Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров: "Башкортстанның ихтыярилардан торган өченче батальонына 700 кеше керергә теләк белдергән"


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Бу батальонны оештырулары турында 1 октябрьдә билгеле булган иде.

Башкортстанның ихтыярилардан торган өченче батальонына 700 кеше керергә теләк белдергән. Бу хакта үзенең Telegram-каналында төбәк башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Бүген, 27 октябрьдә ул батальон вәкилләре белән очрашкан.

Украинадагы сугышка җибәрү өчен Салават Юлаев исемендәге ихтыярилар батальонын төзүне Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан элекке полковник Артур Юмагуҗин тәкъдим иткән иде дип яза Хәбиров.

"Бүген Артур Галимҗанович миңа инде 700 кешенең батальонга керергә теләк белдерүен җиткерде, бу кешеләрнең хәрби тәҗрибәсе бар, алар кайнар нокталарны узган", ди Башкортстан башлыгы.

Хәбиров ихтыяриларны техника, сугыш киемнәре һәм кирәк- яраклар белән батальон оешканда гына түгел, соңыннан да тәэмин итеп торачак дип искәртә. Аларга түләүләрнең дә Шәйморатов һәм Доставалов батальоннарындагы хәрбиләргә бирелгән күләмдә түләнәчәген әйтә.

  • Салават Юлаев батальоны төзү турында 1 октябрьдә билгеле булды. Юмагужин батальонга хәрби операцияләрдә катнашкан кешеләр җыелачак, диде.
  • Моңа кадәр Башкортстанда Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. Әлеге батальоннар сентябрь башында Украинадагы сугышка керде диелде. Ун кешенең үлеме рәсми танылды.
  • Украинадагы сугышта үлүчеләр саны ягыннан Башкортстан Идел буенда беренче урында тора. Барлыгы 241 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG