Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзегәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк. Әлегә аларны сугыш кырында яралыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр.

Украинадагы сугышка җибәрү өчен Башкортстанда медицина ротасы төзегәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте.

"Безнең башкорт батальоннары өчен медицина ротасы төзедек, ул соңрак "махсус хәрби операция" уздырылган урынга китәчәк. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк", дип язган түрә.

Намзәтләр "Патриот" хәрби-патриот паркында әзерлек уза башлаган. Аларны сугыш кырында яралыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр.

Былтыр декабрьдә Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәрендә, Украинага каршы сугышта катнашучы башкортстаннар өчен, 125 кешелек һоспиталь эшләтеп җибәргән иде.

Ул чакта Хрустальныйда Башкортстаннан 30лап медик эшләве әйтелде. Аерым алганда алар Украинага каршы сугышып яраланганнарның яраларын тегәләр, бәйлиләр, бактерияләргә каршы дәвалау уздыралар, авыртуларын басалар диелде.

  • Былтыр июль ае ахырында Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте республикага 1,5 меңләп табиб җитми дигән иде. Шул ук вакытта Русия Украинага сугыш башлап берничә көн узгач та, 1 мартта Башкортстанда Украинага җибәрергә дип медицина хезмәткәрләре җыюлары хәбәр ителде. Министрлык беркемне дә мәҗбүриләп җибәрмибез, бу ихтыяри дип ышандырды.
  • 8 сентябрьдә Уфадан фетнәчел Луһански "халык республикасы"на медицина хезмәткәрләре бригадасы киткән иде. 12 кешедән торган бригаданы Республика клиник хастаханәсе һәм Республика балалар клиник хастаханәсе табибларыннан оештырдылар. Аерым алганда, алар арасында оториноларинголог, эндокринолог, күз табибы, травматолог-ортопед, хирург, акушер-гинеколог, УЗИ уздыручылар бар диелә.
  • Башкортстан табибларын мобилизация дә урап узмады. Украинадагы сугышка алынган райондагы бердәнбер табиб-нейрохирургны , бердәнбер акушер-гинекологны кире кайтаруны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр булды.
  • Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстаннан дүрт ихтыяри батальонны фронтка җибәрделәр. Бу - Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев һәм "Ватан" батальоннары.
  • Республикада март башында ике яңа ихтыяри батальон төзелүе игълан ителде. Аның берсе Башкортстаннан булган күзләүче Даян Мурзин исемен йөртәчәк диелде. Икенчесенә "Төньяк амурлары" исеме бирелгән.
  • Шул ук вакытта сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Азатлык ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматларга күрә, Башкортстаннан - кимендә 632 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG