Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәхкәмәсе активист Фаил Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итте


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Бүген Баймакта юлларны яптылар, интернетны томалаулары хәбәр ителде. Әмма кешеләр Фаил Алсыновны хупларга дип барыбер мәхкәмә бинасы янына җыелды. Алар машиналарын юлда, ишек алларында ташлап калдырып, җәяү килде.

Бүген, 17 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.

Утырыш башланганчы ук Баймакта хакимиятләр басым чаралары күреп куйды. Әйтик Баймак районы мәхкәмә бинасыннан берничә чакрым тирәлектә тулысынча диярлек интернетны томаладылар, дип җиткерде "Вёрстка". Басма хәбәрчесе мәгълүматынча, мәхкәмәдән өч чакрым ераклыкта гына элемтәгә чыгып булган.

RusNews белешмәләренчә интернетны бөтен шәһәрдә томалаганнар. Шулай ук басма мәхкәмәгә бара торган юлларны ябуларын җиткерде.

"Баймакта коточкыч хәлләр, шәһәргә машиналарны кертмиләр. Провокаторлар, ике автобус килде, полиция дә нык күп, шуңа өстәп ОМОН килде", дип хәбәр итте басма хәбәрчесе.

"Куштау Байрам" Telegram-каналы исә моннан тыш Росгвардия һәм махсус көчләрнең дә (спецназ) килүен язды.

Шуңа карамастан кешеләр машиналарын юлда, ишек алларында калдырып, мәхкәмә бинасы янына җәяү килде. Мәхкәмә бинасы янына меңләгән кешенең җыелды. Алар "Азатлык" дип кычкырды.

"Куштау Байрам" биш меңләп кешенең җыелуын әйтте.

Былтыр 18 августта Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты.

Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан. РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный.

Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров үтенече белән ачтылар. Мәхкәмә карары белән активистның мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә узды.

Дәүләт гаепләве Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итүне сораган иде. Алсынов гаебен танымый.

  • 15 гыйнварда, Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновка хөкем карарын игълан итәргә тиеш иде, әмма ахыргы утырышны 17 гыйнварга күчерделәр.
  • Шуннан соң аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды. Җыелган алык республика башлыгы Радий Хәбировны эшеннән җибәрүне таләп итте. Русия Украинага каршы сугыш башлагннан бирле бу иң зур протест чарасы булды.
  • Кичә, 16 гыйнварда Фаил Алсынов мәхкәмәсенә барасы активистларның бер өлешенә куәт оешмалары вәкилләре килде. Аерым алганда Баймакта яшәүче Илдар Йомаголов булган бина ишеген полиция хезмәткәрләренең каерып кермәкче булуы хәбәр ителде. Берничә активистны исә тоткарладылар. Алар моны Фаил Алсынов мәхкәмәсе алдыннан махсус оештырылган чара дип саный.
  • Алсыновның үзен хөкем карары игълан ителер алдыннан Росфинмониторингның "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә керттеләр.
  • Фаил Алсынов куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. 2022 елда Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип борчу белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG