Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Фаил Алсыновка Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беркетмә төзелгән


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Фаил Алсынов сентябрьдә мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул анда мобилизацияне һәм Украинадагы сугышка башкорт егетләрен җибәрүне "башкорт халкының геноциды" дип атады.

Уфада башкорт активисты, Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган "Башкорт" оешмасының элекке лидеры Фаил Алсыновка Русия армиясен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзелгән. Бу хакта "КушТау on-line" телеграм каналы хәбәр итә.

Дүшәмбе көндез шул ук канал активистның ФСБ тарафыннан тоткарлануын, активист машинасында тентү узуын һәм мобил телефоны алынуын язды. Алсыновны соңрак сорау алу өчен ФСБның Башкортстан идарәсенә алып киткәннәр.

— Көндезге сәгать икедә безгә Фаилнең хатыны шалтыратып, иренең машинасын кардан чистартырга дип ишегалдына чыгып китүен һәм югалуын әйтте, — дип сөйләгән "Idel.Реалии"га Алсыновның иптәше. — Шулай ук хатыны машина янында ниндидер ят кешеләр торуын хәбәр итте. Без килгәч, Фаил үз машинасында иде. Икенче машинадан бер ир кеше чыгып, исемен дә әйтеп тормыйча Фаилгә карата "тикшерү эшләре бара" диде һәм безгә читкәрәк китәргә кушты. Шуннан Фаилне ФСБга алып киттеләр.

Соңрак аны чыгаргач, ул үзенә карата Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беркетмә төзелүен һәм тиздән мәхкәмә булачагын хәбәр иткән. Фаил сүзләренчә, беркетмәнең нөсхәсен аңа бирмәгәннәр.

Фаилнең үзе белән телефоннын сөйләшеп булмады.

Активистның иптәшләре Алсыновка аның сентябрьдәге мөрәҗәгатенә бәйле "дискредитация" беркетмәсе төзелүен әйткән. Сентябрьдә Алсынов мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән чыккан иде.

"Украинага каршы сугыш — безнең сугыш түгел. Безнең җиргә ятлар һөҗүм итмәде, чит ил җиренә без бәреп кердек", дип искәртте ул һәм ата-аналарны улларын сугышка җибәрмәскә чакырды. Ул мобилизацияне һәм Украинадагы сугышка башкорт егетләрен җибәрүне "башкорт халкының геноциды" дип атады.

Әлеге мөрәҗәгатьтән соң озак та үтми аны Уфада ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлалы. Активистның иптәшләре әйтүенчә, рәсми сәбәбе — машина тәрәзәләрен караңгылаткан өчен. Рәсми булмаган сәбәбе исә — патруль хезмәтендәгеләр Алсыновка "Сине тоткарларга һәм ябып куярга фәрман килде" дип җавап биргән.

Шуннан соң активистны Уфадагы 7нче полиция бүлекчәсенә алып китәләр. Аңа ике административ беркетмә төзелә: "тәрәзә караңгылату кагыйдәләрен бозу" һәм "полиция хезмәткәренең таләпләренә буйсынмау" турында.

Алсыновны ул вакытта сак астыннан чыгардылар, әмма аның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "активистны япмакчы була" дип борчылды.

Шулай ук Алсынов сентябрь азагында ВКонтактеда сораштыру чыгарды, анда язылучыларыннан мобилизациягә мөнәсәбәтләрен белеште. Хәзерге вакытта сораштыруда 1900ләп кеше катнашкан, аларның 76 проценты мобилизациягә каршы чыккан, бары 20 проценты гына хуплаган, дүрт проценты "миңа барыбер" дип җавап биргән.

Башкортстан Украинадагы сугышта һәлак булган кешеләр саны белән Русиядә дуртенче урынны алып тора. Безнең хисапка күрә, 4 декабрьгә Украинадагы сугышта Башкортстаннан инде 280нән артык кешенең һәлак булганы расланган.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат дискредитацияләгән өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
  • Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы фаразларыннан аермалы булган теләсә нинди мәгълүматны "фейк" дип атый. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG