Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 11:23

Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты себертатарларның "Искер-җыен" фестивале һәм фәнни конференция "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгарды. "Мирас" оешмасы җиткәчесе Луиза Шәмсетдинова сүзләренчә, себертатарлар комитет гамәлен милләтләрне юк итү белән шөгыльләнү дип бәяләгән.

Быел җәен Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре булган урында "Искер-җыен" фестивале унынчы тапкыр үтәргә тиеш иде. Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты себертатарларның тарихи-мәдәни чарасы булган "Искер-җыен" халыкара фестивален һәм "Искернең тарихи язмышы" дип аталган русиякүләм фәнни-гамәли конференцияне "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгарып, финанслаудан баш тартты.

Комитет каршында иҗтимагый оешмалардан, милли-мәдәни мохтариятләрдән һәм дини оешмалардан килгән үтенечләрне карый торган 10 кешедән торган комиссия бар. Янәсе, әлеге комиссиянең бөтен әгъзалары да "Искер-җыен" әһәмияткә ия чара түгел дип тавыш биргән.

"Искер-җыен"ны 9 ел рәттән "Мирас" оешмасы үткәрде, аның җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Азатлыкка "милли эшләр комитетындагы комиссия әгъзаларының безнең чарага карата нинди дә булса бәя бирергә хакы юк", дип белдерде.

"Ул комиссия утырышында янәсе 10 кеше каршы булган. Нигә безнең "Искер-җыен"ның хәле киң җәмәгатьчелеккә чыгарып тикшерелмәгән? Бу комиссиянең безнең "Искер-җыен"га бәя бирергә хакы юк. Комиссия акча бирәбез, йә бирмибез дип кенә белдерә ала, әмма безнең хакта ниндидер фикер тудыру өчен Төмән думасына бәяләмә төшерергә хакы юк.

Русия күләмендәге фәнни-гамәли конференциягә фәннәр академиясе генә бәя бирә ала. Комиссиянең галимнәр белдерәсе фикерне белдерергә ни хакы бар, кем аларга хокук биргән? Безнең конференция этнографик, тарихи фәнни-тикшеренүгә нигезләнгән. Әгәр "Искер-җыен" фестивале 10 ел дәвамында үтә һәм аңа төрле төбәкләрдән, чит илләрдән киләләр икән, бу фестивальне дә кирәксез дип әйтергә ничек хаклары бар?" ди Шәмсетдинова.

Аның сүзләренчә, Төмән өлкәсе думасындагы берничә депутат "Искер-җыен"га ярдәм итәбез дип белдергән булган. Күрәсең, алар "Мирас"ка ярдәм итү кирәк дип думага хат язган дигән фикердә Шәмсетдинова.

Луиза Шәмсетдинова
Луиза Шәмсетдинова

Бу хәлләр турында Шәмсетдинова Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменә хат юллаган. Конгресс ни дип җавап бирер икән дип көтә ул. Луиза ханым комитетның бу карарына кадәр "Искер-җыен" комплексының аянычлы язмышы турында Русия президенты Владимир Путин исеменә хат язган, нигә җавап килмәде икән дип аптырый. Хакимиятләр җәмәгатьчелек тудырганны тулысынча юкка чыгару эше белән шөгыльләнә, ди ул.

"Миңа себертатарларның барсы да милләтләр эшләре комитеты милләтләрне юкка чыгару эше белән шөгыльләнә дип белдерә. Монда урыннардагы түрәләр халыкка каршы "могҗизалар" тудырып ята. Халык теләге белән башкарылган эшләрне кабул итә алмыйлар, халык үз куллары, үз теләге белән тарихи һәйкәлләрне саклап калмакчы була, ә алар моның белән дә килешмиләр. Түрәләр халык теләгенә каршы", ди Шәмсетдинова.

Ул конгресстан җавап алгач, Русия президентына тагын бер кат һәм шулай ук Русия Думасына да мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерә. "Мөрәҗәгатьтә Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитетының халыкара конференция һәм русиякүләм фестивальне бәяләргә хакы бармы, әллә юкмы дигән сорау күтәреләчәк", ди Луиза ханым. Ул шулай ук, ничек инде ярты ел эчендә бер кешенең – Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьевның фикере кирегә үзгәрә ала соң дип тә аптырый.

2016 елның 5-7 августында Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә IX халыкара "Искер-җыен" фестивале узган иде. Чарада Воробьев та катнашты. Ул тантанада чыгыш ясап: "Якташларыбызга бу бәйрәмнең ошаганы күренеп тора. Алар үз тарихларын яраталар һәм безнең гаиләдә тынычлык, тәртип булуын телиләр", диде.

"Мирас" оешмасы җиткәчесе Луиза Шәмсетдинова "Искер-җыен"га килгән себертатарлар, кунаклар, Казакъстан делегациясе исеменнән Воробьевка мөрәҗәгать итеп: "Бу проектны дәвам итәргә сүз бирәсезме?" дип сорады. Воробьев: "Аллаһ кушса, барлык яхшы эшләргә дә Аллаһ әмере булырга тиеш, халык күңелендә дә Аллаһ, мин бу эштән ("Искер җыен"ны оештырудан) читләшмим", дип белдерде.

Себергә ислам дине алып килгән шәехләр күмелгән урын
Себергә ислам дине алып килгән шәехләр күмелгән урын

Шәмсетдинова сүзләренчә, "Искер-җыен" күптән инде хакимиятләрнең күңеленә хуш килми.

"Воробьев безнең чараны бетермәкче була. Халык тудырганны максат куеп юкка чыгару эшләре бара. Комитет килеп туган мәсьәләләрне чишәсе урынга, хәзер юк итү белән шөгыльләнә.

2004 елда Искердәге шәехләр җирләнгән астананы саклауга алу карары чыкты. Ә аңа кадәр, 1960 елда ук "Городище Кучумово" (Искер шәһәре җирләре) ил күләмендә шулай ук саклауга алына. Бүген бу җирләрдә рәсмиләштерелмәгән зират барлыкка килде.

Милләтләр эшләре комитеты дәшмәгәнгә, Соляное авылында яшәүчеләр 2016 елда бу тыюлыкта православлар зиратын рәсмиләштерде һәм вазгыять шуннан катлаулана башлады. Хәзер без мәчет төзелеше өчен арендага алган җир аша зиратка юл салдылар. Соляное халкы мәчет төзелеше өчен дә, миңа билгеле булганча, "Искер-җыен" үткәрүгә дә каршы чыга. Милләтләр эшләре комитеты килеп туган мәсьәләне хәзер гел безгә каршы чишә. Инде хәзер хакимиятләр шәехләр күмелгән аллеяны да алып, сөякләрне башка җиргә җирләргә дип тә тәкъдим итә", ди Шәмсетдинова.

Луиза ханым сүзләренчә, комитет "Искер-җыен" фестивале өчен узган ел 30 мең сум акча биргән булган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG