Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан: табиблар эштән китә, кешеләр атна буе табибка чират тора


Башкортстанда медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге вәкиле пандемиядә табибларга эш күләме артуы, ә хезмәт хакының шул дәрәҗәдә калуы сәбәпле Иглин район хастаханәсеннән табибларның эштән китәргә мәҗбүр булуын әйтә. Шулай ук берлек әгъзасы кайбер хастаханәләрне эреләндерүгә борчылу белдерә.

Башкортстанның "Действие" төбәкара медиклар һөнәр берлеге (профсоюзы) координаторы Антон Орлов үзенең Facebook битендә республиканың Иглин районы үзәк хастаханәсеннән дистәдән артык терапевт табибларның эштән китүен язып чыкты. Аның сүзләренчә, моңа пандемиядә табибларның эшләре бермә-бер артуы, ә хезмәт хакының элеккечә калуы сәбәп булган.

Һөнәр берлеге вәкиленең әлеге белдерүеннән соң Иглин хастаханәсенең баш табибы Жанна Карунас интернетта аңлатма белән чыкты. Ул Орловның табибларның Иглин район үзәк хастаханәсеннән эштән китүе турындагы белдерүдәге фактлар дөреслеккә туры килми дип әйтте. Карунас сүзләренчә, 2021 елда барлыгы ике участок терапевты гына эштән киткән һәм бер яңа хезмәткәр кабул ителгән.

"2021 елда 26-27 июльдә үз теләкләре белән эштән китү турында ике гариза керде. Өч кеше чираттагы җәйге ялда, бер табиб тәүлек буе стационарына эшкә күчерелде. Эшне барлыгы сигез терапевт табиб алып бара.

Авыруларны кабул итү алдан язылып башкарыла һәм чират торып та табибка кереп була. Беркем кире кагылмый. Эш күләме һәм килүче авырулар ешлыгы арту өчен табибларга стимул акчалар түләнде һәм түләнә. Коронавирус диагнозы белән авыручылар саны арту сәбәпле табибларга эш йөге шактый артты" диелә Карунасның Новое Иглино Вконтакте битендә язган белдерүендә.

Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә халык кирәкле табибларның хастаханәдә булмавы, терапевтка эләгер өчен озак көтәргә туры килүдән зарлана.

Икенче берәүләр хастаханәдә бөтен игътибар коронавирустан вакцина ясауга һәм табибларның шунда җәлеп ителүен әйтә.

Соңгы көннәрдә Иглин районы хастаханәсенең Вконтакте битенә хастаханәгә яңа хезмәткәрләр кабул ителүе турында хәбәрләр эленеп килә.

Орлов Азатлыкка сөйләвенчә, соңгы атналарда Иглин районы хастаханәсеннән ике терапевт эшеннән киткән.

"Миңа башта 19 кешедән 13 кеше китүе турындагы мәгълүматны җиткерделәр. Әмма ул 2020-2021 елга китерелгән мәгълүмат булды кебек. Пандемия башлану белән терапевтларга эш күләме нык артты һәм аларның шул ук хезмәт хакына эшләргә түземлекләре җитми. Айлык хезмәт хаклары 27 мең сумнан артмый иде. Алар тәүлегенә 12шәр сәгать эшләде. Өстәмә сәгатьләр өчен акчалар түләнмәде. Бу түбән хезмәт хакына эшлисе килмичә табиблар эштән китә башлады. Менә узган атнада тагын ике табиб китте. Мин алар белән шәхсән үзем сөйләштем.

Мин бу хакта Facebook битемә язгач баш табибә Жанна Клаус җавап бастырды. Ул җавап бик аңлашылмый да. Сигез терапевт эшли дип язган. Сәламәтлек саклау министрлыгы нормативларына караганда 1800 кешегә бер табиб булырга тиеш. 2017 елга караганда Иглинда ким дигәндә 60 мең кеше яши. Димәк 21 участок терапевты булырга тиеш, ә аларда сигез генә. Шуңа халык терапевтка эләгү өчен зур чиратларда торырга мәҗбүр, икешәр атна көтәләр. Бу хакта кешеләр социаль челтәрләрдә зарлана", ди Орлов.

Орлов сүзләренчә, Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгына караган медицина-аналитика үзәге тарафыннан статистика алып барыла. Анда республикада барлыгы 1500 табиб җитмәү һәм шуның 160ы участок терапевтлары булуы әйтелә.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы килеп чыккан шау-шудан соң штат расписаниесына сылтана башлаган.

"Бу документны беркемнең күргәне дә юк һәм күрмәячәк тә, чөнки ул эчке документ. Рәсми һөнәр берлеге буларак безгә штат расписаниесы китерелде, әмма документ тулысы белән бирелмәде.

Хәзер безнең оешма рәисе авырый. Безгә штат расписаниесын бирсеннәр өчен ул прокуратурага мөрәҗәгать әзерләячәк, чөнки мин терапевтлар сүзләренә генә таянып кайбер мәгълүмат китердем, ә баш табиб беркем дә күрмәгән документка сылтана. Һөнәр берлеге буларак без әлеге документны карарга тиеш.

Халык вә хезмәткәрләр сөйләвенчә, хастаханәдә эндокринолог, окулист, невролог, невропатолог юк. Иглинда хәл бик аяныч. Хәтта ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә дә аяныч. Районның мәйданы зур, алар җитми", ди ул.

Хастаханәләрдә эреләндерү: акча экономияләү

Һөнәр берлеге координаторы Антон Орлов Азатлыкка сөйләвенчә, Башкортстанда медицина өлкәсендә проблемнар Иглин районы белән генә тәмамланмый, кайбер хастаханәләрне эреләндерү башланган.

31 июль көнне Мәчетле районы халкы Олы Устьикин район үзәгенә чыгып хастаханә ябылуга борчылу белдерде. Анда 200ләп кеше катнашты. Орлов бу хакта да үз Facebook битендә язды.

Соңрак әлеге хастаханәне япмаска булганнар дигән хәбәр таралды.

Шулай да Кыйгы, Белокатай, Малояз район хастаханәләрен Мәсәгуть үзәк хастаханәсенә кушарга уйлыйлар. Орлов сүзләренчә, хәзерге вакытта җитәкчелек хастаханәләрдә барысы да элеккечә калуачак һәм бары идарә өлешен генә Мәсәгутькә күчерәчәкләр дип ышандыра, әмма ул үзе моңа бик ышанып бетми.

"Төп максат – нинди булса да юл белән акча экономияләү. Әмма сәламәтлек саклау өлкәсендә артыгы беркайчан да юк. Табиблар күбрәк булган саен медицинаның сыйфаты яхшырак дигән сүз. Алар азайгач әлбәттә сыйфат аксаячак. Имеш табибларга ихтыяҗ юк, шуңа алар артык икән. Бу алай эшләргә тиеш түгел.

Башкортстанда дәвалау оешмасы реорганизациясенә караган алты фәрман бар. Мәчетледән тыш калган барысы да Уфа шәһәренә. Уфада әле аклап булса монда биш хастаханәне бер районга кертү аңлашылмый. Ничек алар белән идарә итәргә җыеналардыр", диде "Действие" төбәкара медиклар һөнәр берлеге координаторы Антон Орлов.

Орлов сүзләренчә, документларда реорганизацияне төгәлләү вакыты дип 2021 елның 31 декабре китерелә.

"Проект июльдә барлыкка килде генә, инде ярты ел дигәндә төгәлләнергә дә тиеш була. Бу бик тиз эшләнә. Реорганизацияләр алай ашыгыч башкарылмый гадәттә. Анда җәмәгать фикер алышулары булырга тиеш. Халыкка аңлату кирәк. Медицина сыйфаты да нинди булачагы билгесез. Профсоюзларны бу куркыта. Без реорганизациягә каршы", диде Орлов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG