Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалый башлаган


"Башкортстан" полкын Украинадагы сугышка җибәрү тантанасы. 1 июнь 2023 ел
"Башкортстан" полкын Украинадагы сугышка җибәрү тантанасы. 1 июнь 2023 ел

Мөрәҗәгать авторының улы бер елдан артык Украинага каршы сугыша. Хәбиров республикадан мобилизацияләнгәннәргә тиешле ярдәмне күрсәтми, сугыштагы башкортстаннарны ничек "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", дип яза ана.

Сhange.org сайтында Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны Украинадагы сугышка җибәрүне тәкъдим иткән петиция барлыкка килгән. Аны кичә, 18 сентябрьдә Евгения Сисина чыгарган. Хәзерге вакытка петицияне 67 кеше имзалаган.

Хат авторы үзен мобилизацияләнгән хәрбинең анасы дип таныштыра, улының былтыр августтан бирле фронтта булуын яза.

Шул ук вакытта Русиядә "өлешчә" мобилизация рәсми рәвештә былтыр 21 сентябрьдә игълан ителгән иде, шуңа хәрбинең сугышка ничек алынуы төгәл генә аңлашылмый.

Петиция авторы Русия президентына, Русия ватандашларына, хакимиятнең аерым оешмаларына, сәяси фиркаләргә һәм иҗтимагый оешмаларга мөрәҗәгать итә.

"Бер елдан артык минем улым фронтта. Безнең республика үзенең күпчелек улларын "махсус хәрби операция" алтаре алдына салды. Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадан мобилизацияләнгәннәргә тиешле ярдәмне күрсәтми. Улымның коррупционерлар һәм тулысынча хакимияткә ия булган килеш тә, фронтка берничек тә ярдәм итмәүче кешеләрнең мәнфәгатьләре өчен сугышуын теләмим", дип яза ул.

Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим иткән. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", дигән ул.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган.
  • Күптән түгел Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышка киткән ирнең туганнары аның җәсәден кайтара алмауга зарланды. Апасы хәрбинең җәсәден кайтарырга булышуны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгать итүен сөйли, тик Башкортстан башлыгы аны кара исемлеккә тыккан диелә.
  • Сугыш шартларына хәрбиләрнең дә зарлану видеолары әледән-әле чыгып тора. Әйтик май башында гына Башкортстаннан сугышка киткән ихтыяри – Шәйморатов исемендәге батальон фельдшеры Батыр Хәмзин үзенең туган ягы – Әбҗәлил районы хакимиятеннән яралыларны алып чыгу өчен УАЗ "Буханка" машинасы сораган иде.
  • Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG