Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан батальоннары саны артканнан арта бара. Ни өчен китәләр?


Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.

Июнь ахырына кадәр Башкортстанда берничә ихтыярилар батальонын берләштерүче полк оешып бетәргә тиеш. Ул Украинадагы сугышка җибәреләчәк. Аңа кергән кайбер батальон һәм роталар хәрби әзерлек урынына җибәрелде.

Берничә батальонны берләштерүче "Башортстан" дип аталган әлеге мотоукчылар полкын төзү турында апрельдә хәбәр ителде. Бу полкка Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия дивизионы, Даян Мурзин, Таһир Кусыймов, Миңлегали Гобәйдуллин исемнәрендәге "ихтыяри" батальонннары керәчәк диелде. Полкта барлыгы 2500 кеше булачак.

Моңарчы сугышка һәм хәрби әзерлек урыннарына дистәдән артык батальон һәм дивизион җибәрелде. Бу төркемнәрдә барлыгы ничә кеше икәнлеге төгәл билгеле түгел.

Армиядәге бүленеш:

Бер ротада 45тән алып 360ка кадәр кеше була ала. Рота 3-6 взводтан тора.
Бер батальонга 3-4 рота керә. Кеше саны 145тән 500гә кадәр була ала.
Бер полк 3-6 батальоннан тора, хәрбиләр саны 500дән 2500гә кадәр.
Аннары бригада, дивизия һәм башка эре хәрби бүлекләр бар.


Башкортстанда төзелгән батальоннар, дивизионнар һәм роталар:

  1. Миңлегали Шәйморатов исемендәге батальон
  2. Александр Доставалов исемендәге батальон
  3. Салават Юлаев исемендәге батальон
  4. "Ватан" батальоны
  5. "Төньяк амурлар" батальоны
  6. Даян Мурзин исемендәге батальон
  7. Сергей Зорин исемендәге танк батальоны
  8. Таһир Кусыймов исемендәге батальон
  9. Миңлегали Гобәйдуллин исемендәге батальон
  10. Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батареясе
  11. Мөгыйн Нагаев артиллерия дивизионы
  12. Алексей Сухоруков исемендәге артиллерия батальоны
  13. Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров батальоннар җыюга зур игътибар бирә. Ихтыярилар һәм контракт хезмәте турында көчле реклам бара, сугышчылар турында БСТ каналы көн саен диярлек сюжетлар ясый, дәүләтнең башка медиасы да язып тора. Мәсәлән, БСТның яңалыклар тапшыруы 13 июньдә генә дә сугышка баручыларга, аларга ярдәм турында дүрт сюжетны интернетка элгән. "Башкирский батальон" дип аталган рәсми төркемдә шулай ук төрле чакыру, хуплау видеолары чыгып тора.

Бу эштә татар-башкортның милли бәйрәме - сабантуйлары да читтә калмады. Кайбер районнарда сабантуйларда Русия һәм Башкортстан байракларына Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарләр язып элделәр. V һәм Z тамгалары да элеп куелган иде. Русия хәрбиләре аларны Украинадагы сугышта куллана.

3 июньдә Башкортстанның Кырмыскалы районы Таусеңер авылында узган "Яңгыра, чалгы!" республика бәйрәмендә саламнан Украинадагы сугыш белән бәйле арт-объектлар ясап куйганнар иде.

"Башкортстан" батальонына керүче Миңлегали Гобәйдуллин батальонын һәм ике бүлекне хәрби күнегүләр урынына озатканда Хәбиров "бу бик кирәкле карар" дип белдерде.

"Без Башкорт ихтыярилар мотоукчылар полкын туплауны тәмамлау алдында торабыз. Кешеләр сезгә рәхмәт әйтә һәм зур ихтирам белән карый. Тыныч вакытта кулга корал алу - җиңел карар түгел. Ләкин бу бик кирәкле карар. Бүген сез хәрби бурычыгызны үтәргә китәсез. Өйдә сезнең гаиләләр кала - ата-аналарыгыз, хатыннарыгыз, балаларыгыз. Без алар белән бергә булырга вәгъдә бирәм, ярдәм итәрбез", диде ул.

Cәясәт белгече Андрей Потылицын Радий Хәбиров бу батальоннарны Кремльгә ошар өчен җибәрә дип саный.

— Бу аның Кремльгә ошауның бердәнбер мөмкинлеге, хәзер бу ярауның төп билгесе. Ләкин әлегә бик килеп чыкмый, план 50%ка да тулмый.

Шулай да ихтыяри батальоннар җыела тора, алар башта хәрби күнегүләргә, аннары сугышка озатыла тора. Башкортстан батальоннары штабының Вконтактедагы төркемендә 65 яшьлекләр дә, төрле авырулары булып, беркайчан да армия хезмәтендә булмаганнар да "мин дә катнаша аламмы" дип сорый. Күбесенә "килегез, тикшерербез", диләр, кире борып җибәрергә ашыкмыйлар.

"Миңа 49 яшь, хроник бавыр авыруы бар, үпкәләремә салкын тигән, мине алырлармы?", "Тотлыгу белән алалармы?", "Мин хезмәт итмәдем, мине алалармы?", "Минем банкротлыкка чыгу эше бара, бөтен банк карталарым томаланган, алалармы?", "Минем хәрби билетым югалды, аласызмы?", "Мин башка төбәктән, килсәм ярыймы", дигән сорауларның барсына да, "фәлән адреска килегез, карарбыз", дип җавап бирәләр.

Азатлык кайбер кызыксынучылар белән элемтәгә кереп, ни өчен сугышка барырга теләүләрен белешеп карады. Барысы да дирялек "акчага кызып баручылар да бар, ләкин мин анда булган егетләргә, ватанга ярдәм итәргә телим" дигәнрәк җавап бирде.

Мәсәлән, Альберт (исемен үзгәртүне сорады) Оренбур өлкәсеннән казаклар отряды белән Украинадагы сугышта катнашкан, берничә көннән тагын китәчәк. Башкортстандагы батальоннарга эләгү җиңел, анда теләсә кемне алалар, исерткеч эчемлекләр белән мавыгуларын да тикшереп тормыйлар ди.

— Минем мондый кешеләр белән бер сукмактан йөрисе килми. Шәйморатовчыларның ничек сугышканын күрдем инде. Кайберләрен бирегә хатыннары куып җибәрә. Ялгыш килеп эләгүчеләр дә бар. Шуңа күрә 500ләр дә күп (дезертирлар, фронттан качучылар). Минем фикерем шундый: батальоннар саны әзрәк булсын, ләкин аларга яхшы әзерлекле ирләрне генә сайлап алсыннар. Анда сан мөһим түгел", дип сөйләде Азатлыкка Альберт.

Ул акча өчен йөрүчеләр дә күп, "анысы сер түгел", үзем исә "фашистлар безнең йортка кермәсен" өчен сугышам ди.

Сәясәт белгечче Потылицын ихтыяри булып китүчеләрнең мотивлары төрле ди.

— Иң беренче чиратта, бу — фәкыйрьлек, эшсезлек һәм аннары патриотик җилкенү. Әлеге махсус хәрби операцияне Себерга вахта белән йөреп эшләүгә үзенә күрә бер алмаш дип әйтергә мөмкин. Аерма шунда ки, аннан кайту шанслары башка...

2022 елның августына булган рәсми саннарга караганда, Башкортстаннан вахта ысулы белән 160 меңләп кеше эшли. Татарстанда, мәсәлән, 30 меңгә дә тулмый.

Радий Хәбиров Башкортстан башлыгына сайланганда "Өйдә эшләү — бәхет" дигән шигар белән чыккан иде. Соңрак ул кешеләрне республикада калдыру юлларын эзләргә кирәк, моның белән ныклап шөгыльләнәчәкбез диде. Дистәдән артык батальон тутырып ирләрне сугышка җибәргән мәлдә, әлеге вәгъдәнең үтәлүе шик тудыра.

Шул ук вакытта Себер ширкәтләренә урнашу җиңел түгел, көндәшлек бар. Анда эләгү өчен сәламәтлек, тәҗрибә, белем кирәк, аракы белән мавыгу да ярамый.

2022 ел нәтиҗәләренә караганда, Башкортстанның 10,1 % халкы фәкыйрьлек чигендә яши. Бу 404,2 мең кеше дигән сүз.

Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.

Азатлык хисабына күрә, республикадан бу сугышта кимендә 772 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат, әлеге кешеләрнең җәсәдләре кайтарып җирләнгән. Күпмесе кайтарылмаган, күпмесе хәбәрсез югалган һәм әсиргә төшкән - анысы билгеле түгел. Хакимиятләр чын саннарны яшерә.

Үлүчеләр харитасында бигрәк тә Стәрлетамак (46 үлем), Белорет (43), Учалы (31), Әбҗәлил районы (22), Салват шәһәре, Ишембай, Баймак, Иглин районнары (18әр үлем) аерылып тора.

Күптән түгел Украина саклану министрлыгы башкортларга мөрәҗәгать итте. Аерым алганда ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирә.

Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG