Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ФСБ хезмәткәрләре башкорт активистлары Фаил Алсынов, Илнар Галинны һәм Руслан Габбасовның туганнарын тоткарлаган


Фаил Алсынов. Архив фотосы
Фаил Алсынов. Архив фотосы

Башкорт активистлары иптәшләрен тоткарлаулар Путинның ФСБ коллегиясендәге чыгышы белән бәйле, дип саный. "Милләтчелек белән көрәш турында хисап бирү өчен яңа җинаять эшләре ачарлар дип борчылабыз", ди алар.

Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре бүген, 2 мартта ике башкорт активистын – Русиядә экстремист дип табылган һәм тыелган "Башкорт" милли оешмасының элекке рәисләре Фаил Алсыновны һәм Илнар Галинны тоткарлаган. Бу хакта "КушТау on-line" Telegram-каналы хәбәр итә.

"Бүген ФСБ өйләрендә тентү уздырып, бөтен компьютер техникаларын, телефоннарын тартып алып, ике танылган җәмәгать эшлеклесен, Куштауны яклаган Фаил Алсыновны һәм Илнар Галинны бүлекчәләренә алып киткән. Алар әле дә ФСБда", дип хәбәр ителде каналда.

"КушТау on-line" мәгълүматынча, Алсыновны – Уфада, Галинны исә Шамонино авылындагы өе янында тоткарлаганнар.

Соңрак канал Илнар Галинны тоткарлаудан видео чыгарды, аны активистның хатыны төшереп алган булган. "Бүген иртәнге 8:40 сәгатьтә безгә тентү белән килделәр. Сигез кеше һәм ике пүнәтәй иделәр. Тентү үткәргәч, 13:15 сәгатьтә алар Илнарны алып китте", дип белдерә видеода Галинның хатыны.

Алсыновка килгәндә исә, ул сәгать иртәнге унда урамда тоткарланган, "аны ФСБ хезмәткәрләре көтеп торган" дип җиткерде канал. Алсынов фатирында тентү Уфа вакыты белән көндезге сәгать бергә кадәр барган диелә.

Хәзерге вакытта Фаил Алсынов һәм Илнар Галин Башкортстан федераль иминлек хезмәте бинасында. Алар белән элемтә юк, тоткарлануларының сәбәбе билгеле түгел.

Сәяси мөһаҗир, "Башкорт" оешмасының элекке иң алдынгы активистларыннын берсе, чит илдә "Башкорт милли сәяси үзәге"н оештырган Руслан Габбасов иптәшләрен тоткарлауны - "күптән түгел Русия ФСБсы уздырган коллегиядә президент Путин тарафыннан игълан ителгән" милли оешмаларга яңа золымнар белән бәйле, дип саный.

"Әле шушы көннәрдә генә, Путинның экстремизм һәм милләтчелек белән көрәш турындагы белдерүләреннән соң, репрессияләрнең яңа дулкынын көтәргә була, дип язган идем. Ике көн генә үтте – иң яхшы ике башкортны алып киттеләр. Бу систем һәрдаим эчке дошманнарны эзләячәк, ирекле фикер йөртүче бөтен кешеләрне бастырачак. Бу бөтен кешегә дә кагылмаячак дип уйламагыз, кемне бу хакимият һәм бу җинаятьчел режим канәгатьләндерми – шуларга бу кагылачак", ди Габбасов.

Бу сүзләр белән "Башкортстан патриотлары" оешмасы активистлары да килешә.

"Болар барысы да Путинның [ФСБ коллегиясендәге] чыгышы белән бәйле. Милләтчелек белән көрәш турында хисап бирү өчен яңа җинаять эшләре ачарлар дип борчылабыз", ди алар.

Башкорт активисты Рәмилә Сәитова исә кичә, 1 мартта үзенең ВКонтактедагы сәхифәсен томалауларын, ә бүген инде Алсынов белән Галинны тоткарлауларын әйтеп, "империя нидер әзерли" ди.

Соңрак Руслан Габбасов Ишембай районындагы туганнарын ФСБ тоткарлавы турында хәбәр итте. "Фаил Алсынов һәм Илнар Галиннан тыш, бүген федераль иминлек хезмәтенең Салаваттагы бүлекчәсенә минем әнине һәм бертуган энекәшемне алып киткәннәр. ФСБ – террорчы оешма, ул үзенең дошманы дип санаган кешеләрнең туганнарын һәм якыннарын тоткын итеп ала", дип белдерде Габбасов. Соңрак ул әнисен җибәрүләрен, ә "энесен әле дә тотуларын" хәбәр итте.

  • 2022 елның декабрендә Уфада Фаил Алсыновка Русия армиясен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзелде. Сентябрьдә Алсынов мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән чыккан иде. "Украинага каршы сугыш — безнең сугыш түгел. Безнең җиргә ятлар һөҗүм итмәде, чит ил җиренә без бәреп кердек", дип искәртте ул һәм ата-аналарны улларын сугышка җибәрмәскә чакырды. Ул мобилизацияне һәм Украинадагы сугышка башкорт егетләрен җибәрүне "башкорт халкының геноциды" дип атады.
  • Әлеге мөрәҗәгатьтән соң озак та үтми аны Уфада ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлады.
  • Быел февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
  • Сентябрьдә аңа каршы ике җинаять эше ачылды: берсе – экстремистик оешма төзү турында , берсе исә Русия гаскәре хакында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә.
  • 2022 елның октябрендә Руслан Габбасовны юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә керткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG