Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда фетнәчел "ЛНР"га ярдәмгә дип халыктан акча җыялар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән фетнәчел "ЛНР"га һуманитар ярдәм дигән сылтау белән акча җыялар. Хезмәт коллективларның җитәкчелеге моны һәркемнең ихтыяр эше дип әйтсә дә, табиблар, укытучылар, бу эш мәҗбүри башкарыла, аерым исемлекләр төзелә, дип сөйләде.

Май ахырыннан Башкорстанда бюджет тармагында эшләүчеләрдән фетнәчел "Луһански халык республикасы"ндагы ("ЛНР") Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендә яшәүче кешеләргә һуманитар ярдәм җыю эше башланды. Һәр оешма аерым җыя. Кемнән фәрман килгәне билгеле түгел. Әмма бу эш Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел "ЛНР"га барып кайткач башланды.

Хрустальный — (1920 елга кадәр Криндачивка, 1920-2016 елларда Красный Луч) — Украинаның Луһански өлкәсендәге шәһәр. Халык саны — 80 мең чамасы кеше. 2014 елның языннан "ЛНР" тарафыннан контроль ителә. 2016 елда Украина Югары Радасы карары белән шәһәрнең атамасы Хрустальный дип үзгәртелде. "ЛНР" хакимиятләре бу үзгәртүне танымады.

"ЛНР"га һуманитар ярдәмне җыу беренче чиратта табиблар арасында барганы ачыкланды. Азатлык шалтыратып сөйләшкән табиблар, шәфкать туташлары бу эшнең баруын раслады. Алар арасында моның белән риза булмаучылар шактый, әмма журналистлар белән аралашканда алар исемнәрен атаумауны сорады. Куркуларын җитәкчелекнең үч алу ихтималы белән аңлаттылар. Акча сорап мөрәҗәгатьләр WhatsApp-та оештырылган төркемнәргә җибәрелә. Шунда ук PDF форматында гариза өлгесе дә беркетелә. Ул кешенең акчыны үз ризалыгы белән күчерүен дәллилләр өчен кулланыла. Каядыр акчаның төгәл күләме бар, каядыр ул бер көнлек хезмәт хакы күләмендә дип күрсәтелә.

Уфаның 21нче хастаханәсе җитәкчелеге табиблардан 600 сум, шәфкать туташларыннан 400 сум, техник персоналдан 200 сум түләү булырга тиеш дип карар иткән. Азатлык белән аралашкан табиб (ул да, башка әңгәмәдәшләр дә исемнәрен атамаска сорады - ред.) аның өчен 600 сум әллә ни зур сумма түгел, сугыш барган җирдә медицина препаратлары да, ашарга ризык, су да җитми, ярдәм итәргә кирәк дип сөйли. Ни өчен акча җыелганын да аңлап кабул итәм ди. Әмма акча тиешле урынга барып җитеп, мохтаҗларга тотылармы дигән сорау бирә. Аның сүзләренчә, фетнәчел "ЛНР"га һуманитар ярдәмне акчалата җыябыз дигән хәбәр килгәч, баш тарткан кешеләр дә шактый булган. Күбесенчә – шәфкать туташлары.


"Аларның айлык хезмәт хаклары – 19-20 мең сум. Шәһәр өчен дә, хәтта авыл өчен бу бик аз акча, ә кемдер балаларын ялгыз тәрбияли, аларның чыгымнары күп, һәр тиенен санап баралар. Бу кешеләрнең баш тартуын аңлап була. Әмма ник без түләргә тиешбез дип дәгъва белдерүчеләр турында ишетмәдем. Минем мәгълүматыма караганда, башка медицина оешмаларында да акча җыю бара, каядыр ул сумма күбрәк, каядыр азрак", дип сөйли табиб.

Уфаның 43нче хастаханәсендә эшләүче табиб та акча җыю турында хәбәрне раслады. 8нче хастаханәдә дә шул ук хәл. Ветераннар өчен һоспитальдә дә медицина хезмәткәрләреннән шулай ук акча җыю эше бара.

Башта табиблардан 3 мең сум җыялар дип әйттеләр. Егылып китә яздым

"Башта табиблардан 3 мең сум җыялар дип әйттеләр. Егылып китә яздым. Мин иртәннән кичкә кадәр эт булып арыганчы эшлим һәм 35 мең сум алам. Һәм әле шул хезмәт хакымнан 3 мең сум алырга телиләр. Сөйләшү WhatsApp төркемендә булды. "Коллегалар, акча җыябыз, исемлек төзелә" диелде. Мин акча бирүдән баш тартам дидем. Әйдәгез, концерт оештырмагыз әле монда, финанс бүлегенә үзегез аңлатыгыз", диделәр. Берни аңлатмыйм, сез сорыйсыз, сезгә җавап бирәм, дидем. Минем тир түгеп эшләгән акчам ул.

Соңыннан чатка, имеш, борчылмагыз, киләсе ай азагында ул акча премия буларак кайтачак дип язганнар. Гафу итегез, ул премия кайдан алына соң? Күктән төшәме? Ул премиялек акчаны табиблар, шәфкать туташлары өйгә кайтмыйча чирлеләр ташкынын карап эшли. Түләүле хезмәтләр аша керә ул акча, аны да әллә кем ясамый бит, бераз акча өстәлсен дип өстәмә "нагруз"ка алып эшлибез.


"Ак исемлек" булдырып үрнәк куя башлаганнарына да басым ясадылар, әмма кеше үзе хәл итәргә тиеш. Чынында медицина оешмаларында хәлләр төрлечә, кемдер Башкортстан хакимияте каршында матур булып күренегә тели, баш табибларның да депутат буласылары килә, финанслауга өмет итә, шуңа тырыша, кешеләрне буа. Менә Уфаның 13нче хастаханәсенең баш табибы үзе дә баш тарткан, табиблардан, шәфкать туташларыннан акча җыя алмыйм, аларның болай да эше авыр, хезмәт хаклары кечкенә, дигән.

Безнең хастаханәдә берничә кеше тавыш күтәрде, түләү-түләмәүне һәр кеше үзе хәл итсен, диелде

Безнең хастаханәдә берничә кеше тавыш күтәрде, түләү-түләмәүне һәр кеше үзе хәл итсен, диелде. Кичә финанс бүлегеннән табибларга һуманитар ярдәмгә дигән акчаны киметәбез, моңа кадәр гариза язучылар кире гариза язып имзаласыннар, кем теләми, аларга басым ясамагыз дигән хат килде. Хокукларны кыйнашып дигәндәй, тавыш күтәреп кенә яклап булганга ачуым килә", дип сөйләде Азатлыкка табиб.

Башкортстанның район хастаханәләрендә хәлләр төрлечә. Кемдәндер төгәл сумма җыйганнар, кемгәдер "кем тели, шулкадәр акча күләме турында гариза яза ала" дип әйтелгән.


"Минем шәфкать туташы хезмәт хакы 18-19 мең. 100 сум җыябыз диелде. Ул зур акча түгел, сорагач, бирдем. Җитәкчелеккә кушылган, алар бездән теләнеп йөри. Аларга да үз җитәкчелегеннән эләгергә мөмкин. "Ник аз җыелды?", "Ник аз кеше катнашты?" дип план тутыручылар да бар бит. Сәдака булып барсын дип бирдем дә котылдым. Барысы да бирде дип беләм", диде Миякә районы хастханәсендә эшләүче шәфкать туташы. Аларны да гариза имзаларга сораганнар.

Күрше район хастаханәсендә эшләүче хезмәткәрләгә Красный Луч шәһәре кешеләренә һуманитар ярдәм җыю турында хәбәрне WhatsApp төркеменә 27 май ук салганнар.

Кем тели - бирәдер, мин бирмәдем. Минем хезмәт хакым 23 мең сум, артып яткан акчам юк

"Җитәкчелек кем күпме булдыра ала, шулкадәр акча күчерү турында игълан салган, шунда ук PDF форматта гариза бланкы да бар. Кем тели - бирәдер, мин бирмәдем. Минем хезмәт хакым 23 мең сум, артып яткан акчам юк. Дүрт балам бар, акча үзебезгә дә кирәк. Бик басым ясасалар сәдака итеп бирермен, әмма андый очрак булмады", дип сөйләде табиб.

Алда әйтелгәнчә, фетнечел "ЛНР"ның Красный Луч шәһәре кешеләренә һуманитар ярдәм җыю медицина оешмаларына гына кагылмый. Республика хакимиятеннән төшерелгән, сүздән генә әйтелгән фәрман барлык бюджет оешмаларына да төшерелгән. Мәктәп белән балалар бакчалары да шул исәпкә керә.

Башкортстанның бер районында урнашкан балалар бакчасында мөдир, тәрбияче, аларның ярдәмчеләре, пешекче, каравылчыга кадәр "бер көнлек хезмәт хакы куләмендә акчаны Красный Луч шәһәре кешеләренә һуманитар ярдәмгә алуны сорыйм" дигән гаризаны имзалатканнар. Барысыннан да. Бу катгый таләп булды дип сөйли тәрбияче.

"Кемнән күпме аласын бухгалтерия хәл итәчәк. Кемнәндер 800 сум тотып калачаклар, кемнәндер - 500 сум, кемнәндер - 100 сум. Бездә бик кечкенә хезмәт хакларына эшләп йөриләр. Бюджет тармагында эшләүчеләр - хәерчеләр. Нәкъ шуларны талыйлар. Әле берсенә акча җыялар, әле икенчесенә. Кем каршы дәшсен инде? Без бит систем кешеләре. Бәйлелек көчле. Күңелем белән риза түгелмен бирергә, ул сугышны башлаган кешеләр үзләре гафу үтенеп, үз кесәсеннән түләсен иде. Әмма ул очракта да безнең кесәгә керәчәкләр", дип сөйләде балалар тәрбиячесе.

Стәрлебаш районының бер мәктәбендәге укытучы да акча җыюны раслады, әмма укытучыларга басым булмады, мәҗбүр итмәделәр, диде ул.

"Минем позициямне барысы да белә, миннән сорап та тормадылар, әмма хезмәттәшлеремне дә берсе дә өркетмәде, басым ясамады. Кем теләде, шул бирде. Бирмәүчеләр дә булды. Басым ясамау иң дөресе, теләгән кеше бирсен", диде ул.

Уфада укытучылар хезмәт хакларына карап 1000-1300 сум тапшырганнар. Кайбер районнарда уку кирәк-яраклары җыйганнар. Мәсәлән, Дүртөйле шәһәре мәктәбе укытучысы 200 сумлык уку кирәк-яраклары алып тапшыруын сөйләде. Нариман районы укытучысы укучылар өчен 1600 сумлык наборлар алып тапшыруын әйтте. Кыйгы районының татар теле һәм әдәбияты укытучысы 100-150 сум акча биргән. Болар барысы да фетнәчел "ЛНР"дагы мәктәпләргә китәчәк дип аңлатылган.

Башкортстанның дәүләт медиаларында шулай ук акча җыю киң таралган. Азатлык сораштырган медиа хезмәткәрләре мондый "өмә" барганын раслады. Башкорт телендә нәшер ителүче журнал хезмәткәре әйтүенчә, баш мөхәррирләр - 500 сум, урынбасарлары - 400, бүлек мөдирләре - 300, журналист һәм техник хезмәткәрләр 200әр сум акча түләү турында "үз теләкләре белән" гариза язган. Һәрберсенә гариза бланклары таратылган. Акчалар аларның хезмәт хакларыннан тотып алыначак. Журналистлар арасында акча түләргә каршылар табылмаган.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
  • Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG