Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 20:35

27 гыйнвар Чаллының патша һәм совет чорында да татарча укыткан Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар мәктәбе 110 еллык юбилеен билгеләп тантаналы чаралар оештырды. Чарада катнашучылар мәктәпнең урысча укытуга күчеп бетә баруына, милләттәшләрнең моңа битараф калуына борчылу белдерде.

Чарада Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре, шәһәр җитәкчеләре, әлеге мәктәпне тәмамлаучылар катнашты. “Энергетик” мәдәният сараенда узган чара барышында Азатлык хәбәрчесе анда катнашучыларның фикерләрен белеште.

Гөлзадә Рзаева
Гөлзадә Рзаева

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Рзаева: “70нче елларда шушы мәктәптә рәхәтләндереп татарча гына укыдык. Төгәл фәннәрне дә. Беребез дә югалып калмады. Хәзер заманнар башка, нигәдер урысчага күчеп барабыз”, дип борчылуын белдерде.

Тамашачылар
Тамашачылар

Милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллин да Мулланур Вахитов исемендәге әлеге мәктәптә татарча гына укытуларын искә алды: “Мин хәзер төрки дәүләтләрдә тарих, җәмгыять торышы турында лекцияләр дә алып барам. Әгәр шушы мәктәптә татарча укымаган булсам, бу эшләрне башкара алмаган булыр идем. Хәзер гимназиядә күпчелек фәннәрнең урысча укытылуы дөрес күренеш түгел, алга бару түгел”.

Элек шушы гимназиядә укыткан Мәдинә Мирзалы да татарча укытуның торган саен кими баруын, инде “иллегә-илле” дә калмавын белдерде.

Тәлгат Әхмәдишин (c), Мәдинә Мирзалы һәм Зиннур Әһлиуллин
Тәлгат Әхмәдишин (c), Мәдинә Мирзалы һәм Зиннур Әһлиуллин

Төрки яшьләр берлегенең шәрәфле президенты Тәлгат Әхмәдишинның улы Илхан шушы гимназиядә укый. Алар аталы-уллы татарча укыту мәсьәләсендә барлык түрә-чиновникларны йөреп чыктылар, мөрәҗәгатьләр юлладылар. Татар гимназиясендә татарча укытмауга санаулы кешеләр генә чаң кага, дәгъва белдерә. Калганнар – битараф.

Мәктәп директоры Фирдүсә Әюпова
Мәктәп директоры Фирдүсә Әюпова

Русиянең мәгариф җитәкчеләре кылган гамәлләрне күрмичә, барысын да БДИга, урысча имтиханнарга сылтый. Чаллыдагы иң тарихлы татар мәктәбенең 110 еллыгы уңаеннан тантаналары менә шундый шартларда уза.

Тарихи белешмә: 1906 елда сәүдәгәр Хәлфиннар Чаллыда мәктәп-мәдрәсә салдыра. Октябрь инкыйлабына кадәр әлеге белем йорты Кама аръягында яшәүче татарлар өчен милли-сәяси үзаңны үстерүдә зур урын тота. 1919 елда мәктәп-мәдрәсәгә бер баскыч өстәлә һәм ул совет мәктәбе дип атала башлый. Чыганакларга күрә, ул чорда да татарча укытыла.

1940 елда Чаллыда өч урта мәктәп ачыла. Шуларның берсе Хәлфиннәр салган шушы мәктәп җирлегендә була. Чаллыдагы ике урта мәктәптә укыту урысча барса, монысында барлык фәннәр дә татарча укытыла. ГЭС, КамАЗ төзелешләре башлангач та балалар саны арта, укыту өч сменада алып барыла. Шушы вазгыятьтә дә 1960-80нче елларда балаларга татарча белем бирүне дәвам итәләр.

Үзгәртеп кору заманнарында татар укучылары саны күп булуга карамастан, Мулланур Вахитов исемендәге татар мәктәбе бинасын Чаллы физкультура институтына бирәләр. Балаларны, укытучыларны төрле мәктәпләргә тараталар. Урысча уку-укыту өчен. Бу – милли күтәрелеш еллары була. Халык ду куба. Чаллы җитәкчеләре бер ел эчендә 32нче бистәдә татар укучылары өчен яңа мәктәп җиткерергә мәҗбүр була. 1989 елның 1 сентябренә меңләгән татар баласы шушы мәктәпкә килә. Беренче елларны укулар өч сменада алып барыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG