Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров "Башкортстан" мотоукчы полкын төзеп бетерү тәмамланды диде


Башкортстаннан Украинадагы сугышка озатылган хәрбиләр. Архив фотосы
Башкортстаннан Украинадагы сугышка озатылган хәрбиләр. Архив фотосы

Бүген Уфадан Украинадагы сугышка тагын өч хәрби төркемне озаттылар.

Бүген, 23 июньдә Уфаның Совет мәйданыннан "Башкортстан" мотоукчы полкына керәчәк тагын өч хәрби төркемне хәрби әзерлекләргә озаттылар. Аларга икенче дөнья сугышында катнашкан башкортстаннарның исемнәре бирелгән. Бу: Гази Заһитов исемендәге штурм отряды, Вафа Әхмәдуллин исемендәге күзләү ротасы һәм Әхәт Әхмәтҗанов исемендәге снайпер роталары, дип җиткерә "Башинформ".

Хәрбиләрне озату чарасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "шул рәвешле, Башкорт ихтыяри полкының төп хәрби бүлекчәләрен төзү төгәлләнде", дип белдергән.

Июнь башында Хәбиров "Башкортстан" мотоукчы полкын төзеп бетерү 30 июньгә төгәлләнергә тиеш, анда 2,5 мең "ихтыяри" булачак, дигән иде.

Башкортстанда республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырачаклары турында апрель башында хәбәр ителде. Республика хөкүмәте бу тәкъдимне "тулысынча хуплый" һәм аны төзүгә бөтен көчен куячак, чыгымнарын үз өстенә алачак, дигән иде Хәбиров.

Мотоукчы полк өчен нинди генә исемдәге хәрби төркемнәр төзелмәде. Сергей Зорин исемендәге танк батальоны, Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батареясе, Мөгыйн Нагаев артиллерия дивизионы, Даян Мурзин һәм Таһир Кусыймов "ихтыяри" батальонннары, Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы һәм башкалар.

Моңа кадәр республикадан Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев исемендәге һәм "Ватан" батальоннары сугышка җибәрелгән иде. Март башында Башкортстанда "Төньяк амурлар" һәм Даян Мурзин исемендәге батальон җыю турында хәбәр ителде.

  • Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышу һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 808 кеше һәлак булган.
  • Күптән түгел Украина саклану министрлыгы башкортларга мөрәҗәгать итте. Аерым алганда ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирә.
  • Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.
  • Кичә, 22 июньдә Русиянең саклану министры Сергей Шойгу "Якын араларда саклану министрлыгы яңа ихтыярилар җыюга ихтыяҗ күрми", дип белдергән иде. Контракт хезмәтенә 114 мең кеше килгән, тагын 52 меңе - ихтыярилар диде ул. Шойгу сүзләренчә, тәүлегенә уртача 1336 кеше килешү төзи. "Ягъни без тәүлек саен бер полк җыябыз", диде министр. Шуңа күрә әлегә "яңа ихтыярилар җыюда ихтыяҗ күрмиләр".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG