Accessibility links

чәршәмбе, 24 май 2017, Казан вакыты 05:32

"Искер җыен": тарафлар килешү юлына басты


"Искер җыен"да катнашучылар Себергә ислам дине алып килүче шәехләр күмелгән астаналар булган дип фаразланган җиргә куелган һәйкәлләр янында дога кылалар

17 февраль Төмәндә хакимият, "Мирас" оешмасы һәм Соляное урыс авылы вәкилләре "Искер" тирәсендәге җирләр, урыс зираты һәм "Искер җыен" фестивале турында сөйләште.

Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты себертатарларның "Искер-җыен" фестивале һәм "Искернең тарихи язмышы" дип аталган фәнни конференция "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгаргач, "Мирас" оешмасы җиткәчесе Луиза Шәмсетдинова себертатарларның комитет гамәлен милләтләрне юк итү белән шөгыльләнә дип бәяләвен белдергән иде. Әлеге белдерү Азатлыкта дөнья күргәч, Төмән өлкәсендә зур шау-шу туган. Мәкалә русчага тәрҗемә ителеп, себертатарлар әйтүенчә, "тиешле оешмаларга" да тапшырылган.

Тәрҗемә җиренә җиткереп башкарылмаган. Шәмсетдинова Азатлыкка "Миңа себертатарларның барсы да милләтләр эшләре комитеты милләтләрне юкка чыгару эше белән шөгыльләнә дип белдерә" дип әйткән иде. Бу җөмлә дөрес тәрҗемә ителмәгән.

17 февраль Тубылда "низаг алдында торган вазгыятькә" багышланган утырыш үтте. Әлеге утырышны район хакимияте оештырды. Чарага "Мирас"ны оештыручылар, "Искер җыен" чарасы үтә торган урын янындагы Соляное рус авылы кешеләре, Тубыл районы түрәләре, Төмән өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмаларның вәкилләре, галимнәр, дин әһелләре дә чакырылган.

Зәйтүнә Тычинских
Зәйтүнә Тычинских

Азатлык Тубыл шәһәрендәге утырыштан соң "Мирас" оешмасы шурасы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских белән элемтәгә керде. Зәйтүнә ханым сүзләренчә, утырышта эшлекле сөйләшү булган. Сүз күпчелек "Искер" комплексы аша салынган юл, "Шәехләр аллеясы" һәм Соляное авылы рус зираты тирәсендә барган.

Соңгы ике ел эчендә зират һәм "Шәехләр аллеясы" тирәсендә вазгыять нык кискенләште. "Мирас" оешмасы "Искер мемориал комплексы" (алга таба "Искер") өчен арендага алган җирне койма белән ураткач, Соляное халкы зиратка юлны ачыгыз дип гауга чыгарды. Эшләр мәхкәмәгә кадәр барып җитте.

Бу эшкә Тубыл прокуратурасы да катышты. 2016 елның апрель ахырында прокуратура "урыс зиратын юл белән тәэмин итәргә" дип, Тубыл район хакимиятен мәхкәмәгә шикаять итте. Мәхкәмә "хакимиятләр юл белән тәэмин итәргә тиеш" дигән карар чыгарды. Шуннан хакимиятләр "Искер" җирләрен 11 метрга күчерергә, бу җирләр аша зиратка бара торган юл үтә, дигән карар чыгарды. "Мирас" үз ягыннан мәхкәмәләште һәм отты.

2016 елгы "Искер җыен"да "Шәехләр аллеясы"на бару өчен үрмәләп керергә мәҗбүр булдылар
2016 елгы "Искер җыен"да "Шәехләр аллеясы"на бару өчен үрмәләп керергә мәҗбүр булдылар

Узган ел зират рәсмиләштерелеп, коймалар белән әйләндерелеп алынгач "Искер-җыен" фестивалендә катнашучыларга Себергә ислам дине алып килгән шәехләр җирләнгән астаналар булган урын дип фаразланып куелган һәйкәлләргә бару юлы бикләнде.

Тычинских сүзләренчә, әлеге мәсьәләләр утырышта уңай хәл ителгән. Рус зиратына "Искер" аша түгел, аерым юлдан килеп күмүне дәвам итәргә дип килешкәннәр. Бу юл узган ел көзен салынган. Соляное авылы кергән хакимият вәкиле, үз якларыннан, урыс зираты җирләре эчендә калган астаналарга барып дога кылу өчен махсус юл булдыруга ризалыгын биргән. Утырышта шулай ук "Мирас" оешмасы арендага алган җирдә мәчет төзелешен дәвам итәргә дип тә килешкәннәр.

Чара вакытында "Искер җыен" фестивален ничек үткәрү мәсьәләсе дә күтәрелгән. "Әлеге утырышта катнашучыларның берсе дә аны "социаль әһәмияткә ия түгел" дип белдермәде. Алар фәнни конференция дә, "Искер җыен" да әһәмияткә ия, үткәрү кирәк дип әйтте. Чараны ничек үткәрү өчен төрле юллар тикшереләчәк", диде Тычинских.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

Бу җыелышта Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров та катнашты. Аның сүзләренчә, "Мирас" җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага "Искернең тарихи язмышы" конференциясен оештыру комитеты төзеп, аңа югары уку йортлары вәкилләрен, музейларны һәм җәмәгатьчелекне дә кертеп үткәрергә дигән тәкъдим әйткәннәр.

"Аңа син аны күтәрдең, татар дөньясына алып чыктың, яхшырак итеп үткәрү кирәк дип белдергәч, ул моның риза булмавын белдерде һәм "Бу - минем чарам", дип әйтте", диде Насыйров. Азатлык әлеге чарада турында фикерләрен белешү өчен Шәмстединовага шалтыратып карган иде, ул телефонын алмады.

Евгений Воробьев
Евгений Воробьев

Тубылдагы киңәшмәгә кадәр Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев Азатлык белән әңгәмәдә "Искер җыен" фестивален дә, "Искернең тарихи язмышы" конференциясен дә яхшырак итеп үткәрергә кирәк дип әйткән иде.

"Узан ел "Искер җыен" чарасыннан соң без алдагысын ничек үткәрү эшенә керештек. Мин, комитет башлыгы буларак, Төмән дәүләт университеты, Тубыл музее, Төмән өлкәсе татар конгрессы җитәкчелеге белән дә сөйләшүләр үткердем. Бу мәсьәләне без Луиза Шәмсетдинова һәм шулай ук райондагы һәм өлкәдәге милли-мәдәни мохтариятләр белән дә тикшердек. Без аны ничек сыйфатлы итеп үткәрү турында сөйләштек. Билгеле бер тәкъдимнәр дә әзерләнде.

"Мирас" оешмасыннан килгән үтенеч (заявка) әлеге тәкъдимнәрнең берсен дә исәпкә алмаган иде. Алар язганнар чара үткәрү өчен тапшырыла торган үтенеч таләпләренә туры килми. Әнә шуңа күрә комиссия үтенечләрен тискәре бәяләде. Безнең комиссиянең нигезләмәсендә икенче тапкыр үтенеч белән чыгу мөмкинлеге дә каралган. Бәлки, өченче тапкыр да. Безгә күпләгән үтенечләр килә һәм алар гадәттә төзәтелә, эшкәртелә.

"Мирас" үзенекен үткәрә икән, ул аның хокукы

Без әлеге конференция алга таба да үтәр дип исәплибез. Моның икенче ягы да бар, дин әһелләре дә, райондагы һәм өлкәдәге иҗтимагый оешмалар да, өлкәнең татар конгрессы да зират белән янәшәдә (фестивальне) үткәрүгә риза түгел. Диния идарәсенең әнә шуңа бу чарада катнашасы килми. Бу – җәмәгатьчелек фикере. Әнә шул сәбәпле без бу чараны дәүләт програмына кертә алмыйбыз.

Кайберәүләр миңа әлеге оешма ("Мирас") үзе тотар да үткәрер, ул аның җире дип әйтә. Без бит җир аларныкы булып калсын өчен тырыштык. "Мирас" үзенекен үткәрә икән, ул аның хокукы. Әмма ул үткәргән әйбер дәүләт програмы эчендә булмаячак. Безгә мөрәҗәгать итми генә чара үткәргән оешмалар да бар. Без аларда катнашмыйбыз гына.

Әгәр инде без чараны өлкә күләмендә үткәрергә җыенабыз икән, оештыру комитеты төзибез. Без хәзер "Сөләйманов укулары"на әзерләнәбез. Бу көннәрдә Татар мәдәнияте көннәре үтә.

"Искер җыен" мәсьәләсенә килгәндә, ул сыйфатлы итеп үткәреләчәк. Бу мәсьәләдә без ачык һәм шулай ук башка оешмаларның да әлеге чараны үзләре үткәрү тәкъдиме белән чыгарга мөмкинлеген дә аңлыйбыз. Бу мәсьәлә тикшереләчәк", ди Воробьев.

Аның сүзләренчә, "Мирас" оешмасы эшчәнлегендә акчаларны әвеш-тәвеш китерү очраклары да булгалаган. "Искернең тарихи язмышы" дип аталган фәнни-гамәли конференцияне югары фәнни дәрәҗәдә үтә дип исәпләми. "Бернинди җыентыклар да басылмый", ди Воробьев.

Воробьев алга таба комитетның "Мирас" оешмасы белән хезмәттәшлеген ничек күзаллавын өздереп кенә әйтмәде.

"Без алардан тагын бер үтенеч хаты күрмәдек, ә Төмән өлкәсе хакимиятләренең милләтләрне юкка чыгара дигән сүзләрен генә күрдек. Бу – аның (Шәмсетдинова – ред.) фикере. Минем хәзерге вакытта бернинди дә фикер тикшерәсем килми.

Без төрле төркемнәрдә социологик тикшеренүләр үткәрәбез. Бездә бер генә протест чарасы да юк. Бөтен социологик тикшеренүләр дә өлкәдә милләтләрнең бер-берсе белән килешеп яшәгәнлеген күрсәтә. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) нәтиҗәләре моңа дәлил. Дөрес, кайбер ризасызлар һәм ахырга кадәр чишелмәгән сораулар бар. Әмма билгеле бер халык төркеме исеменнән болай сөйләү өчен дәлилләре бар микән соң?" диде Воробьев Азатлыкка.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG