Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият урыс зиратына үтү өчен "Искер комплексы"ның бер өлешен алырга тели


"Искер мемориал комплексы"нда төзелеш бара
"Искер мемориал комплексы"нда төзелеш бара

Тубыл районы хакимияте "Искер мемориал комплексы" урыс зиратына үтү мөмкинлеге бирми дип "Мирас" оешмасын мәхкәмәгә биргән.

Себер ханлыгы башкаласы Искер булган урын янында ел да үткәрелгән фәнни, дини, мәдәни "Искер-Җыен" фестивале быел 5-7 августка планлаштырылган. Чара Дөнья татар конгрессы белән дә килештерелгән. Әмма Тубыл шәһәре хакимияте оештыручылар алдында җитди проблем тудырган. "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Азатлыкка мәхкәмә артыннан мәхкәмә үтүен, менә чираттагысының 2 июньдә Төмән арбитраж мәхкәмәсендә булырга тиешлеген әйтте.

"Район хакимияте бөтен корылмаларыбыз белән 11 метрга урманга таба чигендермәкче була. Без мәчет төзелешенә материаллар ташу өчен юл салган идек. Хәзер хакимиятләр бу юл сезнеке түгел, ә урыс зиратына бара торган юл булырга тиеш дип белдерә. Тирә якта 40-50 гектар җир җәйрәп ята, аларга нәкъ безнең "Искер мемориал комплексы" биләмәләре кирәк булып чыккан, нәкъ безнең кишәрлек аша үтәселәре килә. Хакимиятләр коймаларыгызны алыгыз дигән таләп тә куя", ди Шәмстединова.

Луиза Шәмсетдинова
Луиза Шәмсетдинова

Луиза ханым сүзләренчә, кайчандыр монда Соляная авылы булган. Авыл юкка чыккан, ә каберлек калган. Соңгы берничә ел эчендә бу урынга тагын күпләп җирли башлаганнар. "Искер мемориал комплексы" җирендә айлар куеп капкалар ясатканга, ике манаралы, ике катлы мәчет төзелешен башлауга хакимиятләрнең үч алуы шикелле килеп чыга бу хәл, ди ул.

Узган елның август аенда хәлләр куера башлый. Тубыл районы прокуратурасы район хакимиятен мәхкәмәгә бирә. Прокуратура хакимиятләрне кайчандыр Соляная авылы зираты булган каберлекне юл белән тәэмин итәргә дигән таләп куя. Мәхкәмә прокуратура таләбен тормышка ашыра, әмма карарда юлны ничек, кайдан тәэмин итәсе язылмый.

Шәмсетдинова сүзләренчә, бу карардан соң хакимиятләр яшертен генә "Искер" мемориал комплекс"ы кишәрлеген 11 метрга күчерү турында документлар эшлиләр. "Мирас"ка бары тик сүз белән генә җирне арендага биргән вакытта кадастр пулаты ялгыш җибәргән дип белдерелә.

2016 елның апрель ахырында район хакимияте "Мирас"ны мәхкәмәгә бирә. Мәхкәмә "Искер мемориал комплекс"ы җирләрен 11 метрга күчерергә дигән карар чыгара. Бүгенге көнгә кадәр район хакимияте дә, кадастр пулаты да биләмәнең күчерелгәнлеге турында документлар күрсәтүдән баш тарта. Эш өлкә арбитраж мәхкәмәсенә барып җитә.

"Искер мемориаль комплексы"нда мәчет төзелеше
"Искер мемориаль комплексы"нда мәчет төзелеше

Мәчет төзелешеннән ерак түгел Себердә ислам дине тараткан шәехләр ята. 2014 елда Төмән тарихчысы Ришат Рәхимов бу шәехләр астанасын төбәккүләм әһәмияттәге ядкарь буларак рәсмиләштергән. Луиза ханым сүзләренчә, урыс каберлекләре нәкъ бу астанага таба якынлаша. Ара берничә метр гына кала бара. Шәмстединова хакимиятләрдән бу зиратның доркументларын сораган. Әмма аның сүзләренчә, бу каберлек рәсмиләштерелмәгән булып чыккан.

"Монда документаль яктан берни дә аңлашылмый. Башта телефоннан Луиза, капкаларыңны ач, Луиза кеше күмәргә юл бир, дип һәрвакыт аптыратып тордылар. Тубыл хакимияте юлны ачыгыз дигән хат та җибәргән иде. Аннан соң көтмәгәндә кадастр пулаты аша бер яклы гына хәл итеп, безне упкынга таба чигендермәкче булалар. Юлны да, төзелеп килә торган корылмалар астындагы җирне дә алмакчылар. Әгәр, алар сүзен тыңласаң, электр баганаларын, трансформаторны да яңадан күчерергә кирәк булачак", ди Шәмсетдинова.

Шәмсетдинова "Искер-Җыен" чаралары үтә башлагач та, шушы ун елга якын вакыт эчендә гел нинди дә булса зыян салып торуларын әйтә. Капкага куелган ярымайлар да, татарча язулар да ошамаган, гел килеп боза торган булганнар. Сез монда нишләп ятасыз, дип төзүчеләргә бәйләнү очраклары да булган. Әлеге хәлләр турында ул прокуратурага җиде тапкыр шикаять язган. Күп очракта вакыты чыккан, дәлилләр юк дип гаризалары каралмаган. Ике тапкыр мәхкәмә булган, гаеплелеләрне җавапка тартырга дигән карар да чыгарылган. Вандаллык фактлары расланды, ди Луиза ханым.

2007 елның декбарендә "Мирас" "Искер мемориал комплексы"н төзү өчен өч гектар җирне өч елга арендага ала. Хакимиятләр аренда килешүен башта 2010 елга, аннан 2013 елга, аннан соң 2016 елның октябренә кадәр яңарта. Икенче тапкыр килешүне яңартканда башта бүленгән җирнең яртысын гына калдыралар. "Мирас" оешмасы вәкилләре күпме сорап караса да, бу хәлнең сәбәбе аңлатылмый. Төзелеш документлары да район хакимиятләре белән килештерелгән. Мәхкәмәләр башлангач "Мирас" оешмасы килешүне озайтмаска да мөмкиннәр дип борчуга калган. Хәзер хәлләр көннән-көн авырлаша бара, ди Луиза ханым.

Искер каласы. Иллюстрация
Искер каласы. Иллюстрация

Бу урында себертатарлар ханлыгының башкаласы Искер булганны белдереп тору өчен моннан тугыз ел элек истәлек билгесе куела. Искер шәһәре булган урынның бүген 5% гына калган. Иртеш суы биек ярны юа-юа әнә шул хәлгә китергән. "Мирас" оешмасы алган җир Искер урныннан 250 метр ераклыкта урнашкан. Астана "Мирас" кишәрлегенә керми, ә аның янында гына.

Искерне федераль әһәмияттәге истәлек урыны итеп Төмән өлкәсендәге һәм федераль дәрәҗәдәге програмнарга кертергә тырышу да уңышсызлык белән төгәлләнә. Бер яктан, бу безнең иң изге урыннарыбыз дигәнне халык күңеленә салу өчен, ә икенче яктан, хакимиятләргә бу урынны халык үз итә дигәнне күрсәтү өчен башта Искердә яшәгән һәм астанада күмелгәннәр рухына аш үткәрелә. Аннан соң фестивальләр үткәрелә башлый.

"Искернең тарихи язмышы" дип аталган фәнни гамәли конференция дә быел 10чы тапкыр үтәчәк. "Халыкның "Искер-Җыен"га агымын берничек тә туктатып булмаячак, себертатарлар үзенең изге җирен таныды, ә хакимиятләр танырга теләми", ди Шәмстединова.

Искер янында "Искер-Җыен" узуы турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хәбәрдар. Әле яңа гына Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров президент белән очрашканда "Бездә Болгар Җыены, ә сездә "Искер-Җыен" үтә дип бу чараның халыкка әһәмияте зур булуын әйткән.

2008 елда Татарстан хөкүмәте "Искер мемориал комплекс"ын төзү өчен өч миллион сум акча бүлә. Бу сумнар геология, геодезия эшләренә, проектларны эшләү өчен тотылды, ди Шәмсетдинова.

XS
SM
MD
LG