Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт гаепләве башкорт активисты Фаил Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итүне сорый


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Былтыр 18 августта Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты. Мәхкәмә карары белән активистның мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә уза. 

Бүген, 11 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә прокурор "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итүне таләп иткән. Бу хакта Алсыновның мәхкәмә бинасы янында җыелган тарафдарлары җиткерә.

Былтыр 18 августта Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты. Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, 30 апрельдә Алсынов "Подслушано Аскарово и Абзелиловский район" дигән төркем сәхифәсендә "аңлы рәвештә эш итеп, затлар төркемен расасы, милләте, теле, чыгышы ягыннан түбәнсетү максаты белән" башкорт телендә видео чыгарган. Видеода "Кавказда яки Урта Азиядә яшәүчеләр", "әрмәннәр" тискәре итеп бәяләнгән сүзләр бар диелгән.

"Аңлавымча, кайбер сүзләремдә "криминал" тапканнар. Аерым алганда, безнең егетләр Украинада сугышкан чакта монда — Башкортстанда аларның җирләрен тартып алалар дигән идем. Шулай ук аларга республикага килеп, шул исәптән файдалы казылмаларны канунсыз чыгару белән шөгыльләнгән мигрантлар турындагы сүзләрем дә ошамаган", дип аңлатты Алсынов.

Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров хакимияте сораганга ачтылар.

282 маддәнең 1нче өлеше нигезендә Алсыновны иң күбе биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Мәхкәмә карары белән активистның мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә уза.

Алсынов гаебен танымый.

  • Ул куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. Былтыр Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип тә борчу белдергән иде.
  • 2022 елның декабрендә Уфада Фаил Алсыновка Русия армиясен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзелде. Сентябрьдә Алсынов мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән чыккан иде. "Украинага каршы сугыш — безнең сугыш түгел. Безнең җиргә ятлар һөҗүм итмәде, чит ил җиренә без бәреп кердек", дип искәртте ул һәм ата-аналарны улларын сугышка җибәрмәскә чакырды. Ул мобилизацияне һәм Украинадагы сугышка башкорт егетләрен җибәрүне "башкорт халкының геноциды" дип атады.
  • Әлеге мөрәҗәгатьтән соң озак та үтми аны Уфада ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлады.
  • Куштауны яклаган Алсыновны быел мартта Уфада ФСБ хезмәткәрләре дә тоткарлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG