Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искер язмышы себер татарын гына борчырга тиеш түгел


V Искер җыены, июнь, 2012 ел
V Искер җыены, июнь, 2012 ел

Себер ханлыгы башкаласы торган урынның әлегә кадәр тарихи истәлек реестрына кертелмәве, аны саклау чаралары күрелмәве себер татары бәгыренең генә ярасы түгел, барлык татарлар өчен кызганыч хәл бу һәм зур югалту.

Азатлык сәхифәсендәге фикер алышуда катнашучы "Себерле"нең җан ризасызлыгы белән "Татарга ни, себер татары эше бу" дип әйтүе белән килешеп булмый. Луиза Шәмсетдинова җитәкчелегендәге "Мирас" оешмасы менә инде ничә еллар буе җан атып көрәшә Искер истәлеген торгызу өчен, әмма бу эш урыныннан кузгалмый, Моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк ләбаса.

Искер урыны юкка чыгу куркынычы астында тора бүген. Иртеш дулкыннары аны юып, җимереп, кечкенә генә бер утрау-кыйпылчык итеп калдырды инде. Аннан ерганак аша булган, "Мирас" оешмасына Искер истәлеген торгызу өчен дип бирелгән җир мәйданын аңа терәлеп кенә торган урыс зираты кысрыклый, аның биләмәсенә керүен дәвам итә, чөнки бу урын коршалып алынмаган.

Луиза Шәмсетдинова зур эш башкара, әмма бәйрәм- фестивальләр генә саклап кала алмаячак бу җирне. Казан галимнәре дә – Габделбәр Фәйзхрахманов (мәрхүм), Дамир Ихаков, Фәүзия Бәйрәмова һәм башкалар – Искер-җыен чарасында, аның кысаларында үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә тирән кызыксыну белән катнашып карадылар. Нәтиҗәдә матбугат чаралары Искер-җыенны шаулап-гөрләп үткән зур әһәмиятле чара итеп күрсәтәләр дә, эш шуның белән тәмамлана, "Мирас" үзенең проблемнары белән ялгызы ятып кала.

Ниһаять, быел Сания Мирхалилова бу мәсьәлә хакында уйланырга чакырып чыкты. Уйланучы бармы икән соң? Зөбәер Мифтаховның язмаларына минем карашым төрлечә була, ә менә бу текстка карата әйткән фикере белән мин, Себердә яшәүче кеше, тулысынча килешәм.

Өстәп, шуны әйтәсем килә – бер иҗтимагый оешма тырышлыгы белән генә гамәлгә аша алмый мондый зур проект. Димәк, бу эшкә төбәкнең киң җәмәгатьчелеген, башка оешмаларны, галимнәрне, татар дөньясы зыялыларын да җәлеп итәргә кирәк. Фәнни-гамәли конференцияләр, фестивальләр исәпсез санда үткәрелә бездә.

Искер-җыенны башкалардан аерылып торырга, өлкә хакимияте җитәкчеләренең, киң халык массасының, татар дөньясының игътибарын, аларның ярдәмен җәлеп итәрлек булып үткәрелергә тиеш ул. Аның өчен Төмән-Тубыл татар җәмәгатьчелеге милли үзаңының гафләт йокысыннан уянуы, себер татарларының "без үзебез" дигән тар кысалардан чыгып, зур татар дөньясына таянуы сорала, минемчә. Себер татары бар татар дөньясы белән бергә булудан себер татары булудан туктамас, киресенчә, көчлерәк кенә булыр иде.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре
XS
SM
MD
LG