабы
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җавабы

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җавабы да Русиядә дәүләт хезмәтендәгеләр яратып кулланган буш җавап иде. Азатлык сорауларына җавап юк. Башта министр республикада ике телнең дә дәүләт теле булуын, үзләренең халык белән тырышып эшләүләрен телгә ала.

"Без үз эшчәнлегебездә ике дәүләт телен дә бертигез кулланабыз. Мәсәлән, министрлыкның рәсми сайты ике дәүләт телендә дә алып барыла. Шулай ук, безнең ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре халык белән эшләгәндә, Татарстанның дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында канунны күздә тотып эш итә", дигән юллар бар Зарипова җавабында.

Тел яшерүче министрлар –​ 11

Сәламәтлек саклау министрлыгы

Урман хуҗалыгы министрлыгы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы

Икътисад министрлыгы

Юстиция министрлыгы

Әлеге министрлыклардан Азатлык сорауларына җавап булмады.

* * * *

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәтендәгеләрнең татарча белү мәсьәләсен турыдан-туры түгел, ә читләтеп кенә булса да 2014 ел ахырында күтәргән иде. Министрлыклар коллегияләрендә татарча да чыгыш булырга тиеш дигән тәкъдим ясады ул. Дөрес, бу рәсми күрсәтмә булмады, әмма ул вакытта төрле министрлыкларның матбугат хезмәтләре вәкилләре Азатлыкка Миңнеханов "нәкъ шулай кушкан" дип әйткән иде.

Ул вакытта узган коллегияләрдә, татар медиасын да багучы "Татмедиа" һәм финанс министрлыгыннан кала, барчасында да татарча чыгышлар булды. Кемнәрдер, кызармас өчен, татарча белүчеләрне районнан чакырып китерде. Татарча белгән министр, аерым алганда, Зарипова мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясады. Ә аннан соң үткән еллык утырышларда татар теленә сан булмады.

XS
SM
MD
LG