Accessibility links

Башкортстанга 1,5 меңләп табиб җитми


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Шул ук вакытта Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Башкортстанда Донбасска барырга теләк белдергән табибларны җыя башлаганнар иде.

Башкортстанга 1,5 меңләп табиб җитми. Бу мәгълүматны "Комсомольская правда-Уфа" басмасына республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте биргән.

Башкортстанның медицина оешмаларына анестезиолог-реаниматологлар, педиатрлар, терапевтлар, хирурглар, фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре, фельдшерлар җитми дигәннәр министрлыкта.

Шул ук вакытта Русия Украинага сугыш башлап берничә көн узгач та, 1 мартта Башкортстанда Украинага җибәрергә дип медицина хезмәткәрләре җыюлары хәбәр ителгән иде. Бу мәгълүматны UFA1.RU басмасына республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында да расладылар.

Министрлык беркемне дә мәҗбүриләп җибәрмибез, бу ихтыяри дип ышандырды. 4 мартта Башкортстаннан биш табибның Донбасска килүе хәбәр ителде. Алар Донецки хастаханәсендә эшкә кереште.

Июнь башында Башкортстан табибларыннан фетнәчел Луһански "халык республикасына" җибәрү өчен акча җыюлары билгеле булды. Азатлык шалтыратып сөйләшкән табиблар, шәфкать туташлары бу эшнең баруын раслады. Алар арасында моның белән риза булмаучылар шактый иде, әмма журналистлар белән аралашканда алар исемнәрен атаумауны сорады. Куркуларын җитәкчелекнең үч алу ихтималы белән аңлаттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG