Accessibility links

Башкортстанда яңа ихтыяри батальоннарга 600дән артык кеше керәчәк


Украинада сугыш, иллюстратив фото
Украинада сугыш, иллюстратив фото

Республикада март башыннан ике яңа ихтыяри батальон төзелә. Аның берсе Башкортстаннан булган күзләүче Даян Мурзин исемен йөртәчәк. Икенчесенә "Төньяк амурлары" исеме бирелгән, аңа "Ватан" күзләү ротасы да керәчәк.

Башкортстанда яшәүче 600дән артык кеше яңа ихтыяри батальоннарга керү өчен гариза тапшырган. Бу хакта республика хөкүмәтендәге киңәшмәдә Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте, дип яза "Башинформ".

Республикада март башыннан ике яңа ихтыяри батальон төзелә. Аның берсе Икенче дөнья сугышы каһарманы, күзләүче Даян Мурзин исемен йөртәчәк. Икенчесенә "Төньяк амурлары" исеме бирелгән, аңа "Ватан" күзләү ротасы да керәчәк.

Бу батальоннарны төзү тәкъдимен сугыш хәрәкәтләре ветераны, ихтыяри батальоннар формалаштыру штабы җитәкчесе Борис Гордеев ясады. Аның әйтүенчә, Төньяк Амур батальонына 50 яшькә кадәрге, ә Даян Мурзин исемендәге батальонга 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны кабул итәчәкләр.

Батальонга сугыш тәҗрибәсе булганнарны да, булмаганнарны да, элек хөкем ителгән ир-атларны да кабул итәчәкләре әйтелде.

  • Хәзерге вакытта Украинадагы сугышта Башкортстаннан өч батальон катнаша. Республикада бер-бер артлы Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. Әлеге батальоннар сентябрь башында Украинадагы сугышка керде, диелде.
  • 1 октябрьдә исә Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге батальон төзүләре турында билгеле булды. Радий Хәбиров 700 кешенең батальонга кушылырга теләк белдерүен әйтте. Юлаев батальонын сугышка 10 ноябрьдә җибәрделәр.
  • Моңарчы Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр коточкыч шартлардан зарланды. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми диде.
  • Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйләде. "Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.
  • Былтыр 29 ноябрьдә Башкортстан хәрби комиссары Михаил Блажевич республикада Русиянең "БАРС" батальонына ихтыярилар туплый башлау турында да игълан иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG