Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Узган белән генә яшәп булмый, алга барырга кирәк" Башкорт мөһаҗире, рэпер Алтынай Вәлитов АКШтагы тормышы турында


Алтынай Вәлитов АКШта
Алтынай Вәлитов АКШта

Башкорт рэперы Алтынай Вәлитов Баймактагы зур протестлар аркасында эзәрлекләүдән куркып, бер ел ярым элек АКШка күченде. "Окно" проектына биргән әңгәмәсендә ул соңгы елда тормышы ничек үзгәрүе, нинди өметләр баглавы, Русиядә һәм Башкортстанда барган вакыйгалар турында ни уйлавы һәм Украинага каршы басып керүгә мөнәсәбәте хакында сөйләде.

Текст: "Окно" проекты.

Алтынай Вәлитов 1992 елның 11 апрелендә Башкортстанның Бөрҗән районы Байназар авылында туган.

2013 елда ул "Россия-1" телеканалындагы "Большие танцы" проектында кастинг уза һәм ярымфиналга кадәр барып җитә.

Бөрҗән районы үзәге Иске Сөбханголда (Старосубхангулово) һөнәри-техник көллиятне тәмамлап, балта остасы һәм столяр һөнәрләрен үзләштергән. Стәрлетамактагы Башкортстан республика мәдәният һәм сәнгать көллиятенең эстрада иҗаты бүлегендә укыган.

Төркиядә һәм Мисырда бию-цирк коллективларында, шулай ук Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова төркемендә акробат булып эшләде.

2020 елда Куштау шиханын яклауда катнашты, хөкем ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыгышлар ясады.

2024 елның гыйнварында Баймактагы протестлардан соң, җинаять эзәрлекләве куркынычы аркасында, Русиядән китте. Артист мөһаҗирлеккә киткәч, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакленнән аның җырларын алдылар.

Хәзерге вакытта Вәлитов гаиләсе белән АКШта яши.

"Ниһаять, эшләү рөхсәте алдым"

— Сез гаиләгез белән АКШта бер ел ярымнан артык яшисез. Соңгы елда тормышыгыз ничек үзгәрде?

— Иң зур үзгәреш – ниһаять, эшләү рөхсәте (Work permit) алуым булды. Бу бер ай элек кенә булды.

— Аны күпме көтәргә туры килде?

— Без гаиләбез белән быел май аенда гариза язган идек. Өч айлап көттек. Башта хатыным Алсуга һәм кызым Әминәгә килде, ә минеке һаман килми торды. Аннары ватандашлык һәм иммиграция хезмәтеннән (USCIS) миңа бармак эзләрен яңадан тапшырырга кирәклеге турында хәбәр килде. Мин яңадан тапшырдым, җибәрдем. Тик бу процедурадан кайтканда, машинасының руле артында чакта, мин кечкенә генә юл-транспорт һәлакәтенә эләктем. Җитди нәрсә түгел – беркем дә зыян күрмәде; янымнан гына полиция үтеп бара иде, алар чыгып, моңа инандылар һәм калган эшне иминият ширкәте хәл итәчәк диделәр. Полиция хезмәткәрләре хәтта беркетмә дә төзеп тормады, рапорт та язмады.

Ә бер айдан соң миңа USCIS-тан хат килә: имеш, бу юл казасы аркасында мине кулга алу булган, шуңа күрә алар миңа эшләү рөхсәте бирүдән баш тартырга мәҗбүр һәм миннән бу хакта аңлатма көтәләр. Адвокат белән полиция бүлегенә барырга, анда бернинди кулга алу булмавы, хәтта полиция базаларына да эләкмәвем турында тиешле документлар алырга һәм аларның барысын да USCIS-ка җибәрергә туры килде. Менә шулай мине бу эш белән ярты елга якын йөрттеләр, әмма ахыр чиктә эшләү рөхсәтен бирделәр.

— Чын маҗара булып чыккан...

— Әйе. Хатын белән кыз күптән инде рөхсәтле, мин кайвакыт аларны шаярта идем: менә сезнең рөхсәтегез бар, ә минеке юк, димәк, сез мине ашатырга тиешсез, дип.

Алтынай Вәлитов АКШта
Алтынай Вәлитов АКШта

— Хатыныгыз эшкә урнаштымы?

— Юк. Минем криптовалюта белән шөгыльләнүдән кергән керемнәрем гаиләне тәэмин итү өчен җитәрлек иде. Кредитка алынган машина бар, тиешле кредит тарихы бар. Әлбәттә, керемнәр әлегә торак ипотекасы өчен җитми – легаль эшсез ипотеканы бирмиләр дә бит. Әмма мин Лос-Анджелеснең үзәгендә булмаса да, читендә, ләкин әйбәт районда фатир арендага алырлык дәрәҗәдә эшлим. Урын безгә тулысынча җитә, анда шактый уңайлы.

— Хәзер, эшләү рөхсәте алгач, нинди планнарыгыз бар? Кино, музыка кастингларында катнашачаксызмы?

— Әйе, хәзер мин андый кастингларга гаризалар тутыра башладым инде, портфолиомны тулыландырам. Ләкин бу әлегә кинода профессиональ төшү түгел – моның өчен яхшы инглиз теле кирәк, ә без аны әлегә өйрәнәбез генә. Көнкүрештә мин инглизчә аралаша алам, әмма кино өчен бу җитәрлек түгел. Әлегә массовкалардан башлап була.

— Ә нинди дә булса зур идеяләр, планнар өлгерәме?

— Ни әйтим... Мин йоклар алдыннан һәр көнне ниндидер уйлар белән, хыяллар белән ятам. Барлык мөһаҗирләр кебек үк, минем дә ике юнәлештә уйлануларым бардыр дип уйлыйм. Берсе – өйгә кайтасы килә, туган якны сагынасың. Икенчесе – монда нинди мөмкинлекләр бар, нәрсәгә ябышырга дип эзләнү. Узган белән генә яшәп булмый бит, алга барырга кирәк. Менә һәр кичне бу уйлар белән йоклап китәм, үземне монда, Америкада ничек үстерергә дип уйлыйм.

Әлегә мондагы "Ачык микрофон"нарга йөрергә уйлыйм, анда үзеңне Америка тамашачысына күрсәтергә мөмкин. Мин ике тапкыр шулай барып, кечкенә аудиторияләр алдында чыгыш ясадым инде.

— Соңгы вакытта яңа җырлар иҗат иттегезме?

— Әлегә юк. Ике иске җырымны инглиз теленә тәрҗемә иттем, әмма аларны әле чыгармадым. Гомумән, әлбәттә, минем дә тормышка ашырырга кирәк булган максатларым, хыялларым бар. Ләкин миңа барыннан да элек гаиләмне туйдырырга кирәк, ә моңа күп вакыт китә.

"Монда мөһаҗирләр күп – мәхкәмәгә сыену алу чиратлары дистәләгән елларга сузылырга мөмкин"

— АКШта сәяси сыену алу турындагы гаризагыз белән хәлләр ничек? Аны күпме көтәргә туры киләчәк?

— Беренчел тыңлау узды инде, анда безнең адвокат кына катнашты. Төп тыңлау безгә 2028 елга билгеләнгән.

— Әле шулкадәр озак көтәсеме?

— Бу әле озак түгел. Безнең кебек үк, иректә булып, гаризасын карауны көтүче кешеләргә 2030 елга да билгелиләр. Ләкин монда, АКШта, бу гадәти хәл – монда мөһаҗирләр күп, һәм мәхкәмәләрдәге чиратлар дистәләгән елларга сузылырга мөмкин.

— Сез яшәүче Калифорниядә татар һәм башкорт җәмгыяте зур. Сез аның тормышында катнашасызмы? Үзара ярдәмләшү бармы?

— Җәмгыять бар, ләкин монда һәркемнең үз тормышы, мөһаҗирләр ничек булдыра ала, шулай яшәргә тырыша. Үзара ярдәмләшү бар, без бер-беребезне якларга, булышырга тырышабыз.

Мине, әйткәндәй, Луизианадагы иммиграция төрмәсендә утыручы Заһир Мөхәммәдьяровның язмышы борчый. Без аның белән телефон аша вакыт-вакыт шалтыратышып, аралашып торабыз. Ләкин аны аннан ничек чыгарырга икәнен белмибез. Мине борчыганы: охшаш эшләре булган берничә кешене күптән түгел АКШтан өченче илләргә депортацияләгәннәр.

— Сезгә, аңлавымча, андый куркыныч янамый?

— Юк, без чик аша легаль рәвештә үттек, барлык әңгәмәләрне уздык һәм, әйткәнемчә, эшләү рөхсәтен алдык. Тыныч кына яшәргә, эшләргә, укырга һәм сәяси сыену алуны көтәргә була.

"Хатыным миңа: "Минем йортым – син булган җир" диде. Мин бу сүзләрдән эредем генә"

— Гаиләгез мөһаҗирлектәге тормышка ничек ияләште?

— Кызым әле кечкенә: без монда килгәндә аңа нибары 8-10 ай иде, ул хәтта йөрми дә иде, шуыша гына иде. Хәзер ул инде чаба, әмма, әлбәттә, безнең кайда булуыбызны, ни өчен монда яшәвебезне аңламыйдыр.

— Ә хатыныгыз?

— Монда килгәч, беренче вакытта миндә бик көчле депрессия булды. Өйгә кайтасы килә иде, хәтта төннәрен елый идем. Ә хатын үзен гадәти хис итте, аның ниндидер депрессиясе барлыгы күренмәде. Мин аннан: "Синең өйгә кайтасың килмимени?" дип сорый идем. Ул миңа бик зирәк итеп: "Минем йортым – син булган җир", – диде. Мин бу сүзләрдән эредем генә. Һәм алар мине монда яңа тормыш төзергә тагын да ныграк дәртләндерде.

Әмма, әлбәттә, аның да өйгә кайтасы килә. Ул үз әнисен сагына, кайвакыт миңа, Башкортстанга барып, туганнар белән күрешеп кайту мөмкинлеге булса, ничек әйбәт булыр иде, ди.


Алтынай Вәлитов хатыны Алсу белән Төркиядә. Архив фотосы
Алтынай Вәлитов хатыны Алсу белән Төркиядә. Архив фотосы

— Димәк, ул сезне рухи яктан күбрәк яклап, ярдәм итеп тора, сез аны түгел?

— Әйе, күбрәк ул. Мин хисләргә ныграк бирелүчелән кеше, күп борчылам. Ләкин аларны уңайлы шартларда яшәтү өчен тырышам, ә алар мин аларга андый уңайлыкны булдыра алсын өчен тырышалар.

— Башкортстандагы туганнарыгыз, дусларыгыз белән еш аралашасызмы?

— Туганнар белән еш аралашабыз. Минем хатын күбрәк аралаша, мәсәлән, үзенең әнисе, минем туганнарым белән. Эш күп булу сәбәпле, минем сирәгрәк килеп чыга.

— Гадәттә нәрсә турында сөйләшәсез? Туганнар нинди яңалыклар сөйли?

— Хәзерге тормыш, гаилә яңалыклары, вакыйгалар турында сөйлиләр. Сәясәткә кагылмыйбыз. Гомумән, барысы да сәясәт турында сөйләшергә курка.

Туганнар безгә монда килү, безнең белән күрешү мөмкинлеге булсын иде диләр, әмма әлегә андый мөмкинлек юк. Без якын арада андый мөмкинлек булыр дип өметләнәбез.

"Туган илдә рус милләтчелегенең үсүе борчый"

— Сез "Баймак эше"н күзәтеп барасызмы?

— Әйе, әмма элеккечә еш түгел. Моңа кадәр мин СИЗОда утыручыларга ярдәм иттем, аларга матди яктан булыштым. Күп кешегә, дияр идем. Гәрчә, без монда килгәндә, безнең бернәрсәбез дә юк иде – эш тә, торак та. Криптода ул вакытта минем барысы да җимерелде, элеккеге такым минем белән эшләүдән курыкты. Шуңа карамастан, мин баймакларга булдыра алганча ярдәм иттем.

Баймак. 2024 елның 17 гыйнвары
Баймак. 2024 елның 17 гыйнвары

Ләкин хәзер мин бу эштән бераз читләштем. Сәбәбе шул: мине Башкортстан дәүләт пропагандасы "батырганда", имеш, мин барысын да митингка чыгарга чакырганмын да, үзем качканмын дигәндә, беркемгә дә ярдәм итмим, ә үзем "бассейнлы йортта" яшим дип раслаганда, мин ярдәм иткән кешеләрнең берсе дә мине яклап чыкмады. Беркем дә мин баймак әсирләренә ярдәм иткәнне язмады; хәтта аларның Telegram-каналларын алып баручы туганнары да. Мин, бер яктан, аларны аңлыйм, әмма икенче яктан – күңелдә шундый бер ачы җөй калды, һәм мин бераз читләштем.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

— Башкортстан пропагандачыларына килгәндә, алар республикада үсешегез өчен, меңләгән тамашачы җыйган залларда чыгыш ясар өчен зур мөмкинлегегез бар иде, әмма сез моның урынына кечкенә мөһаҗир төркемнәре алдында чыгыш ясыйсыз, дип язалар. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Берничек тә. Мин моны инде мөмкин кадәр игътибарсыз калдырам һәм аларның нәрсә язганына игътибар итмим.

— Хәзер Башкортстан турында язучы бәйсез матбугат чараларында нигездә, өч төп тема: сугыш, репрессияләр һәм түрәләргә каршы коррупцион эшләр. Республикадан килгән яңалыкларны укыганда сезнең күзгә нәрсә чалына?

— Әлбәттә, мин Башкортстаннан сугышта һәлак булучыларның күп булуы турындагы хәбәрләрне күрәм, яңа репрессияләр турындагы хәбәрләрне укыйм. Ә чиновникларны утыртуга килгәндә, менә [җырчы, Уфадагы "Башкортстан" дәүләт концертлар залы директоры] Вилдан Яруллин белән булган хәлне күптән түгел генә белдем.

Миңа сөйләүләренчә, аны кулга алганда, ул баймаклар, шул исәптән элек Куштауны яклаган кешеләр белән бер камерага эләккән. Аның "Башкорт сода компаниясе" ("Окно") эшләнмәләрен яклап Куштауда чыгыш ясавын, "КамАЗ" арбасына басып: "Әй, Хәбиров, афәрин!" дип җырлавын барысы да хәтерлидер, аннан соң ул халык алдында абруен югалтты. Ә хәзер язмыш ирониясе белән ул шиханнарны яклаучылар белән бер камерада калган. Алар, әлбәттә, аңа ташланмаганнар, әмма "Хәзер кем афәрин соң?" дип шаяртканнар.

— Элегрәк без сездән Русиянең Украинага каршы сугышы иҗатыгызда чагылыш таптымы дип сораган идек. Узган елның көзендә сез бу сорауга җавап бирергә теләмәвегезне әйткән идегез. Хәзер җавап бирерсезме?

— Мин хәзер дә бу сорауга җавап бирергә теләмим. Ләкин, сорыйсыз икән, әйтәм: әлбәттә, мин бу сугышны якламадым. Мин ачыктан-ачык чыгыш ясамадым, бу хакта сөйләмәдем. Ләкин әйтәм: мине Донбасска чыгыш ясарга җибәрергә теләгәндә, мин баш тарттым, чөнки бу минем принципларыма каршы килә.

Гомумән сәясәт турында сөйләсәк, ахыр чиктә барысы да җайланыр дигән өмет бар, чөнки бу режим мәңгелек түгел. Халыкның хәзерге хөкүмәтне яклавы – бу бары тик читтән караганда гына шулай күренә. Хакимият белән риза булмаганнар ачыктан-ачык сөйләшә алмый, курка. Ләкин чынлыкта ниндидер бер очкын аркасында – хәтта сәяси булмаган да – хәлләр кабынып китәргә мөмкин, һәм барысы да үзгәрер.

— Туган илдә барган вакыйгалардан сезне тагын нәрсә борчый?

— Урыс милләтчелегенең үсүе борчый. Мин бу хакта, шул исәптән чыгышымда да сөйләдем, шуннан соң миңа китәргә туры килде. Хәзер республикада рус милләтче хәрәкәтләре – аерым алганда, "Урыс общинасы" бик актив. Һәм миңа шулай тоела: бу режим кайчандыр җимерелсә, бу урыс милләтчелеге аркасында да булачак, аның хәзерге идеологиясе илне эчтән җимерә. Шул исәптән Башкортстанда да бу низаг кабынып китүгә китерергә мөмкин.

— Бер ел элек әңгәмәдә сез үз миссиягезне "американнарга, бөтен дөньяга башкорт халкы турында, аның мәдәнияте, тарихы, аның газаплары һәм өметләре турында сөйләү" дип атаган идегез. Бу миссиягә нинди дә булса якынлашыр өчен нинди уй-ниятләрегез бар?

— Башта кем дә булса булырга, танылырга кирәк, әйтик, артист яки актер буларак. Ләкин бу шунда ук килеп чыкмый – мин монда тормышымны, сүз дә юк, нульдән башладым. Ләкин мин үземне шуның белән дәртләндерәм: миңа инде 33 яшь булса да, 40тан, 50дән узган бик күп актерлар да, музыкантлар да бар, әмма алар барыбер үзләренең даннарына ирештеләр. Шуңа күрә мин бу өметне югалтмыйм. Бу бит минем эчке дөньям. Мин үземне балачактан ук бу өлкәдә күрдем, шуңа омтылдым. Язмыш мине туган илдән шундый еракка алып китәр дип уйламаган идем, әлбәттә. Ләкин синдә иҗатка омтылыш, иҗат җебе булса, ул беркая да юкка чыкмый.

Язманың ригиналы: "Окно" проекты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG