Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хан һәм шәехләр җирләнгән Искергә һөҗүмнәр арта


Искер урынын чистарту бара
Искер урынын чистарту бара

Себер ханлыгы башкаласы булган Искердәге төзелешләргә һөҗүмнәр арта. Шәехлар күмелгән мөселман зиратындагы ярымайларга тизәкләр сыланган.

Федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас булган Искер җире Тубылдан 19 чакрым ераклыктагы урман эчендә урнашкан. Төмән өлкәсенең "Мирас" иҗтимагый оешмасы шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинов шушы шәһәрне торгызу эшен башлаган иде. Анда кунакханә, чәйханә, төрбә, истәлекле билге кергән хан комплексы, мәчет һәм тагын берничә бина салу күздә тотылды һәм аларның кайберләрендә төзелеш башланды да. Мисал өчен Искер җыены капкасын булдырганнар. Аның өстенә ай куелган. Мәчет төзелеше бара.

Бу эшләрнең барысында да дәүләт түгел, ә иганәчеләр ярдәм итә. Җирле халыкка бу төзелешләр ошап бетми. Соңгы вакытта Искер җиренә һөҗүмнәр арткан. Аның соңгысы узган атнада була.

“Иртәнге биштә бер төркем кешеләр кунак бүлмәсенә килеп ишек ачуны таләп итәләр. Ишекне ачмагач якындагы ярымайларны вата башлыйлар”, ди Луиза ханым.

Аның сүзләренчә, элек мондый хәлләр елына бер булса, хәзер инде ай саен диярлек кабатлана.

“Искер җирендә бер яктан шәех каберләре, икенче якта хан каберлекләре урнашкан. Шул урыннарда коммунистлар чорында урыслар зират ясады. Әмма ул рәсми түгел, чөнки бернинди документлары да юк. Хәзер алар, башка тыкрык булуга карамастан, безнең шул җирләр аша зиратка йөри. Без анда төзелеш эшләре башлаганда әле чиста җир иде, әмма хәзер бөтен күрше авыллардан, шәһәрләрдәге чиркәүләрдән, күрше авыллардан кешеләрне китереп җирли башладылар. Бөтен мәетләрне шул зиратка ташыйлар. Ә анда якында гына Иртыш елгасы урнашкан. Яңгыр вакытында зират суы елгага агып төшә. Ә аннан халык су эчә. Җирләнгәннәр арткан саен Искерне карау мәйданына юл ябылып бара. Алар моны махсус эшли”, ди Луиза ханым.

Ул авыл башлыгының җирле халыкны үзләренә каршы куюын әйтә. Анда татарларның берние дә юк дип котырта башлаган, хәтта митинг та оештырган.

“Авыл кешесе хакимиятнең үзләрен яклавын күреп тагын да зәһәрләнде. Хәзер алар инде безнең капкаларны вата башлады, баннер элгән идек, аны да ерта башладылар, шәехлар каберлекләреннән ярымайларны җимерә, тизәк сылый башладылар. Полициягә хәбәр итәбез, алар бернинди чаралар күрми. Инде берничә көн узып, барысын да җыештыргач кына килеп сораша башлыйлар. Дүшәмбе прокуратурага барып контрольгә алуны сораячакмын. Безнең инде бөтен сабырлыгыбыз бетте. Инде дәшми тора алмыйбыз”, ди Шәмсетдинова.

Ул Татарстаннан да бернинди ярдәм булмавын әйтә. Заманында президент булган Миңтимер Шәймиев әлеге төзелешнең яртысын Татарстан, яртысын өлкә хисабына башкарылачагын әйткән булган. Әмма башта губернатордан җавап булмаган. Аннары губернатор килешкәч инде президент булган Рөстәм Миңнехановтан җавап килмәгән. Шулай итеп бу чыгымнар оештыручылар өстенә төшкән.

“Озак вакыт төзи алмадык. Хәзер бер иганәчебез бар, ул булыша. Сатып алырга да тырыштылар, мин бирмим”, ди Луиза ханым.

Аның сүзләренчә, Тубыл районында яшәүчеләрнең 70 проценты татарлар, әмма һәрбер авылда күрсәткечләрдә тәре ясалган.

“Искердән бер чакрымда чиркәү төзеп куйдылар, анда йөрүче дә юк. Алар әле толерантлык саклап Искер җирендә часовня куюны таләп итә”, ди Луиза Шәмсетдинова.
XS
SM
MD
LG