Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке түрәсе Радий Хәбировны вазифасыннан читләштерүне сорап Путинга мөрәҗәгать язган


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".

Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова Радий Хәбировны республика башлыгы вазифасыннан читләштерүне сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган. Аның хаты бүген, 20 сентябрьдә эшли башлаган "Голос Башкирии" сайтында чыккан.

Мөрәҗәгатьтә "Радий Хәбировны вазифасыннан җибәреп, иҗтимагый караш лидеры Гундорова Диләрә Зәкуан кызына ышаныч белдерү" сорала.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".

Сайтның баш битендә Гундорова исеменнән язылган текст урнаштырылган, ул күптән түгел Башкортстан башлыгы вазифасы өчен көрәшергә теләк белдерде.

"Башкортстан – безнең йортыбыз. Без бергә генә анда тәртип урнаштыра алабыз. Беркемгә буйсынмаган Башкортстан халкының Гаделлеккә һәм Хөрмәткә хакы бар. Ышаныч белдереп уртак киләчәгебез өчен тавыә бирүегезне сорыйм", дип яза Гундорова һәм республика халкы үзен хуплар дип өмет белдерә.

  • Диләрә Гундорова – Башкортстандагы "Мәгълүмати аналитика үзәге" дәүләт оешмасының җитәкчесе иде. Бу оешманы 2017 елның октябрендә ачтылар, аны керемнәр арту резервларын ачыклау һәм республика бюджетының тотрыклылыгын тәэмин итү максаты белән оештырдылар. Былтыр ул ябылды. Быел апрельдә шундый ук исемдә хосусый автоном оешма төзелде, хәзерге вакытта Гундорова шуны җитәкли.
  • Август аенда ул "Пруфы" басмасына төбәктә бюджет акчаларының ничек урлануын сөйләп зур әңгәмә биргән иде. Бу язма чыкканнан соң үзенә куәт оешмаларыннан басым артуын әйтте, ярдәм сорап Путинга мөрәҗәгать итте һәм республика башлыгы вазифасы өчен көрәшеп карарга булды.
  • Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалый башлады. Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим иткән. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", дигән ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG