Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама бала табу йорты хезмәткәрләре баш күтәргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын киметкәннәр, шуңа алар төнлә кизү торудан баш тарта.

Түбән Кама бала табу йорты хезмәткәрләре бунт күтәргән. Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын кисеп калганнар, шуңа алар төнлә кизү торудан баш тарта. Бу хакта chelny-biz хәбәр итә. Түбән Камада чыккан табиблар фетнәсе аркасында шәһәрдәге йөкле хатын-кызлар бала тудыру өчен Чаллыга җибәреләчәк дип яза басма.

Хезмәт хакын киметү сәбәбе – Татарстан хөкүмәт йорты чыгарган карар диелә. Хәзер Түбән Камадагы бала табу йорты күрсәткән ярдәм ашыгыч ярдәм булып саналмый. Димәк төнлә эшләгән өчен икеләтә хезмәт хакы да түләнмәячәк.

1 гыйнвардан медицина хезмәткәрләренең эш хакының төп өлешен арттырганнар, ә төнлә, бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен һәм башка өстәмә эш көннәренә түләүне киметкәннәр.

Акушерлар, анестезиологлар һәм неонатологлар 20-30 процентка кимрәк ала башлаган, дип хәбәр итә Түбән Каманың НТР каналы.

Өстәмә эш өчен түләнгән акчаларны да исәпкә алганда, элек медицина хезмәткәрләре 90 мең сум тирәсе алган, хәзер – 60 мең сум ала диелә. Әмма эш күләме кимемәде, дип зарланалар.

Түбән Камада, медицина хезмәткәрләре белән беррәттән, бүлек җитәкчеләре дә баш күтәргән.

"Төнлә кизү торган өчен элек икеләтә түлиләр иде, ягъни 100 процент, ә хәзер төнге алмашлар өчен 50 процент кына түләнә, ял көннәре өчен бөтенләй түләнми. Ә безгә якшәмбе дә, төнге сәгатьләрдә дә эшләргә туры килә. Табиблар 1,5 тәүлек эшли. Бу бик авыр", дип сөйләгән бала тудыру бүлеге мөдире Айдар Локманов.

Аның әйтүенчә, хакимияттәгеләр белән җыелып сөйләшү булган, табибларга, кизү торудан баш тартсалар, Түбә Кама һәм Зәйнең бала тудыручыларын Чаллыга җибәрү өчен сәламәтлек саклау министрлыгына язарга туры киләчәген әйткәннәр.

"Бу безне үпкәләтте: димәк, без беркемгә кирәк түгел, Түбән Каманың бала тудырырга булышу хезмәте кирәкми. Хатын-кызларны шулай җиңел генә Чаллыга күчерергә әзерләр", дигән Локманов.

Табиблар хезмәт инспекциясенә язган. Түбән Каманың сәламәтлек саклау идарәсе тикшерү башлаган. Перинаталь үзәк җитәкчелеге вазгыятьнең катлаулы булуын аңлыйбыз дип ышандыра, әмма Хөкүмәт йорты карарын боза алмый, диелә язмада.

Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин исә Татарстанның медицина хезмәткәрләре һөнәри берләшмәсе белән сөйләшүләр алып барылуын җиткергән, алар республика карарын үзгәртүне сорый.

Быел февральдә Башкортстанның Ишембай районы хастаханәсе хезмәткәрләре дә, болай башка эшләп булмый дип, эш шартларына, хезмәт хакларына риза булмыйча, "итальянча эш ташлау" игълан итте – алар бары тик канунда каралган кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә генә эшләячәген әйтте. Мөрәҗәгать авторлары бригадалар һәм хезмәткәрләр санын арттыруны, бригадаларны тулы составта эшләтүне, ә хезмәткәрләрне җыю барышында, тулы булмаган бригадаларда өстәмә эшләр башкарганнары өчен, өстәмә түләү бирүне кертүләрен таләп итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG