Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тагын бер полк оештырмакчылар: республикага көн дә диярлек мәетләр кайтарыла


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанда республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырмакчылар. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә. БР башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, яңа полк төзүне "ихтыяри" батальоннарның җитәкчеләре тәкъдим иткән.

Республика хөкүмәте бу тәкъдимне "тулысынча хуплый" һәм аны төзүгә бөтен көчен куячак, чыгымнарын үз өстенә алачак, дигән ул.

Хәбиров БР министрларына ярдәм күрсәтергә һәм полк җитәкчелеген оештыру эшен башларга кушкан.

"Иң мөһиме хәзер җайга салынган эш алып барылуы кирәк" дигән ул. Хәбиров хәрби комиссариат, медицина тикшеренүе уздыру ягыннан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм тиз арада экипировкалау ягыннан хөкүмәт бергә эш итәргә тиеш дигән.

Республикада март башыннан ике яңа ихтыяри батальон төзелә. Аның берсе Башкортстаннан булган күзләүче Даян Мурзин исемен йөртәчәк. Икенчесенә "Төньяк амурлары" исеме бирелгән, аңа "Ватан" күзләү ротасы да керәчәк.

"Төньяк амурлары" батальонына 50 яшькә кадәрге, ә Даян Мурзин исемендәге батальонга 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны кабул итәчәкләр диелде. Батальонга сугыш тәҗрибәсе булганнарны да, булмаганнарны да, элек хөкем ителгән ир-атларны да кабул итәчәкләре әйтелде.

"Ватан" батальонына керүчеләр инде бу атнада ук әзерлек урыннарына китәчәк, шуннан сугышка озатылачак.

Күптән түгел Башкортстанда яшәүче 600дән артык кешенең яңа ихтыяри батальоннарга керү өчен гариза тапшыруы хәбәр ителде.

Хәзерге вакытта Украинадагы сугышта Башкортстаннан өч батальон катнаша. Республикада бер-бер артлы Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. Узган ел 1 октябрьдә исә Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге батальон төзүләре турында билгеле булды.

Былтыр 29 ноябрьдә Башкортстан хәрби комиссары Михаил Блажевич республикада Русиянең "БАРС" батальонына ихтыярилар туплый башлау турында да игълан иткән иде.

Моңарчы Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр коточкыч шартлардан зарланды. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми диде.

Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйләде. "Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.

  • Шул ук вакытта сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Азатлык һәлак булган татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген алып бара. Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга нигезләнгән исемлектә Башкортстаннан - 592 хәрбинең исеме бар.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинада башлаган сугышын беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. "Хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG