Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Фаил Алсыновка җинаять эшен Радий Хәбиров хакимияте әләге белән ачканнар


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Фаил Алсынов Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын үтәүче Искәндәр Әхмәтвәлиевнең республика тикшерү комитеты җитәкчесе Владимир Архангельскийга язган хатын социаль челтәрләдә чыгарды.

"Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсынов социаль челтәрләрдә документ чыгарды. Аннан күренгәнчә, активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров хакимияте сораганга ачканнар.

Бу документ - Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын үтәүче Искәндәр Әхмәтвәлиевнең республика тикшерү комитеты җитәкчесе Владимир Архангельскийга язган хаты, ул быел 14 августта имзаланган.

"Хәзерге вакытта Башкортстанның көньягында һәм Урал аръягында дәүләт хакимияте эшчәнлегенә каршы кампания оештырылган, соңрак халык ризасызлыгы китереп чыгару өчен, канунсыз халык чаралары үтә", дип язган түрә тикшерү комитетына юллаган хатында.

"Радикаль караштагы затлар төркеменең эшчәнлеге башкорт халкы белән башка милләт вәкилләре арасында низаг чыгаруга юнәлдерелгән", дип язган Әхмәтвәлиев. Ул бу төркем матди һәм идеологик яктан "чит илдәге экстремист элементлар тарафыннан ныгытыла" дип саный.

Түрә әйтүенчә, "канунсыз халык җыеннары оештыруда "Башкорт" оешмасы һәм аның лидеры Ф.Ф.Алчинов (Алсынов текстта шулай язылган - ред.) актив катнаша". Әхмәтвәлиев фикеренчә, Алсынов 28 апрельдә Ишморза авылында үткән халык җыенында канташучыларны "экстремист эшчәнлеккә чакырган".

"Башкорт" оешмасы җитәкчеләренең актив катнашында Башкортстан республикасында экстремист эшчәнлеккә чакыру һәм аңа яңа катнашучылар җәлеп итү максатында киңкүләм чаралар оештырыла", дип белдергән Әхмәтвәлиев.

Алга таба бу хатында түрә Алсыновның һәм "оешманың башка әгъзаларының эшчәнлеге республикадагы башка милләтләрне һәм этносларны кабул итмәү " карашлары тудыруга юнәлдерелгән дип яза. Моңа ирешү өчен "башкортлар" һәм "башкорт булмаганнар" дигән социаль төркемнәрне бер-берсенә каршы куялар, башкорт милләте вәкилләренең, башкорт теленең хокукларын кысу темаларын күтәрәләр ди ул.

Әхмәтвәлиев "Башкорт" әгъзаларын туплау "Куштау-онлайн" Telegram-каналы аша да бара, дип белдергән, каналның администраторы дип ул Руслан Габбасовны атаган.

Тикшерү комитетына язган хатының ахырында Әхмәтвәлиев "экстремист берләшмәне оештыручыларга карата җинаять эше ачу мәсьәләсен карауны" сораган.

"Ни өчен миңа каршы җинаять эше ачканнардыр, аңламыйм. Мин соңгы вакытта гаиләм, балаларым белән шөгыльләнәм, эшлим. Хакимиятләр нигә болай итә, безне Куштау өчен кичерә алмыймы? Әгәр алар шушылай эшли икән, мин дә ничектер мәдәниятле итеп моңа җавап бирәчәкмен", дип белдергән бу уңайдан Фаил Алсынов "Idel.Реалии"-га.

  • 12 октябрь иртәсендә битлек кигән кораллы кешеләрнең башкорт активисты Фаил Алсыновны тоткарлавы хәбәр ителде.
  • Соңрак активистка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылуы билгеле булды. Моңа аның Ишморза авылындагы халык җыенында ясаган чыгышын сәбәп иткәннәр.
  • Ул куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. Былтыр Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип тә борчу белдергән иде.
  • 2022 елның декабрендә Уфада Фаил Алсыновка Русия армиясен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзелде. Сентябрьдә Алсынов мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән чыккан иде. "Украинага каршы сугыш — безнең сугыш түгел. Безнең җиргә ятлар һөҗүм итмәде, чит ил җиренә без бәреп кердек", дип искәртте ул һәм ата-аналарны улларын сугышка җибәрмәскә чакырды. Ул мобилизацияне һәм Украинадагы сугышка башкорт егетләрен җибәрүне "башкорт халкының геноциды" дип атады.
  • Әлеге мөрәҗәгатьтән соң озак та үтми аны Уфада ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлады.
  • Куштауны яклаган Алсыновны быел мартта Уфада ФСБ хезмәткәрләре дә тоткарлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG