Accessibility links

Себертатарларның тарихи урыннарына тәреләр утырта башладылар


Чуаш борынындагы тәре
Чуаш борынындагы тәре

8 июль төнендә себертатарларның борынгы башкаласы Искер юлы өстенә, 3 июльдә Ермак һәм Күчем хан гаскәрләре сугышкан тарихи урынга тәре утыртканнар.

Төмән өлкәсенең "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова 8 июльдә себертатарларның борынгы башкаласы Искергә җитәрәк бер чакрым кала, юл өстенә куелган тәрене күреп, телсез калуын әйтә. Ул 7 июльдә дә бу юлдан үткән, әмма тәре булмаган.

Биш көн эчендә себертатарлар өчен газиз булган тарихи урыннарга ике тәре куелуны ул, хакимиятләр ризалыгы белән, татарларга карата мыскыллы гамәлләр булырга мөмкин дип шикләнә. 3 июльдә генә Ермак һәм Күчүм хан гаскәрләре сугышкан Чуаш борыны (Патчаваш) дип аталган (русча Чувашский мыс) тарихи тыюлыкка тәре куелган иде.

Луиза Шәмсетдинова
Луиза Шәмсетдинова

Искер юлы өстендәге тәрене күрүгә үк Шәмсетдинова Тобол районы башлыгы Юрий Баттка телефоннан шалтырата. "Сез район башлыгы бит, районда ниләр булып ятканны белергә тиеш. Искергә кереп килгәндә тәре куйганнар. Бу нәрсәне аңлата, дип сорадым мин аннан", ди Шәмсетдинова. Батт: "Мин бернәрсә дә белмим", дигән дә телефонны куйган.

"Безгә, себертатарларга карата ниндидер дошманлык хисләре тудыру эшләре бара, мөгаен", ди Шәмсетдинова.

Чуаш борынына тәрене тиз генә алып ташламаслык итеп, нык итеп утыртканнар. Алдан җирне казып ташлы бетоннан нигез әзерләгәннәр. Машина бу тарихи тыюлыкка кергән вакытта тәгәрмәчләре белән җирне актарып ташлаган.

Тәре хәбәре себертатарлар арасында тиз таралган. Җәмәгать эшлеклесе, себертатар язучылары берлеге рәисе Әнәс Гаитов Тобол шәһәре думасы Николай Зольниковка шалтыратып тәреләр турында борчылу белдергән. Зольников аңа бу хакта әлегә белмәвен, киләчәктә бу җитди мәсьәлә белән шөгыльләнәчәген әйткән.

Тәре куйганга кадәр дә Чуаш борынына "Милая Яна" дип язып зыян салган иделәр
Тәре куйганга кадәр дә Чуаш борынына "Милая Яна" дип язып зыян салган иделәр

Чуаш борынындагы тәрегә татар җәмәгатьчелеге генә түгел, ә тарихчылар да борчылу белдерә. Тарихчы-археолог Алексей Нескоров әлеге тыюлыкка зыян салуны шикаять итеп прокуратурага язган. Шикаятенең күчермәсен Шәмсетдиновага да тапшырган. Луиза ханым үзләре ягыннан Тобол хакимиятенә һәм шулай ук прокуратурага да бу хәлләрне шикаять итәчәкләрен әйтә.

Бу шау-шу күтәрелгәч, Тобол шәһәренең мәдәният һәм туристлык комитеты җитәкчесе Наталья Журавлева да комитет исеменнән Төмән өлкәсенең мәдәни мирасны саклау комитетына һәм җир асты байлыклары департаментына язачакларын белдерә.

Бу тәреләрне кем куйганлыгы билгеле түгел. Себертатарлар арасында тәреләр Тобол һәм Төмән архиепископы Дмитрий фатихасы белән куелган дигән сүзләр дә таралган.

Элек тә Төмән-Тобол юлы өстендә һәм шулай ук Тобол районындагы татар авыллары тирәсендә тәреләр куелды. Бу проблем иҗтимагый оешмаларны гына түгел, ә татар халкын да борчый. Абалак тыюлыгына караган татар авылларында да тәреле тамгалар куелган. Бу авылларга керештә тәреле ике бина сүрәтләнгән такталар куелган һәм "Абалакский заказник" дип язылган.

"Мин бу җитди мәсьәлә турында Баттка хат язган идем. Анда татарлар һәм руслар яшәгән авылларда мондый тамгалар куйганда бинага берсенә тәре, икенчесенә ай куегыз, йә булмаса бөтенләй алып ташлагыз, дип белдердем. Җавап булмады. Олы юллар кырыена тәре куюга карата без 2004 елда ук хатлар яздык. Хакимиятләр безгә "бу Русия, шуңа күрә тәре куярга хакыбыз бар" дип җавап бирде", ди Шәмсетдинова.

Аның сүзләренчә, бу хакта Төмән өлкәсенең милли эшләр комитеты җитәкчелеге белә. "Һәркайсы безнең сүзләрне колакка элгән була, әмма нәтиҗәләр генә күренми. Җәмәгатьчелек моңа каршы имзалар җыя, галимнәр бу хакта түгәрәк өстәл үткәрергә тели. Инде бу тарихи урыннарга ике тәре куелгач, сабырлыгыбыз бетте. Барыбер нидер эшләячәкбез. Әлегә нинди чара булачагын әйтә алмыйм. Киңәшәсе бар. Бу хәлләрне болай гына калдырырга ярамый", ди Шәмстединова.

20 июньдә булган "Искер җыен" фестивале кысаларында "Искернең тарихи язмышы" дигән конференция үтте. Аның резолюциясенә Чуаш борынын саклау турында да язылды. "Мирас" оешмасы бу резолюцияләрне төрле оешмаларга, хакимияткә җибәргән. Әлегә җавап булмаган.

"Резолюцияләр җавапсыз калгач, инде тәреләр дә куелгач, хакимиятләр халыкның үтенеч һәм теләген күрмәмешкә салышкач, алар конституциядә язылганнарны бозалар. Монда хәзер безнең өстән чиркәү һәм хакимияттәге кайбер кешеләр генә идарә итә булып чыга", ди Шәмсетдинова.

****
Искер – себерчә Кашлык дип тә йөртелә, Себер ханлыгы башкаласы булган урын. Тобол шәһәреннән 17 чакрым ераклыкта урнашкан. Хәзер бу урын тарихи истәлек урыны буларак теркәлгән. Себердәге иҗтимагый оешмалар Искердә быел җиденче тапкыр тарихи-мәдәни чара – "Искер Җыен" фестивален үткәрде.

Чуаш борыны (Патчаваш, Потчеваш, Чувашский мыс) – Тобол шәһәреннән ерак түгел. Бу борында 1582 елда Себер ханы Күчем һәм Ермак гаскәрләре арасында хәлиткеч бәрелеш була. Бу урын бүген тарихи тыюлык. Монда бик борынгы заманнарда да остяк, угыр кабиләләре яшәгән, дип яза тарихчылар. XVIII-XIX гасырга караган төрбәләр дә бар.

Тарихчы Василий Дмитриев себер елъязмаларын өйрәнеп, 1520 елларда Сафагәрәй хан йомышлы чуашларны Себергә җибәрә, аларны шул борынга урнаштырганга, бу урын Чуаш борыны, дип аталган дип тә яза.

XS
SM
MD
LG