Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак мәхкәмәсе янында җыелган халык Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итте


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Активист Илдар Йомаголов мәхкәмә бинасы каршында 15 меңләп кешенең җыелуын әйтә. Видео ахырында җыелучылар "Без - гаделлек яклы", "Хәбировны - вазифасынннан җибәрергә!" дигән шигарьләр кычкыра.

Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә активист Фаил Алсыновның җинаять эше каралган утырыш төгәлләнгәннән соң, аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган.

Бу мөрәҗәгатьтә алар республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан канәгатьсезлек белдерә, аны "республикадагы вазгыятьне тотрыксыз итә", ди.

Активист Илдар Йомаголов Баймак мәхкәмәсенең бинасы каршында 15 меңләп кешенең җыелуын әйтә. "Без экстремистлар да, нацилар да түгел, без - халык, без Конституциядәге хокукларыбызның, канунның үтәлүен телибез", дип сөйли ул видеода.

Активист Владимир Путинга "республика җитәкчесе үзенең вазифаи бурычларын үти алмый" ди һәм "республикадагы вазгыятьне үз кулыгызга алыгыз, тышкы идарә кертегез", дип сорый.

Йомаголов Алсыновка җинаять эше ачуны сорап Башкортстан прокурорына язылган гаризаны нәкъ менә Радий Хәбиров имзалавын искәртә.

Урамда җыелган халык бу видеомөрәҗәгатьне "Хәбировны - вазифасыннан җибәрергә!", "Без гаделлек яклы" дигән сүзләр кычкырып тәмамлый.

  • Бүген, 15 гыйнварда, Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновка хөкем карарын игълан итәргә тиеш иде, әмма ахыргы утырышны 17 гыйнварга күчерделәр.
  • Былтыр ноябрь ахырында да Башкортстанда яшәүчеләр Путиннан Хәбировны вазифасыннан алуны сораган иде. "Башкортстанның күп милләтле халкы" исеменнән яздырылган видеода "Радий Хәбировка җитәкче буларак бөтенләй ышанмаулары, аның Башкортстанда яшәүче халык мәнфәгатьләренә каршы эш итүе" әйтелә.
  • Сентябрьдә Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова да Радий Хәбировны республика башлыгы вазифасыннан читләштерүне сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган иде.
  • Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".
  • Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалады. Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итте. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG