Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 14:27

Мәгариф өчен федераль үзәк түгел, ә республика үзе җаваплы булырга тиеш. Шул вакытта гына уку-укытуда да Мәскәүдән күрсәтмә булмас һәм бүгенге кебек яулыклар проблемы да калкып чыкмас иде.

Мәскәү белән яңа шартнамә төзегәндә мәгариф системын республикага тапшыруны сорарга кирәк. Беренче килешүне төзегәндә ни өчен моны Мәскәү кулында калдырулары миңа бөтенләй аңлашылмый. Нәкъ шуның аркасында Милли университет булдыру мәсьәләсе онытылды, республикада эшләп килүче югары уку йортлары Казанга буйсынмый башлады, мәктәп програмнарын Мәскәүдә язалар, укыту системыннан милли компонентны бетерәләр. Ана телебез булган татар телен өйрәнү проблемы кискенләште. Мәктәпләрдә аны укыту тирәсендә бәхәсләр туып кына тора.

Салым өчен тавыш күтәрәбез, ә милли мәгарифкә битараф калабыз

Мәгариф – милләтне саклап калуда иң мөһим рольне уйный, ансыз деградация барлыкка килә. Милләт үсешенең төп компоненты – мәгариф. Ни өчен Казандагы югары җитәкчеләр әлеге сорауны читкә этәрәләр? Ни өчен әлеге проблемны үз кулларыбызга алырга теләк юк? Мәскәүнең табышка салымның бер процентын алуга карата тавыш күтәрәбез, ләкин республикада милли мәгариф системында ниләр булып ятканына битараф калабыз. Эшләр болай барса без ничәмә-ничә буынны югалтабыз, алар үз республикаларының ватанпәрвәре булудан туктый, туган телләреннән ваз кичә. Яшьләрнең туган телләрен кирәксенмәвенә, инглиз, йә булмаса алман, хәтта гарәп телләрен тирәнрәк өйрәнүләренә исебез дә китми башлады.

Русия дәүләте федератив дип саналса да, идарә итү алымнары нигездә унитар системга карый

Ватанпәрвәрлек, үз милләтеңә мәхәббәт мәктәптә дә тәрбияләнә. Ә Мәскәүдән төшерелгән укыту програмыннан мәктәп баласы ни ала соң? Үз халыкларының тарихын, аларның дәүләт үсешенә керткән ролен өйрәтәсе урынга, укучыларның халык һәм ил тарихына карашын Мәскәүдә формалаштыралар.

Иң гаҗәбе, Русия дәүләте федератив дип саналса да, идарә итү алымнары нигездә унитар системга карый. Штатлардан торган АКШ, яки федератив җирләрдән торган Германияне генә алыйк. Әлеге федератив җирләрнең үз мәгариф системы, үз укыту программнары бар, хәтта укучыларның яллары да төрле вакытта була, мәгариф оешмалары үз казналарыннан финанслана. Анда бик күп төрле мәктәпләр эшли. Федератив җирләргә караучы дәүләтнекеләр дә, хосусыйлар да, шәһәр яки берәр авылга караучы муниципаль уку йортлары да, диниләре дә бар. Соңгыларында яхшы гына дөньяви белем дә бирелә, ләкин мәктәпнең үз кагыйдәләре, дресс-коды бар. Шулай итеп анда хиҗап мәсьәләсен дә чишәләр. Бездә дә шулай булса, татар авылларындагы мәктәпләр үз дресс-коды, үз укыту системы белән чиста милли уку йортлары була алыр иде. Финанс ярдәмне дә республика бирер иде.

Әлеге алымга каршы булучылар мәктәпне тәмамлагач, укучыларның югары уку йортларына керер өчен бар ил буйлап бертигез белем нигезе булырга тиеш дигән дәлил китерә. Шуңа күрә, илдә Бердәм дәүләт имтиханы бар. Әгәр һәр төбәкнең үз мәгариф системы икән, берни дә барып чыкмаячак, диләр. Ләкин, һәр төбәккә дә андый сайлау мөмкинлеге булырга тиеш тә түгел. Бу – беренчедән. Кемнәрдер, бигрәк тә дотациягә яшәүчеләр, мондый алымнан баш тартырга мөмкин. Ләкин сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, бу милли республикалар өчен мөһим.

Мәгарифне унификацияләү – белемсез һәм тәртипсез яшьләр барлыкка килсен өчен менә дигән җирлек

Моннан тыш, мәгарифне унификацияләү – белемсез һәм тәртипсез яшьләр барлыкка килсен өчен менә дигән җирлек. Үсеп килүче буынга тәрбия бирү эшендә мәгарифкә шәхси иҗади процесс итеп караганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була. Ә югары уку йортына керерлек белем укучыда нинди алым белән укытсаң да булырга мөмкин. Шулай ук, булмаска да мөмкин.

Белгечләр әзерләүдә нинди алымның яхшырак булуы әле билгеле түгел. Әйтик, бөтен кеше дә математикага һәвәс түгел, белем бирүдә нинди генә алымнар куллансаң да, андый кешеләр санын арттырып булмаячак. Системны бары тик инженерлар әзерләүгә генә көйләргә һәм укучыларга бары тик математика, физика һәм башка төгәл фәннәрне генә укытырга мөмкин. Ләкин бу уңышлы булырмы? Шуңа күрә әлеге белем бирү эшенә унификация күзлегеннән карарга түгел, ә укыту процессын төрләндерү, шул ук төбәкләр арасында көндәшлек тудыру турында уйларга кирәк. Алар үз халкын белемле итүдә ярышсыннар.

Нефть эшкәртүче яңа заводлар белән бергә яңа буын тәрбияләүдә амбицияле максатлар кирәк

Тагын бер аргумент – төбәкләрнең икътисади тигезсезлеге. Мәскәү биредә дә белем бирү процессын тигезләүче рольне уйный. Имеш, ул барысына да бертигез белем алу мөмкинлеге бирә. Ләкин бу хәйлә генә. Мәскәү белән Пенза, Вологда яки Магадандагы белем бирү дәрәҗәләрен чагыштырып буламы соң? Юк, әлбәттә. Ләкин нишләп, әйтик, Татарстан әлеге эшне үз кулына алып, акчаларны Мәскәүгә җибәрми генә, үз казнасыннан аны финанслый алмый? Әлеге акчаларга өстәмә финанслар да кушылырга мөмкин. Бу бит аның киләчәккә нигезе.

Әгәр дә төбәк үз-үзен финанслый алмый һәм Мәскәү дотациясендә утыра икән, үзаллылыкны да тулысынча югалта булып чыга. Ул вакытта инде Мәскәү күпме бирә, шуңа яши. Монда да сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Бу Мәскәү кочагыннан чыгуның стимулы да булып тора ала.

Республика үзендә киләчәк мәктәбе төзергә тиеш. Безгә нефть эшкәртүче яңа заводлар төзүдә генә түгел, ә беренче чиратта яңа буын тәрбияләүдә амбицияле максатлар кую зарур. Киләчәк буынга авыр вакытларда яшәргә туры киләчәк. Көндәшлек артачак кына. Безгә каршы торучылар да күп. Моңа әзер булырга кирәк. Безнең түрәләр еш кына Сингапурга баргалап йөрергә ярата. Әлеге киләчәк мәктәбе белән танышлармы икән алар анда? Анда бик кызыклы концепцияләр, проектлар бар. Алар менә киләчәккә карый. Мин дә Татарстан хакимиятенә шулай эшләргә тәкъдим итәм.

Ильяс Илалетдинов
галим, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG