Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда район башлыгы Сабантуйны сугышка бәйләп, "патриотик бәйрәм" дип атады


Башкортстанда Сабантуй. Архив фотосы
Башкортстанда Сабантуй. Архив фотосы

Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта башкорт һәм татарның милли бәйрәменең асыл мәгънәсен Украинадагы сугышны хуплауга кайтарып калдырды. "Хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара", дип белдерде ул.

Башкортстанның Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта татар һәм башкортларның язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрә торган милли бәйрәме – Сабантуйны сугышка бәйләп, "патриотик бәйрәм" дип атады. Бу хакта ул пост чыгарды.

"Быел Сабантуй яңа форматта узды. Аның аңламы тагын да киңәйде – хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара. 2022 елда "махсус хәрби операциягә" (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай атыйлар-ред.) һәр җирлектән ирләр китте. Күп кенә лаеклы егетләребезне, чын ватанпәрвәрләрне югалттык. Сабантуй бәйрәмендә бүген ватанпәрвәрлеккә басым ясала", дип язган ул.

Түрә моның ишек алларында оештырган театраль тамашаларда да, тирмәләрне бизәгәндә дә исәпкә алынуын искәрткән. Район башлыгы 10 июньдә үткән Сабантуй фотоларын чыгарган. Аларда Русиянең Украинага һөҗүмен хуплаулары күренә.

Русия һәм Башкортстан байракларына республикадан сугышка җибәрелгән Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарьләр язып элгәннәр. V һәм Z тамгалары да элеп куелган, Русия хәрбиләре аларны Украинадагы сугышта куллана.

3 июньдә Башкортстанның Кырмыскалы районы Таусеңер авылында "Яңгыра, чалгы!" республика бәйрәме үткән иде. Бәйрәмне "ватанпәрвәр рухта" үткәрделәр: чара узган урынга саламнан Украинадагы сугыш белән бәйле арт-объектлар ясап куйганнар иде.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстанда сугышны хуплап, әледән-әле яңа тәкъдимнәр белән чыгыш ясап торалар.
  • Республика башлыгы Радий Хәбиров "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.
  • Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.
  • Хәзерге вакытта республикада сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән, алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә. Биш батальон инде сугышка китте дә.
  • Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Алар арасында хәтта медицина ротасы да бар. Соңгы вакытта һәр атна саен диярлек хәрби әзерлекләргә яңа төркемнәр төзеп җибәреп торалар.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 772 кеше һәлак булган.
  • Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG