Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Искер җыен” фестивале күпләрне уйландыра


Элек Себер ханлыгының башкаласы Искер булган урында үткән V “Искер җыен” фестивале күпләрне уйланырга мәҗбүр итә.

“Азатлык” радиосы июнь аенда V “Искер җыен” фестивале узуы хакында хәбәр итте инде.

Искер шәһәренең тарихына кыскача гына күз салганда, шәһәр Тубылдан 18 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV – XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елларда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә. Әмма 1582 елның октябрендә Искерне Ермак гәскәре басып ала, шәһәр талана һәм тора-бара тулысынча диярлек җимерелә.

Гасырлар уза, вакыт үзенекен итә, шәһәр булган урынның күп өлеше су астында кала. Шулай итеп, шәһәр дә, аның урыны да юкка чыга.

Искерне тергезү теләге

Гасырлар узса да, “Искер” исеме халык күңелендә югалмый. Узган гасыр ахырында һәм 21 гасыр башында Төмән өлкәсенең кайбер татар оешмалары Русия хөкүмәте алдында Искер шәһәре булган җирне, тарихи һәйкәл буларак, саклап калу тәкъдиме белән чыгалар. Әмма тәкъдим дәүләт ягыннан яклау тапмый, ул бернинди дәүләт програмына да кертелми.

Искерне тергезү эшенә Төмән өлкәсенең “Мирас” татар иҗтимагый оешмасы алына. Әлеге оешма тырышлыгы белән 2008 елдан башлап Тубыл шәһәренән 18 чакрым ераклыкта, элек Искер шәһәре булган җирлектә “Искер-җыен” фестивале үткәрелә башлый. Шунысы да игътибарга лаек, фестиваль кыска гына вакыт эчендә халыкара дәрәҗәгә күтәрелә, катнашучылар Төмән өлкәсеннән генә булмыйлар, Татарстаннан, Себер ягы төбәкләреннән һәм Казакъстаннан да киләләр.

“Искер-җыенга” карата кайбер катнашучылар фикере

Быелгы фестиваль бишенче мәртәбә оештырылды, һәм ул оештыручылар һәм катнашучылар тарафыннан юбилей буларак кабул ителде.

Тубыл радиосында татар телендә тапшырулар әзерләүче Римма Өметбаева “Фестивальне оештырырга кирәк, аның әһәмияте зур, ул өлкә хакимияте ягыннан да яклау тапты”, ди.

“Водник” мәдәният сарае директоры, рус милләтеннән булган Ирина Марковская да “Искер-җыен” фестиваленнән канәгать. “Мондый фестивальләрдә без төрле халыкларның мәдәнияты белән танышабыз, безгә барысы да ошый,” ди.

Тубыл шәһәренең “Объектив” фотостудиясе җитәкчесе Гали Сәитов “Искер-җыен” фестивален оештырырга кирәк. Әмма аның дәрәҗәсе югарырак булырга тиеш “, ди.

Өлкән яшьтәге бер төркем агайлар да “Искер-җыен” фестиваленә карата фикерләрен белдерергә теләделәр. Аларның тарихка карата үз фикерләре бар. “Хәзерге чыганакларда кайбер тарихи мәгълүматлар дөрес күрсәтелми” , диләр Күбәк авылы агайлары.

Фестивальләрнең жюри рәисе Габдулхак Ахунжанов фикере

Мәгълүм булганча, “Искер-җыен” фестивале кысаларында ел саен татар сәнгате бәйгеләре үткәрелә. Бәйгедә катнашучыларләрның башкару осталыкларын мәртәбәле жюри бәяли. Шунысы игътибарга лаек, узган фестивальләрнең барсында да жюри рәисе итеп Казакъстан җөмһүрияте Семей шәһәренең Татар сәнгате мәктәбе директоры Габдулхак Ахунжанов билгеләнде. Оештыручылар быелгы бишенче фестиваль барышында бәйге үткәрмәде, барлык катнашучылар да, узара ярышмыйча гына, чыгыш ясады.

“Быелгы фестивальнең нинди уңай һәм тискәре яклары булды” дигән сорауга Габдулхак әфәнде: “Оештыручыларның матди мөмкинликләре чикләнгән булса да, бар да яхшы булды, фестиваль уңышлы узды, дип саныйм”, диде.

Тара шәһәренең “Якташ” балалар төркеме җитәкчесе дөрес эшләмәвен аңлаган

Омскиның Тара шәһәре Балалар мәдәният үзәге каршында шөгыльләнүче “Якташ” төркеме “Искер-җыен” фестивалендә беренче мәртәбә катнашты. Әлеге төркем җитәкчесе Әльфирә Декетны тарихи урында булу тетрәндергән. “Фестиваль барышында мин үземнең балалар белән дөрес эшләмәвемне дә аңладым. Без эстрада җырлары белән мавыгабыз, балаларга борынгы җырларны өйрәтергә, алар белән фольклор күренешләр әзерләргә кирәк икән. Инде эшебезне төптән үзгәртәчәкбез, авылларга барып, өлкәннәрдән җырлар, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнәчәкбез. Мин бик шатмын мондый фестивальгә килгәнемә, күп нәрсәгә башкача карый башладым ,” ди Әльфирә ханым.

“Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Искер шәһәренең тергезеләчәгенә ышана

“Искер-җыен” фестивальләренең төп оештыручысы булган Төмән өлкәсенең “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова узган чарадан канәгать. “Хөкүмәт ягыннан ярдәм юк дәрәҗәдә булса да, шөкер, башкарып чыга алдык, халыкка бәйрәм ясадык”, ди ул.

Луиза ханым Искер җирлегендә шәһәр төзеләчәгенә һәм үзенең дә киләчәктә анда яшәячәгенә ышана. “Без җыр-бию белән генә чикләнмәячәкбез, быел тагын ике бина күтәрергә ниятлибез. Инде берникадәр төзелеш материаллары булды. Аннары мәчет салу эшен башлап җибәрәчәкбез. Мин ышанам, биредә яшь гаиләләр яши башлар, балалар дөньяга килер. Мин үзем дә, пенсиягә чыккач, бирегә күчеп килергә уйлыйм. Эшләребез бик күп, эшлисе дә, эшлисе”, ди Луиза ханым.

Хәзерге көндә ике генә йорт торган бу урында кайчан да булса шәһәр калкып чыгармы - әйтүе кыен. Әмма “Мирас” оешмасы әгъзалары кебек милләтпәрвәрләр, Луиза Шәмсетдинова кебек инанган кешеләр булганда, тормышка ашмастай хыялларның да тормышка аша алуына өмет туа башлый.
XS
SM
MD
LG