Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә "Искер-җыен" фестивале үтте

Искер чатыры янында хан һәм ханбикә кунакларны каршылый
Искер чатыры янында хан һәм ханбикә кунакларны каршылый

VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.

Фестиваль Тубылда “Искернең тарихи язмышы” фәнни-гамәли конференциясе белән башланды.

– Конференциянең төп тезислары Искер җирен, тарихи һәйкәлләрне саклауга багышланган иде. Монда мәчет тә булсын иде. Бу истәлекле җир фән эшлеклеләре өчен генә түгел, ә барлык халык өчен кызыклы, кирәкле урынга әверелсен иде.

Татар мәдәнияте турында күп чыгышлар булды. Себертатар теле турында бик күп сөйләнде. Себертатар теле үсеш чорында дияр идем мин. Тик аны аерым тел дип әйтергә иртәрәк әле. Телне саклау юллары күрсәтелде. Тел яши икән, димәк, халык та яши. Миңа татар телен үзләштерү турында сүз алып барулары ошады. Әлбәттә, туган тел укытылып килде. Тик хәзер университетта да, Төмәннең 9 мәктәбендә дә татар теле өйрәтелми. Яңадан артка тәгәрибез, - дип сөйләде конференциянең рәисе профессор, филология фәннәре докторы Фәридә Гыйлфанова.

– Конференция эшендә Казакъстан, Башкортстан, Русинең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр, аспирантлар, студентлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Себер ханлыгы, Искер шәһәре тарихына, тел мәсьәләсенә, себертатар мәдәниятенә багышланган берсеннән-берсе кызыклы, тирән эчтәлекле 18 чыгыш ясалды. Шулар арасында шәхсән үземне Луиза Сурметованың һәм Клим Садыйковның чыгышлары җәлеп итте. Беренчесе “Себер татарларының җыр һәм музыка фольклорының жанрлы үзенчәлеге” дип аталган докладында себертатар телендә сөйләп кенә түгел, җырлап та күрсәтте.

Себердә "Искер-җыен" фестивале үтте

Алып баручылар
1/29 Алып баручылар
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Фестивальне ачуда катнашучылар
2/29 Фестивальне ачуда катнашучылар
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Ату уеннары
3/29 Ату уеннары
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Искер кунаклары
4/29 Искер кунаклары
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Искер чатыры янында хан һәм ханбикә кунакларны каршылый
5/29 Искер чатыры янында хан һәм ханбикә кунакларны каршылый
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Искернең Иртеш ярындагы сакланып калган бер өлеше
6/29 Искернең Иртеш ярындагы сакланып калган бер өлеше
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Казакъстанның "Иртеш моңнары" ансамбле
7/29 Казакъстанның "Иртеш моңнары" ансамбле
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Катым ашы
8/29 Катым ашы
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Конференциядә катнашучылар Равил Гыйлфанов, Клим һәм Рауза Садыйковлар
9/29 Конференциядә катнашучылар Равил Гыйлфанов, Клим һәм Рауза Садыйковлар
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Конференциядә
10/29 Конференциядә
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Луиза Ильясова яңа җырын башкара
11/29 Луиза Ильясова яңа җырын башкара
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Мөселман киемнәрен күрсәтү
12/29 Мөселман киемнәрен күрсәтү
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Музейда самавырлар коллекциясе
13/29 Музейда самавырлар коллекциясе
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Раил Мәхмүтов һәм Абдуллаҗан Алеев
14/29 Раил Мәхмүтов һәм Абдуллаҗан Алеев
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Рәшидә Бакиева Татарстаннан килгән кунаклары белән
15/29 Рәшидә Бакиева Татарстаннан килгән кунаклары белән
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Роза Әминова рәсемнәре
16/29 Роза Әминова рәсемнәре
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Санниководан ветеран укытучы Мөнәвәрә Корманова һәм сугыш ветераны улы Булат Урамаев туганнары янында
17/29 Санниководан ветеран укытучы Мөнәвәрә Корманова һәм сугыш ветераны улы Булат Урамаев туганнары янында
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Себертатар "Бәхетле" кафесы
18/29 Себертатар "Бәхетле" кафесы
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Гала-концертта җиңүчеләр
19/29 Гала-концертта җиңүчеләр
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Бүләкләнүчеләр
20/29 Бүләкләнүчеләр
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Сәүдә рәтләре
21/29 Сәүдә рәтләре
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Тәбрикләүләр
22/29 Тәбрикләүләр
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Урыс зираты белән янәшәдә генә изге шәехләр кабере
23/29 Урыс зираты белән янәшәдә генә изге шәехләр кабере
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Фестивальгә җиденче тапкыр килүче "Сандугач" ансамбле
24/29 Фестивальгә җиденче тапкыр килүче "Сандугач" ансамбле
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Луиза Шәмсетдинованы юбилее белән тәбриклиләр
25/29 Луиза Шәмсетдинованы юбилее белән тәбриклиләр
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Фәнилә Хәбирова
26/29 Фәнилә Хәбирова
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Фәридә Гыйлфанова
27/29 Фәридә Гыйлфанова
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Чәйханә, музей, кунакханә урнашкан бина
28/29 Чәйханә, музей, кунакханә урнашкан бина
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Чәйханәдә Фәүзия Марганова фотокүргәзмәсе
29/29 Чәйханәдә Фәүзия Марганова фотокүргәзмәсе
VII халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале өч көн дәвам итте.
Previous slide
Next slide

Клим Садыйков Муса Җәлил көрәштәшләре арасында Себер егете, Вагай районы, Татар Вагай авылында туган Сәлим Аникин да булуын, аның герой-шагыйрь белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Түгәрәк өстәлдә туган телне саклау, үстерү мәсьәләләре, татар мәктәпләренең хәле, саз арты халкының тормышы турында фикер алыштылар. Җитәкчеләр мөмкин кадәр ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр.

Шуны әйтәсем килә: конференция бик үзенчәлекле үтте. Гадәттән тыш җылы, дустанә атмосферасы, чыгышларның киң карашлы, тирән эчтәлекле булулары белән хәтердә калачак, – дип сөйләде филология фәннәре кандидаты Равил Гыйльфанов.

Искер кунаклары
Искер кунаклары

Икенче көнне себертатарларының тарихи башкаласы – Искер җиренә өлкәнең төрле төбәкләреннән, Казакъстанның Семей каласыннан, Татарстан республикасыннан һәм башка җирләрдән кунаклар җыелды. Програмда концерт чыгышлары белән бергә катым аш, чәйханә һәм музейның тантаналы ачылышы, милли музейлар бәйгеләре, уеннар, кичке учак янында очрашу каралган иде.

Рәшидә Бакиева: “Монда ел саен киләм, татар җанлы кешеләр, җитәкчеләр белән очрашып, күрешү, татар мохитендә йөрү бик әйбәт. Монда догалар да укыла, Искернең язмышы билгеле, Луиза Шәмсетдинованың эше уң булсын иде дип борчылабыз, теләкләр телибез. Аның хыяллары тормышка ашса, монда туристик үзәк булачак. Заманча ял урыны, теләүчеләргә ашлар үткәрү мөмкин булачак”, - дип шатлыгы белән уртаклашты.

Шулар турында тулырак мәгълүмат алыр өчен җыенның төп оештыручысы – “Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага мөрәҗәгать иттек.

– Монда безнең бер максатка – Искерне саклау һәм тарихи һәйкәлләрне төзүгә юнәлдерелгән эшләр бара. Әлегә инвестор эшмәкәр Дамир Ибраһимов ярдәмендә чәйханә, музей, кунакханә, административ бүлмә урнашкан бинаны төзү һәм аның проект документларын булдыру, ике катлы, ике манаралы мәчет төзү урынын әзерләү эшләре барды. Тубыл шәһәрендә “Бәхетле” кафесын ачтык. Аның станаларында искер рәсеме ясалган. Икенче елга кунак өен дә төзеп бетерербез, газлаштыру, су кертү мәсьәләләре дә хәл ителер. Тагын да Тубылда Сузгун тавында 70 сутый җирдә нәкъ шундый “Сүзге” тарихи-мемориал комплексын булдыру турында уйланабыз. Әкренләп булса да, алга барабыз.

Роза Әминова рәсемнәре
Роза Әминова рәсемнәре

Музейның темасы: себер татар ханлыгы белән таныштыру. Монда Искергә багышланган уникаль экспонатлар урнаштырдык. Безнең рәссамыбыз Роза Әминованың изге җиргә багышлаган рәсемнәре куелды. Хәзер кырда пылау пешерелә торган казан да бик кызыклы рәвештә безнең кулга килеп керде: “Матбугатта музей өчен кирәкле әйберләр җыябыз дигән белдерүне укыгач, сезгә шалтыратырга булдым, - дип хәбәр итә бер урыс кешесе. – Сезгә бабам тапкан казанны бүләк итәргә теләр идем”. Без башкарган эшләр тикмәгә генә түгел, тормыш үзе безгә юнәлеш күрсәтә. Әле үземнең коллекциямдәге әби-бабаларымнан калган Искер мәчетенең гранит башы һәм алтыннан коелган алкалар савытын да бирергә уйлыйм.

Искернең Иртеш ярындагы сакланып калган бер өлеше
Искернең Иртеш ярындагы сакланып калган бер өлеше

Фестивальнең төп максаты: яшьләрне татар халкының гореф-гадәтләре, җырлары белән таныштыру, туган телгә мәхәббәт уяту, яшь башкаручыларны җәлеп итү дип әйтеп үттеләр алып баручылар – яшь җырчы Гөлнара Хәйруллина һәм Тубыл егете Артем Рәхимов. Чынлап та, ел саен Искер җире милли киемле балалар белән гөрләп тора иде.

Быел берничә җирдә өлкәдәге татарлар оештырган чаралар бу көнгә туры килгәнгә күрәсең, халык та, артистлар да азрак булды. Казан кунагы Фәридә Хәбирова, үзебезнең җырчы Луиза Ильясованың җырлаулары гына да ни тора! Аларга “Иртеш моңнары”, җырчы Гөлнара Хәйруллина һәм башкалар кушылдылар.

Кереш өлешендә Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил Мәхмүтов изге эшне башлауга багышлап Коръән сүрәләре укыгач, Тубыл мәдрәсәсе директоры Абдуллаҗан Алеев монда күмелгән изгеләр турында сөйләп китте. “Искердә Зәнки бабаның нәбәрәләре: Айкани, Бири, Назар, Шәрпәти шәехләр күмелгән каберләрне хөрмәтләп сакларга тиешбез”, - диде ул.

Бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп ял итеп, аралаштылар, акрынлап булса да алга барган тарихи Искер җирендәге үзгәрешләргә сөенделәр.

Фестивальгә 7нче тапкыр килүче "Сандугачлар"
Фестивальгә 7нче тапкыр килүче "Сандугачлар"

"Искер – себер татарларының изге урыны, ул милләтне берләштерүче зур көч. Соңгы елларда ул өлкәдәге генә түгел, Русиядә яшәүче мөселманнарның символына әверелде. Себер үзәгендә урнашкан исламның мең еллык тарихын раслаган федераль дәрәҗәдәге һәйкәл булуына карамастан, андагы төзелешләр төбәкне, Көнчыгыш Себерне үстерүнең бернинди максатлы програмына да кертелмәгән. Урыслар буш җирләргә килмәгәннәр, монда тормыш җайга салынган, югары мәдәниятле үзәк булган. Кызганыч, Себер ханлыгы тарихы дөрес бирелми, уйдырмаларга бай. Аның турында бик аз беләбез. Безгә тарихны өйрәнергә, дөреслекне торгызырга кирәк", дип язды өлкә матбугатында туган якны өйрәнүче Гаҗилә Гөбәйдуллина.

Икенче көнне Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният сараенда зал тулы тамашачы матур концерт карады, җиңүчеләргә, оештыруда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

XS
SM
MD
LG