Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре "итальянча эш ташлау" белән яный


Гомум фото
Гомум фото

Медицина хезмәткәрләре һәм машина йөртүчеләрнең мөрәҗәгатен 45 кеше имзалаган. Алар тулы булмаган бригадаларда эшләүләреннән, өстәмә йөкләмәләр бирелүеннән, әмма хезмәт хакларының түбән булуыннан зарлана.

Башкортстанның Ишембай район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре үзләренең җаваплы һәм авыр эшләре өчен түләнгән түбән хемәт хакына түзеп туюларын белдергән. Бу хакта Пруфы.ру хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләре һәм машина йөртүчеләрнең мөрәҗәгатен 45 кеше имзалаган диелә. Документны Русия президентны Владимир Путинга, премьер-министр Михаил Мишустинга, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка, республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга, шулай ук Ишембай район хастаханәсе хакимиятенә һәм район прокуратурасына юллаганнар.

"Без үз вазифаларыбызны намуслы рәвештә үтибез, әмма һөнәри горурлыгыбыз ватандашларыбызның ничек ашыгыч медицина ярдәменнән мәхрүм калуын күзәтергә мөмкинлек бирми. Без ашыгыч ярдәм бригадаларын линиягә тулы булмаган составта чыгаруларына, канун нигезендә бригадада ике медицина хезмәткәре эшләргә тиеш булса да, бер кеше эшләвенә каршы. Безне медицина ярдәме күрсәтү стандартларын бозарга мәҗбүр итәләр, ә кайбер реанимация чараларын ике кул белән генә башкару мөмкин түгел" диелгән мөрәҗәгатьтә.

Шул сәбәпле медицина хезмәткәрләре "итальянча эш ташлау" белән яный – алар бары тик канунда каралган кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә генә эшләргә ниятли.

Алар халык ашыгыч ярдәм алуны дәвам итсен өчен медицина хезмәткәрләренең һәм машина йөртүчеләрнең кулдан килгәнне эшләвен, яллары вакытында да эшкә чыгуын, төрле бригадаларда берничә смена артык эшләвен белдергән.

Нормаларга күрә, Ишембай район хастаханәсендә районның 85 мең кешесенә ким дигәндә 10 бригада оештырылырга тиеш. Медицина хезмәткәрләре сүзенчә исә, чынлыкта шәһәрнең үзендә өч-биш бригада, районда ике бригада кизүдә тора, кирәк булганда бер-ике бригада авыруларны башка шәһәрләргә илтеп кую өчен алына, бу еш кына 4-12 сәгать вакыт ала. Нәтиҗәдә башка бригадаларга йөкләмә күләме арта, ә ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ авырулар бу ярдәмне вакытында ала алмый диелә.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, йөкләмәләр артса да, хезмәт хаклары, киресенчә, кими.


Мөрәҗәгать авторлары бригадалар һәм хезмәткәрләр санын арттыруны, бригадаларны тулы составта эшләтүне, ә хезмәткәрләрне җыю барышында, тулы булмаган бригадаларда өстәмә эшләр башкарганнары өчен, өстәмә түләү бирүне кертүләрен таләп итә.

Шулай ук медицина хезмәткәрләре һәм машина йөртүчеләр стаж өчен һәм төнге сәгатьләрдә эшләгән өчен дә өстәмә акчалар түләүләрен сорый.

4 февральдән башлап медицина хезмәткәрләре һәм машина йөртүчеләр тулы булмаган бригада составында эшләмәскә, бер ставкада эшләүгә күчәргә ниятли диелә.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгына һәм хастаханә җитәкчелегенә бу вазгыять турында фикер алышу өчен эш төркеме оештыруны тәкъдим иткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG